У вас закончился пробный период!
Для полного доступа к функционалу, пожалуйста, оплатите премиум подписку
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
https://t.me/mektupler
Возраст канала
Создан
Язык
Татарский
-
Вовлеченность по реакциям средняя за неделю
-
Вовлеченность по просмотрам средняя за неделю

Моны ник яздың дип кылма мәлямәт, Ки калсын без фәкыйрьдән бер галәмәт.

Сообщения Статистика
Репосты и цитирования
Сети публикаций
Сателлиты
Контакты
История
Топ категорий
Здесь будут отображены главные категории публикаций.
Топ упоминаний
Здесь будут отображены наиболее частые упоминания людей, организаций и мест.
Найдено 36 результатов
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
61
Вообще, нет более искаженных понятий в современной культуре, чем Традиция и Новое. Выясняется, что и традиции лет 70, а новое придумали ещё до традиции.
23.04.2025, 02:17
t.me/mektupler/1242
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
263
Былтыр JCAH журналында җәдитчеләр турында бәхәс янәдән җанланды. Д. Россның мәкаләсе «солых турында үтенеч» манерасында язылган. Росс шулай итеп ике бәхәсләшә торган якны дуслаштырырга тели. Галимнәр үзара мөнәсәбәтләрне үзләре хәл итсен, ә без бәхәстә яңгыраган фикерләргә күз салыйк.

Академия эчендә тәнкыйть, башлыча, Ә. Халиднең «Muslim Cultural Reform» хезмәтенә кагылышлы бара. Җәдитчеләр анда — прогресс дискурсын үзләштергән мөселманнар. Икенче як исә «җәдитчелекне» продуктив категория буларак күрми — чөнки, беренчедән, җәдитчеләр концепциясе 1920 нче елларда гына барлыкка килгән. Совет милли тарихчыларына ул милли тарихны марксизм пятичленкасы кысаларында карарга мөмкинлек биргән. Икенчедән, «җәдитчелек» дип аталырлык мөселманнар шартлы 1%ны гына тәшкил иткән. Ә төп тарих калган 99% ның тормышы турында булырга тиеш икән (Халид ирония белән амулетлар өйрәнүгә чумып бетәсез, дип кисәтә). Өченчедән, «җәдит» сүзе үз чорында «ысул-ы җәдид», яңа укыту методы мәгънәсендә кулланылган, шуңа күрә «җәдитчелек» турында сохбәтләрне шушы уку методы турында гына алып барырга кирәк, диелә. Ике як та күптән искергән, актуальлеген югалткан советологик хезмәтләрне сүгә (ул хезмәтләр, чыганаклар чикле булуы сәбәпле, гадәттә мөселманнар белән дәүләт арасындагы дошманлыкны, «милләт изелүе» ситуациясен тасвирлый торган булган). Һәм Халиднең көндәшләре аның хезмәтендәге төп концепцияләр шушы советологик нарративлардан чыккан, ди. Халид, әлбәттә, килешми.

Бөтен бу әңгәмәләрдә КФУ галимәләре дә катнашуы шатландыра — журналда Д. Усманованың кереш сүзе белән Л. Алмазова мәкаләсе бар! Алмазова исә җәдитчелекне Татарстан дин эшлеклеләре ничек аңлаганы турында яза. Бик тә кызык бу! Бүгенге көндә мөфтият җәдитчелекне ничек бәяли соң? Мөфтият фикере В. Якуповның җәдитчелекне мәдәни реформа итеп түгел, ә ялгыш дини тәгълимат буларак күрүенә, аңа «кадимчелек»не каршы куюына барып тоташа. Бу каршы куюда «кадимчелек», әлбәттә, нинди дә булса тарихи феноменга бәйле түгел, ә ясалма конструкт буларак, «ата-бабаларыбыз дине» шәкелендә йөри. 90 нчы еллардагы җәдитчелекне милли идеология буларак күрүгә дә каршы тора ул. Ләкин ике очракта да «ата-бабаларыбыз дине» төрлелеге исәпкә алынмый, ситуация үтә гадиләштерелә, терминның мәгънә ягыннан тулыландырылуы төрле акторларга һәм ситуацияләргә бәйле булып кала. Әйтик, Болгар ислам академиясе кадими уку йорты дип әйтелә (чөнки җәдитчеләр уку йортлары имамнарны әзерләмәгән диярлек), Татарстан мәдрәсәләрендә җәдиди хезмәтләр башлангыч сыйныфларда гына өйрәнелә (уку-язу өйрәткечләре, гарәп теле), җәдитчеләр фикере дини тәгълимат яссылыгына күчерелеп, «заблудшие» һәм «чит илләр йогынтысы» дип билгеләнә (хәер, академиягә якынрак торганнар мондый аберрацияләрне танымый). Шулай итеп дин эшлеклеләре, беренчедән, совет нарративларын үзләштерә, икенчедән, ул нарративларны кире кагар урынга, аларны «борып күрсәтү» белән шөгыльләнә булып чыга.

