Your trial period has ended!
For full access to functionality, please pay for a premium subscription
DU
ДУМ РФ татарча
https://t.me/dumrf_tat
Channel age
Created
Language
Tatar
-
ER (week)
12.7%
ERR (week)

Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе хәбәрләре

Messages Statistics
Reposts and citations
Publication networks
Satellites
Contacts
History
Top categories
Main categories of messages will appear here.
Top mentions
The most frequent mentions of people, organizations and places appear here.
Found 189 results
​​Мөфти ветеранны
97 яшьлеге белән котлады
1945 елның 24 июнендә Мәскәүдәге Кызыл мәйданда узган Җиңү Парадында катнашкан һәм хәзер Армавир шәһәрендә
яшәүче хәрби хезмәт ветераны Өмет Гобәевка бүген 97 яшь

Хөрмәтле Өмет Садыйк улы!
Сезне Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, бар имамнарыбыз һәм шәхсән үз исемемнән туган көнегез белән ихлас йөрәктән котлыйм!
Сезгә ныклы сәламәтлек һәм күңелегездәге яшәү дәртен югалтмавыгызны телим! Якыннарыгыз сезгә игътибарлы булып, сезне кайгыртып, сезгә игелек күрсәтеп, гел сөендереп торсын һәм көн саен күтәренке кәеф бүләк итә алсын иде. Сез горурланырлык һәм лаеклы тормыш кичергән шәхес, Бөек Ватан
сугышы һәм сугыштан соңгы еллардагы авыр сынауларны намус белән кичергән каһарманнар вәкиленнән. XX гасырның дәһшәтле һәм шатлыклы вакыйгаларының турыдан-туры катнашучысы буларак, сез 1945 елгы Бөек Җиңү Парады турындагы тарихи хәтерне саклыйсыз.
Туган көнегездә, хөрмәтле Өмет ага, сезгә һәм гаиләгезгә Аллаһтан тагын бер кат ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет сорыйм!

Ихтирам белән һәм изге догада калып,
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

27.04.2025

Фотосурәт мөфтинең быелгы Ураза гаете көнендә катнашкан ветераннар белән шәхси очрашуыннан, Өмет Гобәев үзәктә

@DUMRF_TAT
04/27/2025, 14:00
t.me/dumrf_tat/2564
Һәр татар белә торган
туган көн
Бүген — 26 апрель
газиз шагыйребез һәм туган телебезгә олуг ярату хисләре салынган, аңа мәдхия булган, телебезнең нечкәлеген ачкан, хәзер милли гимнга әверелгән шигырьнең авторы Мөхәммәтгариф улы Габдулла Тукай туган көн.

Туган тел
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

1909 ел

Шагыйрь рухына йәгез бер дога🤲🏻

Әлеге видео
да мөфти шәех Равил Гайнетдин шагыйрьнең тагын бер мәшһүр шигырен укый

Ләйлә Хәсьянова рәсеме, «Мәдинә» нәшрият йортының шәхси коллекциясеннән
@DUMRF_T
AT
04/26/2025, 09:25
t.me/dumrf_tat/2563
Мәскәү Җәмигъ мәчете белән шәех Зәйд Җәмигъ мәчете тугандаш булды
Шулай ук бүген – 25 апрельдә өстәрәк хәбәр кылган «Ике башкала манаралары күләгәсендә» дигән халыкара күргәзмә ачылышында Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин белән шәех Зәйд Җәмигъ мәчете үзәге генераль директоры Йосыф әл-Гөбәйдли Россия белән Берләшкән гарәп әимрлекләренең төп мәчетләренең модельләре белән алыштылар.

Әлеге алмашу тугандашлык – тынычлык хакына Мәскәү Җәмигъ мәчете белән шәех Зәйд Җәмигъ мәчете арасында кардәшләрчә хезмәттәшлек, ике башкала гыйбадәтханәләренең күршеләрчә дустанә мөнәсәбәте һәм уртак рухи–әхлакый кыйммәтләр билгесе буларак узды.

«Бу кешелеклелек билгесе дә, шушындый хәрәкәтләрдә халыклар арасында чын кардәшлек туа», - дип басым ясады мөфти Гайнетдин.

@DUMRF_TAT
04/25/2025, 20:43
t.me/dumrf_tat/2562
04/25/2025, 20:42
t.me/dumrf_tat/2558
04/25/2025, 20:42
t.me/dumrf_tat/2560
04/25/2025, 20:42
t.me/dumrf_tat/2557
Ислам мәдәниятенең рухи дөньясына тәрәзә
Россия башкаласында шәех Зәйд Җәмигъ мәчетенә багышланган халыкара күргәзмә эшли башлады
Шәех Зәйд мәчете - Берләшкән гарәп әмирлекләрендәге иң зур мәчет, илнең беренче президенты исемен йөртә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, шәех Зәйд Җәмигъ мәчете үзәгенең генераль директоры доктор Йосыф әл-Гөбәйдли һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашында «Ике башкала манаралары күләгәсендә» дигән шәех Зәйд мәчетенең архитектурасына һәм бизәлешенә багышланган фотосурәтләрдән торган күргәзмәне ачу тантанасы булды.

Мөфти Гайнетдин ассызыклаганча, шәех Зәйд Җәмигъ мәчете Ислам цивилизациясенең югары идеалларын: гүзәллекне, алгарышны, зирәклекне, ачыклыкны һәм тынычлыкка омтылуны гәүдәләндерә һәм күргәзмә Ислам мәдәниятенең рухи дөньясына, аның мәһабәт архитектурасына һәм эчке камиллегенә тәрәзә.

Доктор Йосыф әл-Гөбәйдли сүзләренә караганда, күргәзмә БГӘнең истәлекле урыннарын һәм әмирлектәге игелек рухын күрсәтә.

Мәскәү Җәмигъ мәчетенә рәхим итегез!

