Әдәбиятыбызның киләчәге*
Шаулый диңгез, җил өрәдер,
Җилкәнен киргән кораб
Төн вә көндез ул йөрәдер,
Юл бара ят ил карап.
Чыкты җилләр, купты дулкын,
Ил корабын җил сөрә,
Кайсы юллар, нинди упкын
Тарта безне җан сорап.
(Дәрдмәнд)
Мөхтәрәм шагыйребез Дәрдмәнд хәзрәтләренең бу дүрт бәете – Русия мөселманнары шагыйрьләренең тел бәлягатьләре белән бүгенгә кадәр әйтелә алган гүзәл шигырьләрнең иң гүзәледер.
Безнең бүгенге иҗтимагый әхвәлебезне, әдәби әхвәлебезне игътибарлы сурәттә тәхлил итеп, ерактан күрә торган күз белән киләчәгебезгә озак вакыт караганнан соң, Дәрдмәнд хәзрәтләре дәһшәтләнгән күңеле белән, өметсезлек теле белән ул көчле тәэсир итә торган бәетләрне әйткән булса кирәк.
Бүгенге хәлебезне, һәм дә бу хәлебезнең нәтиҗәсендә килә алачак дәһшәтле киләчәгебезне бу дүрт бәеттән дә ачык, бу дүрт бәеттән дә тулы рәвештә тасвир итә алган сүз телебездә юк булса кирәк. Ләкин дүрт бәеттән өметсезлек карашы аңланмаса иде, күңелләребезгә бу шигырьнең тәэсире тагын да матур, тагын да куәтле булыр иде. Өметебезне өзмәк, җаныбызны измәк урынына, рухыбызга – куәт, йөрәгебезгә – өмет, барлыгыбызга җан бирер иде.
Бүгенге хәлебездән Дәрдмәнд шагыйрьнең тәэсиренә күрә, хәят диңгезендә мәдәният хәлләренең көчләве белән җилкәннәрен киереп хәрәкәткә әзерләнгән ил корабы – үз куәте белән, үз идарәсе белән түгел, дәһшәтле дулкыннар арасында мәгълүм булмаган юллардан ят илләргә карап сөрелмәктә, харап итә торган упкыннар авызына ихтыярсыз тартылмактадыр.
Дәрдмәнд шагыйрьнең дәһшәтле тәэсире, бу дөрес сүзләрне безнең бүгенге хәрәкәтебезнең киләчәктәге нәтиҗәләрен күзалалап әйтелгән булса кирәк. Юкса «кайсы юллар, нинди упкын тарта безне җан сорап» димәс иде. Чөнки әүвәлге хәрәкәтләрнең юллары, аларның һәммәбезне харап иткән упкыннары безгә дә, Дәрдмәнд хәзрәтләренә дә һәммә тәфсиләте белән мәгълүмдер.
Әүвәлге хәрәкәтләрнең юллары, упкыннары хакында биредә бер-ике сүз әйтмәк артык булмаса кирәк.
...
*Чыганак: Муса әфәнде Бигиев. «Халык назарына берничә мәсьәлә» китабыннан
Өзек «Җыен» нәшриятында дөнья күргән Муса Бигиевка багышланган фәнни-биографик җыентыктан алынды, автор-төзүче: Айдар Хәйретдинов
Рәссам Л. Хәсьянова рәсеме, «Мәдинә» нәшрият йортының шәхси коллекциясеннән
❗сурәтне рөхсәт белән генә кулланырга
@DUMRF_TAT