Әңгәмә Kritika журналының быелгы кыш санында дәвам итә — «Халид ягы» тәнкыйтьләргә җавап бирә — бәлкем, алар турында да бераз язармын.
19.04.2025, 09:21
t.me/mektupler/1241
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
244
Әс сәламүгәлейкүм вә рахмәтүллаһи вә баракатуһ

Наш центр достиг важнейшей отметки в 1000 подписчиков! Мы искренне благодарим всех подписчиков за то, вы вместе с нами – читаете и репостите посты, приходите на наши мероприятия. В честь этого делимся каналами, за которыми рекомендуем следить.

Эксперты ЦИИМ:
Биектау егете
Карим Камалиев
Fikerdeslek
Mad Mullah
Мәктупләр
Голос Кавказа
apologist
Хафиз и Соловей
чб

Друзья ЦИИМ:
Сидя под инжирным деревом
Caucasian Tashkeel
МРОМ Инициатива
Bustanov
Yusuf al-Qazani
Кирилл Семенов
Этичные инвестиции
Мусульманские миры в России

Ислам:
Ahmad Abu Yahya
Al_Kawthari
Даруль-Фикр
котики и ахлю-сунна
Тоталитарный вестник
abu Yasirayn
Кот Шрёдингера
Закабанная мечеть
Мечеть Абдуррахмана Ибн Ауфа
Мусульмане-единая община
praedicare

Политика, новости, аналитика
Turkic Occidentalist
Исламская столица
Бәлки
East is East

Если кого-то забыли указать - пожалуйста напишите нам, добавим!

Ваш, ЦИИМ
14.04.2025, 18:03
t.me/mektupler/1240
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
346
На заборе у озера Кабан.
"Преследование мусульманства", "расцвет мусульманства".
Когда проблемы с гуманитарной мыслью, вот такие штуки будем читать о себе.
5.04.2025, 12:50
t.me/mektupler/1239
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
237
Татар китабы йортында «ЛАКУНА» лекторийлар циклы башланып китәчәк

Соңгы елларда әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар», ягъни чорлар, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече (филология фәннәре кандидаты) Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлый.

«Бу курс бергәләп үзебезнең кальбебезне һәм хәтеребезне барлау булсын», — ди лектор.

Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез.

Һәм түбәндәге сорауларга җавап эзләп, ә бәлки табып та карарбыз:

🎱Чор һәм идеология язучы аңы аша ничек чагыла?
🎱Әдәбиятның кичәгесе бүгенгегә һәм аның киләчәгенә ничек йогынты ясый?
🎱Классиканы нәрсә классика итә?
🎱Язучы биографиясе аның иҗатын ни дәрәҗәдә билгели?
🎱Нәрсә ул «үзебезнеке» һәм «безнеке түгел»?

Курс ел дәвамында узачак. Лекцияләр әдәбият белеме фәнендә кабул ителгән катгый эзлеклелекне күздә тотмый, киресенчә, төрле чорларга, шәхесләргә, вакыйгаларга «сикереп», әдәби җирлекләрне фокуска алып, фрагментлардан Бер Бөтенне җыя.

Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз.

Без бүгенге киң катлам аудитория белән интеллектуаль һәм элитар форматта, әмма бик җылы, өйдәгечә, милли-гади җирлектә сөйләшергә телибез.

Бу – әбиләребез кайчандыр бөтен нәселгә кичләрен Йосыф кыйссасын көйләгән «вайб»ка кайту омтылышы да. Асылда, дәверләр уза, ә чын асыл үзгәрми.

Ел азагына кадәр күздә тотылган лекция темаларының кайберләре:

✔️Гыйффәт туташ: ирек хакы һәм бәһасе;
✔️Әхмәт Исхак һәм татар совет әдәбиятында тәрҗемә мәктәбе;
✔️Татар әдәбиятында фантастика һәм фэнтези жанрлары;
✔️Дарья (Дәрҗия) Аппакова: совет балалар әдәбияты һәм мәгариф-агарту миссиясенең хикмәтләре;
✔️Лена Шагыйрьҗан: шагыйрьнең шигъри сарайлары;
✔️Шагыйрьләр һәм композиторлар: ХХ йөзнең бөек җырлары тарихына сәяхәт;
✔️Сәгадәт Чагатай: Исхакый кызы булуы җиңелме?
✔️«Әллә элмәк, әллә мәрҗән – татар дигән бу муенса?»: Розалина Шаһиева дөньяларына сәяхәт;
✔️Гариф Ахунов: чор рупоры яки «Хуҗалар кем?»;
✔️«Бизмән йолдызлыгы»: бер язучы һәм редактор тарихы һ.б.

Беренче очрашуыбыз 1 апрель көнне 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗанов турында.

🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱

«Авылым – Арышым! Син – минем Парижым…»
(Роберт Әхмәтҗановның микро һәм макро дөньялары)

Аның шигъриятендә Моне буяулары Бах музыкасына тоташа. Сары Сарбай авыл тыкрыкларыннан машиналар тыз-быз йөргән магистраль юлга чыга да, йолдызларга сикереп менеп китә. Ә авылы Арыш – яңгыр баскычлары аша – Нотр-Дам булып әверелә…

Роберт Әхмәтҗан поэзиясендәге микро дөньялар белән макро дөньялар аша без дөнья культурасына да тоташабыз, ХХ йөз шигъриятендәге үз милли барышыбызны да бөтенләй яңача ваемлыйбыз.