@DUMRF_TAT
04/25/2025, 20:42
t.me/dumrf_tat/2561
04/25/2025, 20:42
t.me/dumrf_tat/2559
​​Коръән нәсыйхәте
Без татар милләтеннән

يَا أَيُّهَا النَّاسُ إِنَّا خَلَقْنَاكُم مِّن ذَكَرٍ وَأُنثَى وَجَعَلْنَاكُمْ شُعُوبًا وَقَبَائِلَ لِتَعَارَفُوا إِنَّ أَكْرَمَكُمْ عِندَ اللَّهِ أَتْقَاكُمْ إِنَّ اللَّهَ عَلِيمٌ خَبِيرٌ

Ий кешеләр! Без сезне ир һәм хатыннан бар кылдык, һәм сезне үзара танышуыгыз өчен халыклар һәм кавемнәр кылдык. Аллаһ хозурында иң хөрмәтлегез — иң тәкъва булучыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһ Белүче, Хәбәрдар («әл-Хүҗүрат» (бүлмәләр) сүрәсе, 13 а.)

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
04/25/2025, 09:30
t.me/dumrf_tat/2556
​​Байкал аръягы башкаласында
XI Фәхретдинов укулары
Читада узучы әлеге төбәкара фәнни-гамәли конференция «Тарихи хәтер контекстында рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру» темасына багышланган һәм Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан үткәрелә
Фәхретдинов укуларында Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль округларында Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе канаты астында эшләүче диния идарәләре һәм мөхтәсибәтләренең мөфтиләре, рәисләре һәм баш имам-мөхтәсибләр катнаша. Чара хакимият, төрле дин әһелләрен, фән һәм җәмәгать эшлеклеләрен, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларны берләштерде.

Чара Байкал аръягы крае дәүләт университетында уза.

РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил
Гайнетдиннең конференция кунакларын һәм катнашучыларны сәламләп җибәргән юлламасында: «Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү - күпмилләтле совет халкының, төрле дин вәкилләренең иңгә-иң торып Ватанны саклауга күтәрелеп, тылда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсе. Безнең ата–бабаларыбызның бөек
батырлыгы турындагы тарихи хәтер - ул безнең бәһасез байлыгыбыз, без аңа сак карашта булырга һәм сакларга тиеш» - дип язган. Мөфтинең мөрәҗәгате тулысынча безнең рәсми сайтта бирелде

Фәнни чараны хөрмәтләп, Байкал аръягы крае губернаторы Алексадр Осипов та килгән иде. Ул: «Без үзебезнең дини кагыйдәләргә, әхлакый кыйммәтләргә таянып, яхшылык өчен көрәшергә тиеш. Безнең илебез гаять зур дөньяда изге хакыйкатьләр: әдәп-әхлакны һәм тарихи хәтерне сакларга тырышучы утрау булып кала», - дип Фәхретдин укуларының мөһимлеген билгеләде.

Чита шәһәре татарлар һәм мөселманнар гасырлар дәвамында төрле халык һәм дин вәкилләре бергә булып, үзара хезмәттәшлек итеп яшәгән кала. Конференциядә катнашкан дини конфессия вәкилләре үз дине тарафдарларының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сөйләде. Байкал аръягы крае мөселманнары диния идарәсе рәисе Алмаз Сәлахов бу төбәктән чыккан 28 каһарман батырлыгын искә алды, аларның 16сы махсус хәрби операциядә катнашучы. Алмаз хәзрәт басым ясап үткәнчә, төбәкнең дин әһелләре һәрвакыт халык белән, имамнар, ламалар, руханилар алгы сызыкта, алар госпитальләргә һәм хәрби частьләргә бара, сугышчыларга рухи ярдәм күрсәтәләр, шулай ук гуманитар ярдәм һәм Байкал аръягы балалары тапшырган хатларны, кул эшләрен дә илтәләр.

Конференциядә катнашучылар арасында Мәскәү ислам институтының Россия ислам тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Айдар Хәбетдинов; тарих фәннәре докторы, РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Вячеслав Әхмәдуллин; философия фәннәре докторы, Байкал аръягы университеты
профессоры Артем Жуков; тарих фәннәре докторы, Төмән дәүләт университетыпрофессоры Александр Ярков; Уфадан тарих фәннәре кандидаты, Этнологик тикшеренүләр институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зилә Хәбибуллина һәм башка галимнәр чыгыш ясады.

Катнашучылар мәгариф, фән һәм җәмгыятькә хезмәт итүне үзендә берләштергән мөфти Ризаетдин Фәхретдин фикерләренең әле дә әһәмиятле булып калуына басым ясады. Конференцияне ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды, Байкал аръягы крае хөкүмәте, Байкал аръягы крае иҗтимагый палатасы һәм «Удоканская медь» оешмасы ярдәмендә РФ мөселманнары диния идарәсе, Мәскәү ислам институты, Байкал аръягы крае мөселманнары диния идарәсе, Байкал аръягы крае дәүләт университеты оештыра.

Иртәгә - 25 апрельдә фәнни конференциядә катнашучылар Читаның хәрби-тарихи музеена экскурсиягә һәм «Байкал аръягы халкының сугышчан һәм хезмәт даны» Мемориалына чәчәк салырга барачак.

Фотосурәтләр vk сәхифәсендә


@DUMRF_TAT
04/24/2025, 19:30
t.me/dumrf_tat/2555
#Ватанны_саклаучылар_елы
Бүреләр
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре»ннән
Кешеләр сугыша, кан коя,
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе, улашып, якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Күпме кан, күпме яшь ат ите!
Ялтырый бүренең күзләре.
Бит моны, төн буе атышып,
Тураган кешеләр үзләре.

Бүреләр башлыгы карт бүре,
Исереп кешеләр канына
Йөргәндә, сискәнеп туктады
Бер авыр яралы янына.

Яралы ыңраша, саташа,
Каенга терәгән башкаен.
Кызганып егетне, җил белән
Тибрәнеп сыкрана ак каен.

Кызганып егетне, елыйлар
Миләүшә һәм лалә чәчәге.
Тәгәри үләнгә чык түгел,
Гөлләрнең гөнаһсыз яшьләре.

Карт бүре егетне иснәде,
Аптырап күзенә карады.
Һәм кинәт, нидәндер сискәнеп,
Бер читкә тайпылды яралы.

Яралының зәгыйфь сулышы
Бәрелде бүренең борнына.
Юк, бүре тимәде,
сак кына
Борылып юнәлде юлына.

