СУКЫР АБЫСТАЙ
Кардәшебез Равия Рамазанова турында кыскача болай язарга була
Башкортостанда туган, музыкаль белем алып үз һөнәре буенча эшләгән, ире белән 2 бала үстергәннәр. Һәм...
35 яшендә аңа авыру сынавы килә.
Яман шеш глаукомадан ул 47 яшендә дөм сукыр кала.
Шуннан ничекме?
Бу язма сукыр килеш тә гадәти тормышын дәвам иттерә алган, аны чәчкә, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасына күмә алган яшисе килеп яшәүче ханым турында.
Ә 60 яшендә ул Казандагы
Ярдәм мәчете тернәкләндерү курсларына килә алган, Брайль шрифты белән Коръән укырга өйрәнгән, дин нигезләренә төшенгән.
Хәзер инде үзе абыстай, Кушнаренко бистәсендә кардәшләрен динебезгә өнди
Видеода Равия ханым сукыр килеш язган беренче шигырен укый. Сукыр ана улы армиядә чагында 9 ай буена үз куллары (!) белән хатлар язган. Мунча ягып, бәлеш пешереп каршы алган әнисенең бөтенләй күрмәвенә улы төшенмәгән дә. 3 көн узгач кына әти-әнисе серне ачкан.
Равия Рамазанова белән тулы әңгәмәне безнең
вконтакте сәхифәсеннән укыгыз
Анда берничә фото/видео бар
@DUMRF_TAT