Кайда: Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15

Кайчан: 10 апрель, 18:30

1 сәгать 20 минут

Билетлар 👇 https://kamala.tatmuseum.ru
/#event/2402372

ИГЪТИБАР!

«ЛАКУНА» теләге булган һәркемнән темалар кабул итәргә һәм алар буенча сөйләшү – дискуссияләр уздырырга да әзер.

Рәхим итегез!

#лакуна
#әдәбилекторий
#робертәхмәтҗанов
#татаркитабыйорты
4.04.2025, 13:14
t.me/mektupler/1238
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
237
4.04.2025, 13:14
t.me/mektupler/1237
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
349
Публикуем доклад Бориса Валерьевича Орехова «Социальное измерение башкирского стихосложения» в рамках кросскультурного семинара!

Что это?

Кросскультурный семинар — это открытая междисциплинарная платформа, где состоявшиеся специалисты и молодые ученые обсуждают то, как тексты, практики, идентичности и смыслы трансформируются при пересечении культурных границ.

Мы говорим о языках и понятиях, социальных институтах, пограничных и «гибридных» культурных ситуациях, о том, как в зонах культурного контакта возникают новые формы жизни и мышления.

Цель семинара — не только представить фрагменты разнообразной палитры таких взаимодействий и их возможных механизмов, но и увидеть разнообразие исследовательских языков для их описания, возможности и пределы взаимодействия между исследовательскими подходами.

История

Семинар был создан в 2020 году в рамках исследовательского проекта Факультета гуманитарных наук ВШЭ «Кросскультурные взаимодействия: мусульмане в России» под руководством доцента ИКВИА ВШЭ, академического руководителя магистерской программы «Мусульманские миры в России (история и культура)» Ольги Юрьевны Бессмертной, он не входит в учебную программу, но студентов всегда зовут послушать и, при желании, выступить с докладом.
1.04.2025, 23:17
t.me/mektupler/1236
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
443
Җир вә күкләрдә мәләкләр
Аглашырлар даимә:
Китте бездин рәхмәт ае,
Вәйля-вахәсрәтә!
Әлвидагу, әлвидагъ,
Шәһре рәхмәт, әлвидагъ!
Йә рамазан, әлвидагу,
Йә рамазан, әлвидагъ!
29.03.2025, 17:59
t.me/mektupler/1235
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
277
Җәминең шигъри юллары Сәгъдигә җавап буларак язылган булса кирәк:

اگر شبها همه شب قدر بودى
شب قدر بى قدر بودى

Кадер кичәсе икән әгәр һәр кичә,
Кадер кичәсе булыр кадерсез кичә.

— Сәгъди

Монда шулай ук «кадер» сүзе телдән телгә төрле мәгънәләр ала. Лафзый һәм мәгънәви аермаларга карамастан, Җәми дә, Сәгъди дә Кадер кичәсенең кадерен ассызыклый.
27.03.2025, 01:53
t.me/mektupler/1234
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
181
Кадер киче турында болай әйткәннәр:

ای خواجه چه جویی ز شب قدر نشانی
هر شب شب قدر است اگر قدر بدانی

Кадер кичен эзлисең,
галәмәтләр күренсә,
Һәр кич Кадер кичәсе,
әгәр кадере беленсә.

— Нуретдин Габдрахман Җәми

Җәми шигъри юлларында сүз уйната. Гарәпчә «Ләйләтел-Кадер» гыйбарәсе «Кодрәт киче» дигәнне аңлата. Ләкин фарсы һәм татар телендә «кадер» сүзенең башка магънәсе дә бар – кыйммәт, тиешле бәя. Шулай итеп, соңгы юлны төрлечә укып була: ¹ әгәр галәмәтләр күренсә, димәк, Кадер киче була ала; ² һәр төннең кадерен белеп, Кадер кич кебек үткәрергә була.
27.03.2025, 01:53
t.me/mektupler/1233
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
206
Бүген яхшы бер семинарда катнашырга туры килде (видеоязмасын тиздән җибәрермен). Анда башкорт шигъриятенә җитди анализ ясарга тырыштылар.

Гаруз һәм силлабик системалар турында да сөйләделәр. Престиж мәсьәләсе куелды, ягъни кайсы очракларда гарузга мөрҗәгать иткәннәр, ә кайчан силлабик системада иҗат итүне өстен күргәннәр, һәм, гомумән, ике система кисешкәндә, аларны ничек итеп «аера» торган булганнар кебек сорауларга җавап эзләдек. Тукайны да, Мәҗит Гафурины да искә алдылар, әлбәттә.

