Саратовтагы конференциядә Россия героеның әнисенә мөфтидән бүләк тапшырдылар
Чара «Хәрби хезмәт һәм Ватанны саклауга рухи һәм дини караш» дигән темага уза һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана
Конференциягә дин әһелләре, фән эшлеклеләре, хакимият вәкилләре һәм хәрбиләр җыелды. Аны Россия Федерациясе һәм Саратов өлкәсе мөселманнарының диния идарәләре үткәрә.
Катнашучыларга баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның сәламен аның беренче урынбасары мөфти Дамир Мөхетдинов җиткерде. Мөфти Гайнетдиннең
мөрәҗәгатендә Түбән Идел буенда Исламның 1300 еллык тарихы барлыгына һәм җирле мөселманнарның Ватанга тугрылыгына басым ясала.
РФ мөселманнары диния идарәсебашлыгы узган гасыр сугышларында һәм бигрәк тә Бөек Ватан сугышында Саратов
өлкәсенең мөселман халыклары вәкилләре каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәтте, дип яза.
Мәсәлән, мөфти өлкәнең Янкә (Яковлевка) авылында туган, совет-фин сугышында батырлык күрсәткән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм татарлар арасында беренчеләрдән булып, Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Идрис Муса улы Кудашевны искә төшерә.
Төбәкнең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья Трошина үз чыгышында Саратов мөселманнарының махсус
хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдә катнашуы турында сөйләде.
Ул, мөселман оешмалары СВОдакатнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итеп, фронтның алгы сызыгында рухи һәм гуманитар ярдәм күрсәтеп, бу эшкә зур өлеш кертә, диде. Министр 2 имамның үз теләкләре белән рухи һәм сугышчан бурычын үтәргә фронтка китүен дә әйтеп узды.
Саратов өлкәсе мөселманнары динияидарәсе рәисе, мөфти Рәсим Хуҗаәхмәтов: «Кардәшләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый. Без үз геройларыбызны истә тотарга һәм белергәтиеш. Россия империясе, Советлар Союзы, Россия Федерациясе дәверендә мөселманнар һәрвакыт алдагы рәттә булды, алар Ватаныбызны саклады һәм саклый. Бу хакта онытмыйк һәм балаларыбызга тапшырыйк», - диде.
СВОда Саратов өлкәсеннән беренче Россия Герое Сергей Назаров турында аның әнисе Зәйтүнә Исхак кызы сөйләде. Комбат 40 яшендә яралыларны эвакуцияләгәндә һәлак булган, Россия Герое исеме аңа вафатыннан соң бирелгән. Чарада геройның әнисе белән кызына мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Конференция эшеннән соң катнашучылар Саратовның Җиңү паркында һәм һәлак булган сугышчылар мемориалында булды.
Гомумән, бу көннәрдә Саратовта берничә мөселман чарасы уза.
6-9 апрельдә өлкә имамнары өчен мәгариф, тәрбия һәм социаль хезмәт өлкәсендә һөнәри осталык үстерү курслары үткәрелә.
Мәсәлән, 7 апрельдә имамнарга РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов
лекция укыды. Профессор советлар чорыннан соңгы Россиядә ислам яңарышы тарихын сөйләде, социаль һәм агарту эшләре мәсьәләләренә кагылды. Ул хәзерге җәмгыятьтә имамнарга актив булырга, башка диннәрне һәм мәдәниятләрне дә белергә, үсештә булырга өндәде. Шулай ук имамнар алдында идарәбезнең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин Мәскәү ислам институтының Каюм Насыйри исемендәге динара диалог үзәген тәкъдим итте.
Күбрәк фотосурәтләр
әлеге сылтамада @DUMRF_TAT