Таң белән килделәр кешеләр,
Күрделәр яралы егетне.
Яртылаш ул тайган исеннән,
Шулай да яшәве өмитле.

Кешеләр егетнең тәненә
Кыздырып шомполлар бастылар.
Туйганчы җәфалап,
соңыннан
Ялгыз ак каенга астылар.

Кешеләр сугыша, кан коя.
Киселә меңнәрчә гомерләр.
Төн буе улашып якында
Иснәнеп йөриләр бүреләр.
Бүреләр,
аһ... ләкин бүреләр
Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.

1943, март

Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, 1957 елның
22 апрелендә Муса Җәлилгә «Моабит дәфтәре» циклы шигырьләре өчен СССРның иң югары бүләге — Ленин премиясе бирелгән

@DUMRF_TAT
04/22/2025, 18:31
t.me/dumrf_tat/2554
Repost
102
🕌Ислам динендә гыйлемгә бик зур игътибар бирелә. Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләм әйтте:
«Гыйлем алу – һәрбер мөэмин-мөселман өчен фарыз», – диде.

Без бүген шундый шаукым заманнарда яшибез, көн саен дини мәсьәләләрдә дә аңлашмаучанлыклар килеп чыга. Шуңа күрә имамнар һәрвакыт гыйлемнәрен үстереп, яңарып торуы бик мөһим.

📚14 апрельдән алып 21 апрельгә кадәр Болгар ислам академиясендә квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа үтте. Катнашучылар арасында - Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән Мөселманнарның Диния нәзарәте хезмәткәрләре һәм дин әһелләре. Чувашия Диния Нәзарәте рәисе (Чувашия Мөхтәсибәте) мөхтәсибе мулла Фәнис хәзрәт Сафиуллаһ та квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем алуда гыйлемен арттырып кайтты.

🤲Заманча имамнарга өстәмә җаваплылык йөкләнде, чөнки ул Исламның йола өлешендә генә түгел, ә асылда психолог, күпмедер дәрәҗәдә социаль хезмәткәр дә булырга тиеш.
04/21/2025, 19:32
t.me/dumrf_tat/2553
Repost
102
04/21/2025, 19:32
t.me/dumrf_tat/2551
Repost
102
04/21/2025, 19:32
t.me/dumrf_tat/2552
Галим Марсель Әхмәтҗанов вафаты сәбәпле мөфти Гайнетдин Татарстан Фәннәр академиясе
Президенты Рифкать
Миңнеханов исеменә кайгынамә юллады
Мөфтинең тәгъзиясе мондый эчтәлектә:
Мөхтәрәм Рифкать Нургали улы!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән танылган татар галиме, тел вә тарих белгече Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улының вафаты мөнәсәбәтле галимнең гаиләсе, якыннары һәм барлык татар гыйлми дөньясының тирән кайгысын уртаклашам.
Мәрхүм Марсель Әхмәтҗанов татар халкы тарихына борыңгы шаҗәрәләр һәм кабер ташларын беренчеләрдән булып өйрәнүче, кулъязмалар белгече, милләтебезнең кыйммәтле милли-мәдәни мирасын торгызучы буларак керде. Аның күпьеллык фәнни эзләнүләре Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйлми эшчәнлегенең төп баганаларыннан берсе иде.
Аллаһ Раббыбыз олуг галимнең рухын чиксез рәхмәте илә каршылап, барачак урыннарын Җәннәт бакчалары кылсын иде дия догада калам.

Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

@DUMRF_TAT
04/18/2025, 18:05
t.me/dumrf_tat/2550
Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Өйдән чыкканда, Аллаһ Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәллам болай дип әйтергә тәкъдим иткән:

بِسْمِ اللَّهِ تَوَكَّلْتُ عَلَى اللَّهِ لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إلَّا بِاللَّهِ

«Бисмиллә´һи тәвәккәлтү галә´-лла´һи лә хаулә вә лә куввәтә иллә биллә´һ»
(Әбү Даудның «Сунан»ы, 5095; әт-­Тирмизи «Сунан»ы, 5095).

Тәрҗемәсе: «Аллаһ исеме белән Аллаһка тәвәккәллек кылам, Аллаһтан башка беркемнең дә көче юк».

Җомга көн мөбарәк булсын!

Рәсемдә Түбән Новгород өлкәсенең Пашат авылы мәчете

@DUMRF_TAT
04/18/2025, 12:01
t.me/dumrf_tat/2549
​​Бөек Ватан сугышын башыннан ахырына кадәр узган ветаранга мөфти котлавы
102 яшьлек милләттәшебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Зыя Салих улы Салихов Калининград өлкәсендәге Черняховск шәһәрендә гомер итә
Калининград мөселманнарының «Ихсан» дини оешмасы рәисе Явәр-хаҗи Гусейнов хезмәттәшләре белән бергә ветеран янына барып,
аны Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Бөек Җиңү бәйрәме һәм аның 80 еллыгы белән котлады, мөфтинең Рәхмәт хатын тапшырды.

Зыя Салих улы Салихов 1922 елда Башкортстанда күп балалы гаиләдә туган. Фашист илбасарларына каршы көрәшкә ул сугышның
башында ук - 1941 елда кушыла һәм аны башыннан ахырына кадәр уза. Дошманнан Мәскәүне яклый, Вязьма, Смоленск, Белоруссияне азат итә, Тильзит һәм Инстербургны (1946 елдан - Черняховск) штурмлый. Ике тапкыр каты яраланып, кабат сафка баса. Ветеранның бүләкләре арасында I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены, «За оборону Москвы», «За боевые заслуги», «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.», «За взятие Кёнигсберга» медальләре бар.

Быел Зыя агага Калининград шәһәре депутатлар Советының карары белән «Калининград шәһәренең мактаулы гражданины»
исеме бирелгән.