Ә миңа, престиж дигәннән, «Туган тел» шигыре гомумән башка ягыннан ачылды. Фотода сез В. Казыйханның сатирик шигырен укый аласыз (чыганак – @tatargrammar). Ул шигырьнең «теле» бүген безгә бик сәер яңгырый – гадәттә язма текстларда («литературада») тел стандартларыннан нык тайпылмыйча, аларны үтәргә тырышалар. Ләкин шигырь ул кагыйдәләрне боза. Шуңа кызык, яңача яңыгырый.

Тукайның оригиналь «Туган тел»е дә үз контекстында – шундый конвенцияләрне бозучы, сәер бер шигырь булырга мөмкин (гаруз сакланса да). Чөнки ул «урам теле»ндә язылган, аның темасы голәмалар арасында таралган жанрларга бәйләнмәгән, ул башка «престиж»ны – Просвещение-inspired миллият телен – куып тотарга тырыша.

Башка шундый конвенцияләрне «бозучы», ләкин бүгенге көн күзлегеннән «классик-классик» буларак кабул ителгән шигырьләр бар микән?
26.03.2025, 22:44
t.me/mektupler/1232
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
389
Знаете ли вы поэтессу Умм Камал? Очень изящно - с феминитивами, но очень, очень печально :)
21.03.2025, 17:31
t.me/mektupler/1231
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
420
Мусмиры” магистратурасына багышланган телеграм-канал активрак эшли башлады:

👉🏻 Сез дә язылыгыз:

💬 @muslimworlds_hse

💙 https://vk.com/muslimwo
rlds

15 апрельгә кадәр программага “Раннее приглашение” аша кереп була. Соңгы курста укысагыз, яисә диплом инде кулыгызда булса, үз гаризагызны җибәрә аласыз!
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1230
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1222
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1221
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1223
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1225
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1226
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1228
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1227
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
Вводим новую постоянную рубрику — знакомство с выпускниками программы. Мы спросили их о том, как они попали на программу, что они изучали и что советуют прочесть.

Знакомьтесь, наш первый выпускник — Артур Камалтдинов!
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1229
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
203
11.03.2025, 23:17
t.me/mektupler/1224
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
467
Әйдәгез “гүзәл затлар” турында бер-ике сүз әйтеп алыйк әле. Классикларга мөрәҗәгать итик – каршыгызда Дж. Батлерның мәшһүр “Gender Trouble” хезмәте. Гендер эзләнүләренең нигез ташы. Куркыныч яңгырый, шулаймы? Шулай да, моңарчы каналыбызда чыккан китаплар безне әкрен-әкренләп шушы темага илтте, инде менә килеп терәлдек, дисәк тә була.

Беренчедән, “җенес” белән “гендер” төшенчәләрен искә алыйк. Бүген кайсыберәүләр “җенес”не биологик, табигый нәрсә, ә “гендер”ны мәдәни, иҗтимагый төшенчә буларак шәрехли. Ләкин бу бик үк дөрес булмас. Чөнки шушы табигать/иҗтимагыять оппозициясе – дискурсив алым. Бу төшенчәләрнең мәгънәсен кешеләр уйлап бетерә. Һәм ул төшенчәләр әйләнә-тирә дөньяны күзаллавыбызны шәкелләндерә. Батлер уйлавынча, “җенес” тә, “гендер” да – дискурсив конструктлар. Икесе дә хакыйкатьне, “чын нәрсәләрне” тасвирлауга дәгъва кыла, ләкин ул “чынбарлык” кешенең фикерләү нәтиҗәсе, ягъни аның уй-күзаллаулары төзелешенә буйсынган булып чыга.

Конструктлар дигәннән, Батлер “гендер”ны “чынбарлык”ка каршы куеп, аны иллюзиягә тиңләми. Моның урынына ул дискурс кысаларында бинар оппозицияләр ничек төзелгәнен, гендерның кайсыбер конфигурацияләре ничек итеп “чын” буларак кабул ителә башлавын, “табигый” һәм “табигый булмаган” арасындагы аерма ничек ясалганын тикшерә.

Шулай итеп, гендер/җенес
– кешеләр арасындагы аермалар белән идарә итү юлы. Хәтерлисезме, Советлар Союзы турында сөйләгәндә, без перформативлык төшенчәсен телгә алган идек. Перформативлык – ул гамәлне (гадәттә уйсыз-нисез) кабатлап тору. Советлар Союзының ахыргы елларында партсобранияләр, яки, мәсәлән, Ленин бабайга сылтамалар шушындый перформатив гамәлләргә әверелгән. Гендер – шундый ук перформатив гамәлләргә нигезләнгән дискурсив конструкт. Аны көннән-көн яңартып, кабатлап, перформанс кылып торырга кирәк. Башкача әйтсәк, гендер кеше үз тәне белән ниләр (һәм "ни сәбәпле") эшләвенә бәйле.

