Россия-1 каналы Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән
Ураза гаете чараларын башладыМөфтибез шәех Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады
Аллаh Раббыбыз тоткан уразалар, үткәргән авыз ачу – ифтарларыбыз, тапшырган зәкәт һәм фитра садакаларыбызны, кылган барча хәерле гамәл- гыйбадәтләребезне, изгелекләребезне кабул әйләсен!
Киләчәк күп еллар Рамазан аен күрергә, саулык-иминлектә, хәвеф-хәтәр, бәла-каза, төрле афәтләрдән безне саклап муллык-уңлыкта, тынычлыкта гомер итәргә насыйп кылсын!
Аллаhу Тәгалә ил-көннәргә тынычлык урнаштырсын, сугыш, кан каюлар тукталып, ир-егетләребез hәм хатын-кызларыбыз сугыш сафларында hәлак булмыйча, туган ватан, газиз нигез, кадерле гаиләләлеренә Җиңү белән кайтырга насыйп кылса иде!
Кайта алмаган, шәһид булганнарга Аллаh Җәннәт әһелләре булуларын насыйп әйләсен!
Ислам динебезгә көн һәм үсеш, динебез, милләтебез һәм ватаныбыз өчен фидакярь хезмәт иткәннәргә, ил hәм ватан файдасына тырышканнарга Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен, җөмләсеннән разый әйләсен!
Гаед хөтбәсе укылганда кылган дога кабул булмыйча калмый! Догаларыбыз кабул, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!
@DUMRF_TAT