Аллаһы Раббыбыз Зыя Салих улына сәламәтлек һәм хәерле гомер бирсен! 🤲

@DUMRF_TA
T
04/17/2025, 21:30
t.me/dumrf_tat/2548
04/17/2025, 17:55
t.me/dumrf_tat/2546
04/17/2025, 17:55
t.me/dumrf_tat/2545
Татар зиратында кабер ташларын җимергәннәр
Касыйм шәһәренең (Рязань өлкәсе) борынгы мөселман зиратындагы дүрт кабер ташына зыян салганнар
Рязань өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте шурасы рәисе Илдар Бикуев хәбәр иткәнчә, һәйкәлләрне беркетү элементлары белән бергә кубарганнар. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Абдулла улы Дәүлицаровның да кабер ташы бар.  
Әлеге вандализм очрагына бәйле җинаять эше кузгатылачак.
Касыйм татар зираты 1789 елда нигезләнгән. Биредә XVIII йөз ахыры каберләре сакланган. Күпчелеге XIX-XX гасыр башына карый, ташлардагы язулар гарәп графикасында иске имляда язылган. Борынгы зиратта Касыймның атаклы татар нәселләре - Янбаевлар, Шакуловлар, Ишимбаевларның гаилә каберлекләре сакланган.
Алдагы хәбәрләрдә әлеге татар зиратында 2022 елда төзекләндерү эшләре башкарылуы турында язган идек. Әлеге игелекле эшкә матди ярдәмдә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе дә актив катнашты.
Сылтамада шул фотосурәтләр бирелгән
 
@DUMRF_TAT
04/17/2025, 17:55
t.me/dumrf_tat/2547
​​Апрель — Тукай ае
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай бу айда туган һәм бу айда вафат* булган
...
Бездән соң да яңа буын килер,
Үзләренчә көйләр көйләрләр…
«Кайтып кына кергән иде әле,
Китеп барды», — диеп сөйләрләр.
…Җирдә чакта сабыр иңнәреңә
Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә,
Тукай алган биеклекне алгач,
Китү ярый Яңа Бистәгә.
«Шагыйрьне озату», Мөдәррис Әгъләм

*1913 елның 15 апрелендә (иске стиль белән 2 апрель) шагыйрь Габдулла Тукай вафат булган

Фотосурәттә: халык шагыйрен озату, алгы рәттә - шагыйрь җеназасын җитәкләгән мөфти Галимҗан Баруди

@DUMRF_TAT
04/15/2025, 23:50
t.me/dumrf_tat/2544
​​РФ мөселманнары диния идарәсе делегациясе фәнни-теологик конференциядә Россияне тәкъдим итә
Бүген - 15 апрельдә Әбү-Дабида III Халыкара фәнни-теологик конференция ачылды, ул гражданлык һәм бергә яшәү кыйммәтләре темасына багышланган
Чара мөселман җәмгыятьләрендә тынычлыкка ярдәм итү форумы президенты шәех Абдаллаһ ибне Бәйя химаясендә уздырыла. Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеген РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Фәнни мәҗлесне Әбү-Дабидагы Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты оештыра.
“Гражданлык милли горизонт чикләрендә формалаша, ләкин төркемләшү һәм кабиләчелек кысаларыннан чыга, шул
ук вакытта аларны гамәлдән чыгармый, ә алар белән бергә яши”, - дип сөйләде Берләшкән гарәп әмирлекләренең фәтвалар буенча шура рәисе, мөселман җәмгыятьләрендә тынычлыкка ярдәм итү форумы президенты шәех Абдаллаһ ибне Бәйя.
Мисыр гарәп республикасы баш мөфтие Нәзир Әйяд үз чыгышында гражданлык кыйммәтләрен тәрбияләүнең, җәмгыятьнең төрле
катламнары арасында тату яшәү нигезләрен ныгытуның мөһимлеге турында һәм шулай ук милли үзенчәлекне саклауда дини институтларның мөһим роле турында сөйләде.
Конференциянең пленар өлешендә Халыкара ислам хокукы академиясе генераль секретаре Кутб Мостафа Сано, БГӘнең ислам эшләре һәм вакыфлар буенча генераль идарәсе рәисе Омар Хәбтур Әл-Дәръи, Бөтендөнья мөселман җәмгыятьләре советы президенты Али Рәшид Нүәйми, Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге университет ректоры Хәлифә Мөбарәк әл-Заһири һәм ислам университетлары
лигасы генераль сәркатибе Сәми әш-Шәриф чыгыш ясадылар.
Искә төшерик, агымдагы елның февралендә Берләшкән гарәп әмирлекләренә эшлекле сәфәре барышында баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Әбү-Дабидагы Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университетында булды һәм уку йорты җитәкчелеге белән очрашты. Әңгәмә барышында ике як та Коръәнне өйрәнү, фәнни конференцияләр үткәрү, китап нәшер итү проектларын тормышка ашыруны хезмәттәшлекне үстерүнең иң перспектив юнәлешләре дип тапты.

@DUMRF_TAT
04/15/2025, 23:35
t.me/dumrf_tat/2543
Дин белән дәүләти мәктәп бәйләнешенә
РФ мөселманнары диния идарәсе карашы
Россиянең гомуми белем бирү учреждениеләренә РФ мөселманнары диния идарәсе исеменнән ялган электрон хат таратыла
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсенең президиумы безнең диния идарәсе аппараты тарафыннан уку йортларына
провокацияле сорауларга кагылышлы бернинди дә хатлар таратылмавы турында хәбәр итә.
Дәүләт мәгариф стандартлары буенча эшләүче Россия гомуми белем бирү мәктәбе конфессиядән тыш һәм бар диннәрдән, дини институтлардан бертигез ераклыкта булырга тиеш икәнлеккә игътибар итәргә чакырыла. Укучының нинди диндә булуына карамастан, аның дине өстен куелмый, макталмый һәм шул ук вакытта түбәнсетелми дә, иреге дә кысылмый. Дини тәрбия бирү,
дини кыйммәтләр һәм дини гыйбадәт нигезләрен тәрбияләү укучы гаиләсенең шәхси эше, шул ук вакытта ул гомум кабул ителгән мәдәни нормаларга һәм гамәлдәге кануннарга зыян китерергә дә тиеш түгел. Мәктәптәге тәрбия һәм белем бирү эше традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне киметүгә, кимсетүгә, санга сукмауга нигезләнергә тиеш түгел.