Дискурс кысаларында кайбер гамәлләр “табигый”, кайсыберләре “гайре табигый” буларак билгеләнә, ул билгеләнүләр безнең тормышыбызны да алга алып бара. Һәм менә бер сорау: субъект шушы дискурслардан, аңа тагылган күзаллаулардан азат ителә, яисә аларны үзгәртә аламы? Коллыкны бетерү хәрәкәте, суфражистлар, хатын-кыз хокукларын алга сөрүчеләр, хәтта исламофобиягә каршы көрәшүчеләр бу сорауга уңай җавап бирә. Шуңа күрә без көн саен “гаделлек”, “тигезлек”, “азатлык” төшенчәләре нәрсә аңлатканын яңадан ачыклап торырга мәҗбүр.

#academia@mektupler
8.03.2025, 21:26
t.me/mektupler/1220
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
462
۱۴۴۶ سنه شهر رمضان قوتلی اولسن!

Мәрхаба, йә мәрхаба, шәһре рәхмәт, мәрхаба!

Рамазан күп торса, бер ай торгай,
Ниятеңез ошбу айда кабул булгай,
Яхшы-яман кылмышың бу дөньяда,
Ахирәткә барганда хәзер торгай,
Мөхәммәд өммәтенә, йә шәһре Рамазан
28.02.2025, 22:11
t.me/mektupler/1218
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
256
Открыт предзаказ на книгу Павла Шаблея и Паоло Сартори «Дело Мансурова. Империя и суфизм в казахской степи»

В мае 1854 года российские имперские власти арестовали ишана Мухаммада Шарифа Мансурова по подозрению в заговорщических замыслах. Длившееся около девяти лет следствие породило информационную панику и слухи о возможных массовых беспорядках в Казахской степи на религиозной почве и привлекло публичное внимание, в том числе и со стороны правящих кругов. Почему фигура суфия Мансурова так интересовала колониальную администрацию и чем он представлял опасность? Какими знаниями о суфизме в Казахской степи в конце XVIII — первой половине XIX века обладали правительственные чиновники? Отличалось ли их восприятие этого исламского религиозного течения определенной объективностью или же опиралось на стереотипы и фантазии ориенталистского характера?

В поисках ответов на эти вопросы Павел Шаблей и Паоло Сартори обращаются к истории возникновения и контексту этого драматического дела. Анализируя его документальную основу и выводы привлеченных к следствию экспертов, авторы книги показывают, как дело Мансурова очерчивало изъяны российской колониальной системы управления и демонстрировало отсутствие последовательности у имперской политики по отношению к исламу и суфизму.

Оформить предзаказ на книгу со скидкой 25% можно на nlobooks.ru.
27.02.2025, 18:29
t.me/mektupler/1217
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
348
22 февраля, 11:00

Интеллектуальный квиз «История Ислама в России»

На площадке UmmaForum – первой выставки халяльной индустрии состоится КВИЗ, где вы сможете узнать больше об истории и культуре Ислама в России

Мы особо приветствуем участников, НЕ владеющих знаниями, это возможность для вас познать богатое наследие играючи🔥

22 февраля 11:00

Уже 3 года мы, как творческий стартап «Эзтабар», создаем игры и квесты по истории и культуре мусульманских народов.

С нетерпением ждем встречи с вами в Москве! Участие возможно как в команде, так и индивидуально.

Каждый участник получит памятные подарки

Для записи и по всем вопросам: 8 (968) 782 53 21

Айсель, @madameztabar
20.02.2025, 00:17
t.me/mektupler/1216
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
191
🎉 НАШЕ ВОЗВРАЩЕНИЕ! ОТКРЫТИЕ ОНЛАЙН-ШКОЛЫ КЛАССИЧЕСКОЙ АРАБСКОЙ КАЛЛИГРАФИИ ✨

Друзья, с радостью объявляем: наша школа открыта снова! Мы возвращаемся с обновлённой платформой, новыми возможностями и всем, что поможет Вам глубже погрузиться в мир классических искусств арабской каллиграфии не выходя из дома!

🌟 Что вас ждёт?

💻 Обновлённый сайт – удобная платформа с полным доступом к урокам в любое время.

🖋 Преподаватель с традиционной Иджаз
ой – мастер, чья Сильсиля (цепь передачи знаний) ведёт к Али бин Абу Талибу (да будет доволен им Всевышний), и имеющий право выдавать Иджазу достойным ученикам. Автор канала Андэр хат.

👥 Полностью индивидуальное обучение и разделение полов. Мы знаем, как важно в Исламе соблюдение этики. Поэтому в нашей школе мужчины учатся напрямую у учителя, а женщины общаются с преподавателем через куратора-женщину.

🎨 Бесплатные практические и теоретические
уроки на сайте для всех – пробуйте себя в искусстве хатта и изучайте историю каллиграфии.

📚 Эксклюзивная библиотека – собрание более 50-ти редких книг и трудов по исламской классической каллиграфии, тщательно отобранных за годы практики.

🛍 Магазин ма
териалов – готовые наборы для изучения каллиграфии, чтобы у Вас было всё необходимое.

🔥 В честь открытия – скидка 15% на все курсы!
Активируйте промокод STARTHAT15 – действует только 3 дня!

📍Как записаться?
Переходите на сайт, выбирайте понравившийся стиль, после оплаты и заполнения данных, на ваш E-mail придёт логин и пароль для входа в Личный кабинет ученика (пароль в дальнейшем можно будет поменять на свой).

📩 Остались вопросы? Пишите нашему менеджеру: @nightleey

🔗 https://arabica
lligraphy.ru

✨ Погрузитесь в исламское искусство, проверенное веками! ✨
18.02.2025, 12:36
t.me/mektupler/1214
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
188
Бу мәкаләсендә Ильяс Хаҗиев яшь язучыларның тема ягыннан чикләнгәнлекләре турында да яза, бу хакта уйларын да уртаклаша. Өлкән язучылар да бу турында борчыла, ди. Хәлбуки киңрәк темага язган чакларында ул яшь язучыларны матбугатта чыгарырга бер дә атлыгып тормыйлар бит?

Шул ук Ильясның Шәриф Камал премиясен алган хикәясе турында язучылар белән киңәшләшеп алдылар, «Идел»дә чыгармау мәслихәт дигән фикергә килделәр. Беркемгә дә гаеп ягуым түгел, ул карарның үз сәбәпләре бар, шулай да... Шулай да мәхәббәт белән туган авыл, туган авылга мәхәббәт турында язу иминрәк, ышанычлырак юл булып кала.
15.02.2025, 11:33
t.me/mektupler/1213
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
228
Кафия өлешенә килгәндә, «Шүрәле» бәетләрендә рифма соңгы өч иҗеккә туры килә:

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз тор{ган идем},
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, ур{ган идем}.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы {урман иде},
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән й{урган иде}.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик {кечкенә},
Халкының эчкән суы бик кечкенә — и{неш кенә}.

Шуңа Тукай гаруз буенча да, иҗекләр саны буенча да, рифма буенча да искитмәле шагыйрь булып чыга. [Сер ачкандай сөйлим әле, әйе!] Шуның өчен “Тукай – наше всё”.

Тукай модернистмы, юкмы – монысы инде мөһим түгел.
14.02.2025, 00:13
t.me/mektupler/1212
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
219
Мотыйгулла Төхфәтуллин бер хатында мондый сүзләр язып калдырган: «Тукаев <…> “Мохтасар-әл кәфи фи кыйсме әл-гаруз вә әл-кавафи” китабының кафия кыйсмен калдырып, фәкать гаруз кыйсмен генә укыды, гарәпнең ун-уналты төрле шигырь вәзеннәрен, тәкътигъларын кыскача гына укып, мәдхәле шигырьгә юл тапкан иде».

Гаруз системасындагы шигырьдә 19 бәхер (төп үлчәм) бар. Шуның өстенә һәр бәхер аерым үлчәмнәре белән бер-берсеннән аерыла. Мәсәлән, «салим» термины «тулы үлчәм» дигәнне белдерсә, «мәхзуф» термины шигырьдәге соңгы буынның бер иҗеккә кимлеген белдерә; «мөсәммән» — сигез кырлы, сигез буынлы; «мөсәддәс» — алты кырлы, алты буынлы дигәнне аңлата.

Г. Тукай иҗатыннан рәмәле мөсәммәне мәхзуфка мисал:

[— U — — | — U — — | — U — — | — U –]
(фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләтүн, фәгыйләт)

«—» – озын иҗек; тартык авазга тәмамлана, яисә озын сузыклы гарәп-фарсы сүзләрендә очрый, ә төрки сүзләрдә сузык авазларга тәмамланган иҗекләр дә кайчак озын була.

«U» – кыска иҗек; сузык авазга тәмамлана; төрки сүзләрдә р/л/м/н/ч/ж/ш хәрефенә тәмамланган иҗекләр дә кайчак кыска булып саналырга хаклы.

Мисал (кыска иҗекләрне калын шрифт белән ассызыклап бирәм):

[ нәкъ ка зан ар | тын да бар дыр | бер а выл Кыр | лай ди ләр ]

[ җыр ла ган да | көй ө чен та | вык ла ры җыр | лай ди ләр ]

Бүген гарузда шигырь яза белүчеләр бармы икән?

Чыганак: Н. Гаптрәүф
13.02.2025, 23:59
t.me/mektupler/1211
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
264
Ни гаҗәп, әлеге халәт мәгълүматны “качыру”га гына бәйле түгел. “Качыру” гына булса, архивларда актарынырга иренмәүчеләр ул “качырылган” тарихны табып, безгә бәян итәрләр иде... (иттеләр дә инде.)

Җил тәк исеп кичсә ошбу рузгяр,
Дөньяда калгай бу сүзләр ядкяр,
– дип язган Мөхәммәдъяр.

Әйе, Мөхәммәдъяр хәзрәтнең өметләре ахыр чиктә акланган (аның бәетен “Мәктүпләрдә” язып чыгарабыз бит. Ә менә теге онытылып калган фәлән хәзрәтнең мисрагъларын язып чыгара алмыйбыз). Мөхәммәдъяр өчен язма сүз – үзеннән-үзе ядкәр. Шулай да, менә бер сорау: востоковедлар, ә аннары миллият төзүчеләре тырышлыгы, инде ниһаять совет хөкүмәтенең рөхсәте булмаса, аның сүзләре безнең өчен шундый ук “ядкәр” булып калыр иде микән?