Әлеге мәсьәләгә карата диния идарәсенең карашы безнең рәсми сайтта тәфсилләбрәк язылган: https://dumrf.ru/common/event/24904

@DUMRF_TAT
04/15/2025, 23:30
t.me/dumrf_tat/2542
​​Коръән нәсыйхәте
Аллаһ Коръәндә болай дигән:

وَلَا تَجْعَلْ يَدَكَ مَغْلُولَةً إِلَى عُنُقِكَ

«Кулыңны [саран кешенеке кебек] муеныңа бәйләнгән кебек итмә…» («Әл-Исра» сүрәсе, 29 а.), бу «саран һәм комсыз булмаска» дигәнне аңлата.

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
04/11/2025, 10:30
t.me/dumrf_tat/2541
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2539
Татар ханымнары милләтен таныта
Төрле язмыш сәбәпләре илә Европа илләрендә яшәүче татар ханымнарын берләштергән "Ханым" оешмасы 3 нче мәртәбә милли календарь нәшер иткән
12 биттә татар киемен киеп төшкән 12 туташ-ханым фотосурәте. Андагы милли бизәкләр игътибарны җәлеп итә, аннары бу кием һәм аның хуҗабикәсе турында беләсе килә, шулай бит.
Милли календарьның идея авторы, Германиядә яшәүче Гөлнур Даутова. "Ханым берлегебез үз сүзен ишеттерергә, дөньяда татар дигән милләт барлыгын танытырга тырыша", - дигән ул "Сөембикә" журналына биргән интервьюсында.
Татар календарен беренче мәртәбә 2021 елда чыгарганнар. 2025 елгысы чәчәк, хатын-кыз һәм моң фәлсәфәсенә нигезләнгән. Милли кием фотосурәтләре гаилә истәлекләре белән баетылган. Һәр биттә аудио һәм видеоматериалга күчү юлы күрсәтелгән, ә алар милли көйләргә төрелеп эшләнгән. Мәгълүмат
3 телдә бирелгән.
Игътибар итсәгез, календарьда ай исемнәре дә иске татар телендә күрсәтелгән.
"Ханым"ның үз сәхифәсе дә бар

@DUMRF_TAT
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2540
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2536
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2535
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2538
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2537
04/10/2025, 12:42
t.me/dumrf_tat/2534
​​Саратовтагы конференциядә Россия героеның әнисенә мөфтидән бүләк тапшырдылар
Чара «Хәрби хезмәт һәм Ватанны саклауга рухи һәм дини караш» дигән темага уза һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышлана
Конференциягә дин әһелләре, фән эшлеклеләре, хакимият вәкилләре һәм хәрбиләр җыелды. Аны Россия Федерациясе һәм Саратов өлкәсе мөселманнарының диния идарәләре үткәрә.

Катнашучыларга баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның сәламен аның беренче урынбасары мөфти Дамир Мөхетдинов җиткерде. Мөфти Гайнетдиннең мөрәҗәгатендә Түбән Идел буенда Исламның 1300 еллык тарихы барлыгына һәм җирле мөселманнарның Ватанга тугрылыгына басым ясала.
РФ мөселманнары диния идарәсебашлыгы узган гасыр сугышларында һәм бигрәк тә Бөек Ватан сугышында Саратов
өлкәсенең мөселман халыклары вәкилләре каһарманлык һәм фидакарьлек күрсәтте, дип яза.
Мәсәлән, мөфти өлкәнең Янкә (Яковлевка) авылында туган, совет-фин сугышында батырлык күрсәткән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм татарлар арасында беренчеләрдән булып, Советлар Союзы герое исеменә лаек булган Идрис Муса улы Кудашевны искә төшерә.

Төбәкнең эчке сәясәт һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр министры Наталья Трошина үз чыгышында Саратов мөселманнарының махсус
хәрби операция сугышчыларына ярдәм итүдә катнашуы турында сөйләде.
Ул, мөселман оешмалары СВОдакатнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итеп, фронтның алгы сызыгында рухи һәм гуманитар ярдәм күрсәтеп, бу эшкә зур өлеш кертә, диде. Министр 2 имамның үз теләкләре белән рухи һәм сугышчан бурычын үтәргә фронтка китүен дә әйтеп узды.

Саратов өлкәсе мөселманнары динияидарәсе рәисе, мөфти Рәсим Хуҗаәхмәтов: «Кардәшләребез махсус хәрби операция зонасында Ватаныбызны саклый. Без үз геройларыбызны истә тотарга һәм белергәтиеш. Россия империясе, Советлар Союзы, Россия Федерациясе дәверендә мөселманнар һәрвакыт алдагы рәттә булды, алар Ватаныбызны саклады һәм саклый. Бу хакта онытмыйк һәм балаларыбызга тапшырыйк», - диде.
СВОда Саратов өлкәсеннән беренче Россия Герое Сергей Назаров турында аның әнисе Зәйтүнә Исхак кызы сөйләде. Комбат 40 яшендә яралыларны эвакуцияләгәндә һәлак булган, Россия Герое исеме аңа вафатыннан соң бирелгән. Чарада геройның әнисе белән кызына мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Конференция эшеннән соң катнашучылар Саратовның Җиңү паркында һәм һәлак булган сугышчылар мемориалында булды.

Гомумән, бу көннәрдә Саратовта берничә мөселман чарасы уза.
6-9 апрельдә өлкә имамнары өчен мәгариф, тәрбия һәм социаль хезмәт өлкәсендә һөнәри осталык үстерү курслары үткәрелә.
Мәсәлән, 7 апрельдә имамнарга РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов
лекция укыды. Профессор советлар чорыннан соңгы Россиядә ислам яңарышы тарихын сөйләде, социаль һәм агарту эшләре мәсьәләләренә кагылды. Ул хәзерге җәмгыятьтә имамнарга актив булырга, башка диннәрне һәм мәдәниятләрне дә белергә, үсештә булырга өндәде. Шулай ук имамнар алдында идарәбезнең мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшин Мәскәү ислам институтының Каюм Насыйри исемендәге динара диалог үзәген тәкъдим итте.