Монда башкатыргыч бер мәсьәлә – “ядкәрләрне” ясау, җыю һәм куллану [шул исәптән “саклау”] мәсьәләсе тора. Архив – ул үткән замананың көзгесе түгел, ул хәзерге замана чагылышы. Чөнки:

1) сакланырга, кулланырга лаек документларны хәзерге буын билгели (“мәңгелек гомумкешелек кыйммәтләр” – мәгърифәтчелекнең гүзәл бер концепты гына);

2) сакланып калган документлар берничә буын “иләге” аша үтеп безгә ирешә.

“Архив” диеп дәүләт оешмаларын гына түгел, ә гомумән, тарихи чыганаклар сакланган һәртөрле репозиторийны атарга була. (Хәттә йөрәгемә якын “Сәхифәләребез” проектын да! Сүз уңаеннан, иганәче булыгыз) Күпме чыганак безнең өчен кадерле вә кыйммәтле булып, күпмесе безгә “кирәкми” булып чыга? Ә бит шул ук сорау безгә кадәр килгән буыннар каршында да торган.

Күпмеләрне без бүген ишетмибез? Аларның эзләре (әсәрләре!) булса да, аларны замана җиле инде күптәннән бетереп ташлаган.
12.02.2025, 23:21
t.me/mektupler/1210
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
203
Бу мисалда, “халыклар дуслыгыннан” тыш, фәндәге төрле иерархияләрне дә күреп булыр иде, минемчә.

Шулай да, чикләр турында сүз алып барганда, еш кына чикләр тышкы дөньяда түгел, бәлки дә галимнәрнең башларында була. Кайчак ул чикләр аркасында тарихтан мөһим вакыйгалар, шәхесләр, төркемнәр сызып ташлана, яки соңрак оешкан бер төркем, бер кавем, бер милләт күзлегеннән генә карала.
12.02.2025, 21:39
t.me/mektupler/1209
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
Репост
207
Часто говорят, что наука не имеет границ. И вот пример.

Читаю статью про исламскую модель модернизации на примере биографии Габрашида Ибрагимова (1857 - 1944, имам, судья, путешественник, проповедник и публицист).

Автор статьи - Себастьян Цвиклински из Свободного университета Берлина. Книга издана издательством РАН при поддержке Центра славянских исследований университета Хоккайдо (Япония) под редакцией профессора ВШЭ Наганава Норихиро и профессора Гумбольдтского университета (Германия) Д.М. Усмановой.

Часть фактов автор приводит по книге профессора истории университета Мармара (Турция) Исмаила Туркоглу (почти 200 страниц посвящёны личности Габдрашида Ибрагимова).

Учёные 5 университетов в 4 странах приложили руку к появлению статьи о Габдрашиде эфенди из маленького городка Тара Омской области. Дух захватывает когда сталкиваешься с таким.
12.02.2025, 21:32
t.me/mektupler/1208
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
422
https://t.me/muslimworlds_hse/25?single

Кажется, тут самое место сказать: приходите к нам учиться :)

Сделать это можно через конкурсы «Твой проект», «Раннее приглашение к поступлению» или в общем порядке летом. Подробнее о программе можно почитать тут, а можно задать вопрос в комментариях.
7.02.2025, 11:25
t.me/mektupler/1207
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
467
https://t.me/centerofislamicstudies/373

Д. Россның "Tatar Empire" хезмәте татарларның Рус патшалыгына каршы торган яңа бәйсез империя тудыруы турында түгел, әлбәттә (бу тәкъдирдә Татарстан фәннәр академиясе шәрехләре дөреслеккә туры килми), ә татарларның магистраль империя проектына параллель торган, рус патшалыгына каршы бармаган, ләкин аны күрмәмешкә салышкан империячел омтылышлары турында. Ул омтылышлар Мәчкәрә авылындагы ("шәһәрчеләргә" сәлам!) мәдрәсәгә турыдан-туры, яисә читләтеп барып тоташкан акторлар мисалында анализлана.

"Мәчкәрә челтәре" – тикшеренүче төшенчәсе, ул "челтәр" әгъзалары бу атаманы кулланмаган. Мәчкәрә мәдрәсәсен шушылай үзәккә куеп карау – яңалык, аның уңышлы яклары да, уңышсызлыклары да бар. Әйтик, гадәттә XIX гасыр ахыры контекстында гына каралган татар гаиләләре тарихын автор укучы/укытучы чылбырлары ярдәмендә иртәрәк чорлардан ук күзәтеп килә, без җәдитчеләр дип белгән шәхесләрнең гаиләләре дә, инде яшерәсе түгел, үзләре дә суфый-шәехләр нәселеннән булганы ачыклана. Һәрхәлдә, ул чылбырларны Мәчкәрә мәдрәсәсенә генә тоташтырмыйча да төзеп булыр иде, ди безгә М. Кемпер. Шулай да китап чыккач, төп тәнкыйть сүзләре башка фикергә карата әйтелде.

Д. Росс татарлар тарихын патшалык сәясәтеннән читләштереп карый (мәсәлән, ул Р. Крузның фикерләрен гомумән исәпкә алмый кебек). Патшалык фон буларак кына бирелә, ә төп сүз татарларның (дөресрәге, "Мәчкәрә челтәренең") үзләренә генә хас булган динамика турында бара. Бу карашны кайбер галимнәр, шулар арасыннан Дж. Мейер да, "ориенталистик" дип билгели. Чыннан да, бөтенләй аерым торган, параллель дөньяны гына табуга юнәлгән метод бу. Ул һәртөрле империя йогынтысын күрми, "татар империясенең" ("Мәчкәрә челтәре" әгъзаларының "империячел" проектлары) никадәр дәрҗәдә патшалык сәясәтен тәшкил иткәнен бәяли алмыйча кала. Мондый метод телеологик милли тарих, яисә цивилизатор империя нарративларын фаш итә ала (менә, карагыз, тарих гомумән без уйлаганча булмаган икән!), ләкин ул шушындый изге ниятләре белән нәкъ менә империя тудырган һәм актив рәвештә шәкелләндергән бик күп күренешләргә, йогынтыларга, кисешүләргә тиешле игътибар бирмичә кала.

#academia@mektupler
4.02.2025, 03:53
t.me/mektupler/1206
ME
Мәктүпләр / مكتوبلر
1 106 подписчиков
372
Бүгенге көндә Россия мөселманнары тарихы (шул исәптән татар тарихы да) галимнәр арасында зур, бик кызыклы бәхәсләр уята – бигрәк тә чит ил академиясендә. Ни кызганыч, ул бәхәсләр бездә гомумән яктыртылмый диярлек. Бездә хәтта гуманитар өлкәдә белем алучылар да бу бәхәсләр турында белми кала – димәк, фикер алышуда катнашмый булып чыга. Ә ул фикер алышулар, баксаң, чыннан да бик четерекле, “болгармы без, татармы?”, “татар бетәме, юкмы?” темалары белән генә чикләнми. (Әлбәттә, безнең арабызда да свежий фикерләрен җиткерә белгән галимнәр бар – тик аларны я тыңламыйлар, я аңламыйлар, я дөрес аңламыйлар).

Дини оешмаларыбыз да, күпме генә тырышсалар да, халыкара дәрәҗәдә танылырлык Россия мөселманнары тарихы буенча тикшеренүләр үткәрә алмый. Энҗе бөртеге булып торган берничә искәрмәне исәпкә алмаганда, күпчелек хезмәтләр 80 нче еллардагы совет нарративларын кабатлап тора, иң яхшы очракта позитивист (позитив түгел) “ачышларга” бай була, ә иң начар калыпларда милләткә мәдхия килеп чыга. Кыскасы, халыкара фәнгә якынаеп булмый һаман.

Әлеге проблеманың чишелеше бар. 2020 нче елдан бирле НИУ ВШЭда “Мусульманские миры в России (история и культура)” магистратурасы эшләп килә. Программада Россия мөселманнары тарихына кагылышлы җитди дискуссияләр яктыртыла. Безнең (каналыбыз әбүнәчеләре) өчен, бу ата-бабалырыбыз яшәгән дәверләрне яңача, заманча, тарих фәненең барлык яңа шаукымнарына, методларына, сорауларына килештереп, төпләп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

3 нче февральдән башлап, 2025/2026 нче уку елында программага керүнең ике юлы ачыла: 

1) “Раннее приглашение” бәйгесе. Әгәр дә сез бакалавриатны бетергән булсагыз, яисә бакалавриатның соңгы курсында укысагыз, сез дүшәмбедән башлап кирәкле документларны җыеп, программага заявка җибәрә аласыз. Бәйгене уңышлы узсагыз, сезгә инде яз көне үк программага кабул итү хаты киләчәк.

2) “Твой проект” бәйгесе. 18 нче февральгә кадәр гариза биреп, сез әлеге бәйгедә катнашкан мәлдә программада нинди темалар күтәрелгәнен, нинди эзләнү сораулары куелганын белә алырсыз. Ә җиңсәгез, сез шулай ук программага кабул ителү хатына ия булачаксыз.

Кызыксыну булса, шушы ике чарада катнашырга чакырам! Әгәр дә барып чыкмаса, җәй көне документларны кабат, төп кабул итү кампаниясе чорында биреп булачак!

Телеграм-канал: @muslimworlds_hse
2.02.2025, 01:28
t.me/mektupler/1204
Результаты поиска ограничены до 100 публикаций.
Некоторые возможности доступны только премиум пользователям.
Необходимо оплатить подписку, чтобы пользоваться этим функционалом.
Фильтр
Тип публикаций
Хронология похожих публикаций:
Сначала новые
Похожие публикации не найдены
Сообщения
Найти похожие аватары
Каналы 0
Высокий
Название
Подписчики
По вашему запросу ничего не подошло