Күбрәк фотосурәтләр әлеге сылтамада
@DUMRF_TAT
04/08/2025, 18:30
t.me/dumrf_tat/2533
​​Дербентта өч дин гыйбадәтханәсен берләштергән үзәк төзиләр
Хәзерге Россия җирендә Исламның иң беренче орлыклары салынган Дербент каласының яңа микрорайонында өч дин гыйбадәтханәсен
берләштергән рухи үзәк төзеләчәк
Төзелешнең башлануын белдереп, булачак үзәк нигезенә киләчәк буыннарга юллама язылган капсулалар салдылар.
Рухи үзәк 2027 елда ачылыр дип көтелә. Биредә синагога, мәчет һәм чиркәү булачак. Гомуми мәйданы 35 гектар.
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин язган юлламада мондый сүзләр бар: «Киләчәк буыннарга безнең васыять һәм чакыруыбыз: тынычлык таратучы, дөреслек ягында торучы, күңел сафлыгын саклаган, үзен һәм гаиләсен Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм калдырган мөселман әхлагының гаделлек һәм кешелеклелек үрнәгендә тәрбияләгән, ата-бабаларыбыздан калган рухи хәзинәне саклаучы булыгыз. Хәйрияче Сөләйман Әбүсәид улы
Кәримовның игелекле һәм изге ниятләрен, иганәсен һәм хезмәтләрен Аллаһы Тәгаләкабул итсен, аңа һәм гаиләсенә озын гомер бирсен».
Тулырак мәгълүмат безнең рәсми сайтта:
https://dumrf.ru/common/event/24872

@DUMRF_TAT
04/07/2025, 18:30
t.me/dumrf_tat/2532
Милли Шура рәисе Җиңү парадында катнашкан ветеран белән күрешкән
Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Донбасс төбәгенә эшлекле сәфәреннән кайтыр юлында Армавир шәһәрендә махсус тукталыш ясап, хәрби хезмәт ветераны Өмет Гобәев белән күрешкән.

Ветеранны 27 апрельдә булачак 97 нче туган көне белән котлаган һәм агымдагы елның август аенда узачак Милләт җыенында шәрәфле кунак булырга чакырган.

Исегезгә төшерик, Өмет Гобәев 1945 елның 24 июнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган Җиңү парадында катнашкан кардәшебез.
Хәзер ул кызы тәрбиясендә Армавир шәһәрендә яши.

Ә 30 мартта мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруын кабул итеп, Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Ураза бәйрәме чараларында катнашты.

Аңа кадәр безнең белән әңгәмәсендә ветеран Казанны күрәсе килүе турында сөйләгән иде. Аның әнисе ягыннан нәсел тамыры Татарстан белән бәйле.
Ветеранның хыялы тормышка ашар, иншәАллаһ.
Ә Милләт җыенында бар дөнья татар оешмаларыннан 1 000 делегат кантнашыр дип көтелә.

@DUMRF_TAT
04/05/2025, 13:50
t.me/dumrf_tat/2531
04/05/2025, 13:50
t.me/dumrf_tat/2530
​​Мәскәү Җәмигъ мәчетендә җомганы Берләшкән гарәп әмирлекләренең ислам эшләре министры үткәрде
БГӘнең ислам эшләре һәм вакыфлар буенча генераль идарәсе рәисе Гомәр Хабтур әл-Дәрги РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча Мәскәү Җәмигъ мәчетенә килде
Доктор әл-Дәрги вәгазен ислам әхлагы темага багышлады. Ул сөйләгәнчә, Аллаһы Тәгалә әхлакны кешелеклелек дәрәҗәсенең үлчәме иткән, һәм аның белән бергә кешелек сыйфатларын күтәргән һәм аларны иң бөек мәдәни сыйфатларның берсе иткән. «Ислам — ул барыннан да элек әхлаклылык һәм аны санга сукмаучы - хакыйкатьне, диннең асылын санга сукмаучы. Кем әхлакны югалтса, динен дә югалта», - диде министр. Аның вәгазенең тулы эчтәлеге безнең рәсми сайтта.
Җомга намазыннан соң мөфти шәех Равил Гайнетдин Россия мөселманнары исеменнән доктор Гомәр Хабтур әл-Дәргига гыйбрәтле үгет-нәсыйхәте өчен рәхмәтен белдерде.
«Бүген без Гомәр Хабтур әл-Дәрги әфәнде белән бергә булу, алдарак имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә
киләчәккә планнар кору һәм кардәшлек мөнәсәбәтен үстерү турында фикер алышу дәрәҗәсенә ия» - диде мөфти Гайнетдин.

@DUMRF_TAT
04/04/2025, 17:00
t.me/dumrf_tat/2529
Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Бәйрәмнән соң ураза тоту турында
Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

مَنْ صَامَ رَمَضَانَ ثُمَّ أَتْبَعَهُ سِتًّا مِنْ شَوَّالٍ كَانَ كَصِيَامِ الدَّهْرِ

«Кем дә кем Рамазан аенда ураза тотып, аңа Шәүвәлдә тагын 6 көн өстәсә, уразаны өзлексез тоткан кебек булыр» (Мөслим «Сахих»ы, 1164).
Бу ураза бәйрәм тәмамланганнан соң тотыла. Шул ук вакытта берничә көн тәнәфес ясап алу тәкъдим ителә. Теологлар шулай ук уразаны 6 көн рәттән тоту мәҗбүри түгеллеген, шәүвәл ае дәвамында тәнәфесләр ясап тотарга мөмкинлеген дә әйтә.

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
04/04/2025, 10:39
t.me/dumrf_tat/2528
Муса Бигиев хезмәтләрен тәкъдим итү
Теләгән һәркем өчен
Татарстан фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты иртәгә — 4 апрельдә мәшһүр татар галиме Муса Бигиевка багышланган чарага чакыра.
Программада:
•М.Бигиев хезмәтләрен өйрәнүче һәм тәрҗемә итүче, философия фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов чыгышы,
• китапларны сатып алу мөмкинлеге.
«Халкыбызның мәдәни һәм интеллектуаль мирасын саклауга һәм танытуга зур өлеш кертәчәк мөһим вакыйгада шатланып каршы алачакбыз», — диелә чакыруда.

Үткәрү урыны:
Казан шәһәре, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты
Батурин ур., 7 йорт
II кат, актлар залы.
Башлана: 14:00

@DUMRF_TAT
04/03/2025, 16:00
t.me/dumrf_tat/2527
​​Әдәбиятыбызның киләчәге*
Шаулый диңгез, җил өрәдер,
Җилкәнен киргән кораб
Төн вә көндез ул йөрәдер,
Юл бара ят ил карап.
Чыкты җилләр, купты дулкын,
Ил корабын җил сөрә,
Кайсы юллар, нинди упкын
Тарта безне җан сорап.
(Дәрдмәнд)

Мөхтәрәм шагыйребез Дәрдмәнд хәзрәтләренең бу дүрт бәете – Русия мөселманнары шагыйрьләренең тел бәлягатьләре белән бүгенгә кадәр әйтелә алган гүзәл шигырьләрнең иң гүзәледер.
Безнең бүгенге иҗтимагый әхвәлебезне, әдәби әхвәлебезне игътибарлы сурәттә тәхлил итеп, ерактан күрә торган күз белән киләчәгебезгә озак вакыт караганнан соң, Дәрдмәнд хәзрәтләре дәһшәтләнгән күңеле белән, өметсезлек теле белән ул көчле тәэсир итә торган бәетләрне әйткән булса кирәк.

Бүгенге хәлебезне, һәм дә бу хәлебезнең нәтиҗәсендә килә алачак дәһшәтле киләчәгебезне бу дүрт бәеттән дә ачык, бу дүрт бәеттән дә тулы рәвештә тасвир итә алган сүз телебездә юк булса кирәк. Ләкин дүрт бәеттән өметсезлек карашы аңланмаса иде, күңелләребезгә бу шигырьнең тәэсире тагын да матур, тагын да куәтле булыр иде. Өметебезне өзмәк, җаныбызны измәк урынына, рухыбызга – куәт, йөрәгебезгә – өмет, барлыгыбызга җан бирер иде.

Бүгенге хәлебездән Дәрдмәнд шагыйрьнең тәэсиренә күрә, хәят диңгезендә мәдәният хәлләренең көчләве белән җилкәннәрен киереп хәрәкәткә әзерләнгән ил корабы – үз куәте белән, үз идарәсе белән түгел, дәһшәтле дулкыннар арасында мәгълүм булмаган юллардан ят илләргә карап сөрелмәктә, харап итә торган упкыннар авызына ихтыярсыз тартылмактадыр.

Дәрдмәнд шагыйрьнең дәһшәтле тәэсире, бу дөрес сүзләрне безнең бүгенге хәрәкәтебезнең киләчәктәге нәтиҗәләрен күзалалап әйтелгән булса кирәк. Юкса «кайсы юллар, нинди упкын тарта безне җан сорап» димәс иде. Чөнки әүвәлге хәрәкәтләрнең юллары, аларның һәммәбезне харап иткән упкыннары безгә дә, Дәрдмәнд хәзрәтләренә дә һәммә тәфсиләте белән мәгълүмдер.
Әүвәлге хәрәкәтләрнең юллары, упкыннары хакында биредә бер-ике сүз әйтмәк артык булмаса кирәк.
...
*Чыганак: Муса әфәнде Бигиев. «Халык назарына берничә мәсьәлә» китабыннан

Өзек «Җыен» нәшриятында дөнья күргән Муса Бигиевка багышланган фәнни-биографик җыентыктан алынды, автор-төзүче: Айдар Хәйретдинов

Рәссам Л. Хәсьянова рәсеме, «Мәдинә» нәшрият йортының шәхси коллекциясеннән
❗сурәтне рөхсәт белән генә кулланырга

@DUMRF_TAT
04/03/2025, 16:00
t.me/dumrf_tat/2526
СУКЫР АБЫСТАЙ
Кардәшебез Равия Рамазанова турында кыскача болай язарга була
Башкортостанда туган, музыкаль белем алып үз һөнәре буенча эшләгән, ире белән 2 бала үстергәннәр. Һәм...
35 яшендә аңа авыру сынавы килә.
Яман шеш глаукомадан ул 47 яшендә дөм сукыр кала.
Шуннан ничекме?
Бу язма сукыр килеш тә гадәти тормышын дәвам иттерә алган, аны чәчкә, җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасына күмә алган яшисе килеп яшәүче ханым турында.
Ә 60 яшендә ул Казандагы Ярдәм мәчете тернәкләндерү курсларына килә алган, Брайль шрифты белән Коръән укырга өйрәнгән, дин нигезләренә төшенгән.
Хәзер инде үзе абыстай, Кушнаренко бистәсендә кардәшләрен динебезгә өнди

Видеода Равия ханым сукыр килеш язган беренче шигырен укый. Сукыр ана улы армиядә чагында 9 ай буена үз куллары (!) белән хатлар язган. Мунча ягып, бәлеш пешереп каршы алган әнисенең бөтенләй күрмәвенә улы төшенмәгән дә. 3 көн узгач кына әти-әнисе серне ачкан.
Равия Рамазанова белән тулы әңгәмәне безнең вконтакте сәхифәсеннән укыгыз
Анда берничә фото/видео бар

@DUMRF_TAT
04/03/2025, 12:45
t.me/dumrf_tat/2525
03/31/2025, 19:05
t.me/dumrf_tat/2523
Хәрби операция зонасында Хаҗ Кәрим юлламалары тапшырылды
Приморье крае мөселманнары диния идарәсе рәисе Җамал Гарифуллин Запорожье өлкәсендә сугышчылар өчен Ураза бәйрәме чараларын уздырган
Сугышчыларыбыз үз тормышын куркыныч астына куеп, илебезне саклаганда, алар белән бергә булу хәрби мөселманнарга рухи таяныч күрсәтүнең бер күренеше. Сугышчылар имам белән бергә батырларча һәлак булган хезмәттәшләре өчен һәм Россиянең җиңүе өчен дога кылган.
Бәйрәм намазыннан соң Җамал хәзрәт 2 хәрбигә «Хаҗ Кәрим» хәйрия акциясе нигезендә Хаҗга юлламаның шәһадәтнамәсен тапшырган. Мәгълүм булганча, әлеге мөмкинлек мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатыйхасы илә һәм меценат Сөләйман Кәримовның шәхси матди ярдәме белән булдырылды.

Сугышчыларыбызга исәнлек һәм иминлек телибез.

@DUMRF_TAT
03/31/2025, 19:05
t.me/dumrf_tat/2524
Лаеклы кешегә лаеклы бүләк
Сөләйман Бикмаевка авылдашлары машина бүләк иткән
2024 елның декабрь аенда Мисырда узган Коръән укучыларның Халыкара ярышында Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылы егете III урынны яулаган иде, бу Рамазан аенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып, Сөләйманга бүләкне Мисыр президенты Абделфәттах Сиси үзе тапшырды.
Кичә гаеттән соң Урта әләзәнлеләр дә туган авылын таныткан хафизга бүләк ясаган. Котларга, күрәсез, бар авыл җыелган, дияргә мөмкин.
Видеода хафиз авылдашларына Аллаһының рәхмәтен тели.

Бәрәкәтле бүләк булсын, Сөләйман!

@DUMRF_TAT
03/31/2025, 09:32
t.me/dumrf_tat/2522
03/30/2025, 17:34
t.me/dumrf_tat/2519
03/30/2025, 17:34
t.me/dumrf_tat/2518
03/30/2025, 17:34
t.me/dumrf_tat/2517
#Уразагаете2025
Батырларга аерым хөрмәт
Гает намазыннан соң мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү Җәмигъ мәчетенең шәрәфле кунакларын сый өстәле артына чакырды, анда эчтәлекле вә кызыклы сөхбәт узды.
Россия Геройлары һәм
1945 елда Җиңү Парадында катнашкан хәрби ветеран Өмет Гобәев мөфтинең аерым игътибарына лаек булып, алар белән эшлекле, әмма җылы очрашу да узды.

Өмет Садыйк улы Гобәев
Әндиҗан шәһәрендә туган, курсант чагында 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашкан.
Апрельнең 28ендә ветеранга 97 яшь тулачак, иншәАллаһ.
Хәзер ул Армавир шәһәрендә кызы тәрбиясендә яши. Андагы татар-мөселман җəмгыятенең хөрмәтле аксакалы.
Армавирга барып, аның белән әңгәмә дә төшереп кайттык.
Татарча һәм русча әзерләнгән видеоларны әлеге сылтамалар аша кереп карагыз

https://vk.com/video-35660386_456240734?list=a07301c84d83e8011b

https://rutube.ru/video/4478bf32c5c7286f005dd73927450dd0/

1 нче фотода Өмет Гобәев Россия Геройлары Дибиргаджи Магомедов һәм Рөстәм Сәйфуллин белән

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 17:34
t.me/dumrf_tat/2521
03/30/2025, 17:34
t.me/dumrf_tat/2520
03/30/2025, 13:22
t.me/dumrf_tat/2515
03/30/2025, 13:22
t.me/dumrf_tat/2514
Гыйбадәтханәгә ут төрткәннәр
Ураза бәйрәме иртәсендә Егорьевск мөселманнарын янган мәчет каршы алган
Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов хәбәр итүенчә, бәйрәм алдындагы төндә җинаятьчеләр Егорьевск шәһәрендәге мөселман гыйбадәт йортына ут төрткән.
Әлһәмдүлилләһ, кешеләргә зыян тимәгән.

Рушан хәзрәт Ногинск Җәмигъ мәчетендәге гает чарасы төгәлләнгәч үк Егорьевскка барып, мәхәллә әһелләре белән очрашкан. Мөфти Аллаһы Раббыбызның Коръәндәге, авырлык артыннан җиңеллек киләчәк, дигән аятьләрен искә төшереп, аларны юаткан, рухи теләктәшлеген күрсәткән һәм ничек тә булса, бу хәлдә тынычлыкны сакларга, сабыр булырга һәм кешеләрнең гомеренә зыян килмәгән өчен Аллаһка шөкер кылырга өндәгән.

Рушан Аббясов сүзләренчә, әлеге хәлдән төбәк җитәкчелеге дә, хокук саклау органнары да хәбәрдар, оператив-эзләү чаралары башланган инде.

Егорьевк мөселманнары Ураза гаете намазын ишек алдында укыган.

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 13:22
t.me/dumrf_tat/2516
#Уразагаете2025
Мөфти Гайнетдин: «Фашизм яңадан баш күтәрмәсен!»

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Гитлер Германиясе һөҗүменең беренче атналарында ук - 1941 елның 18 июлендә СССРның югары мөфтие шәех Габдрахман Рәсүли мөселманнарны җиһадка, Ватанны саклауга чакыра. Бу чакыруны Урта Азия һәм Кавказ мөфтиләре, Советлар Союзының бар имамнары хуплаган. СССРның һәр гражданы ул сугышны бар халыклар гаиләсенең, бердәм бөтен дәүләтнең уртак кайгысы буларак кабул иткән һәм һәркайсы Ватанны саклаучылар сафына баскан. Фашист илбасарлары СССРга басып кергән көннәрнең беренче җомгасында - 27 июньдә мөселманнары ябылган мәчетләр янына җыелып, җомга намазын укыган һәм Аллаһтан Җиңү сорап ялварган.

Әлһәмдүлилләһ, бүген Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге тугандаш илләрнең җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы турындагы хәтерне саклый һәм уртак Җиңүебезнең 80 еллыгын аларда да бәйрәм ителәчәк. Брест крепостенда совет сугышчысының батырлыгы безнең халык хәтерендә Евразия халыкларының бердәмлеге символы булып сакланачак. Аның оборонасында катнашучыларның берсе минем якташым - Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов, ә бу крепостьның соңгы сакчысы - Өметгәрәй Барханоев. Бишкәктә Казахстан белән Кыргызстан сугышчыларыннан формалаштырылган Панфилов дивизиясенең Мәскәүне саклагандагы батырлыгы һәрвакыт үрнәк. Без Ленинград блокадасын кичергән ватандашларыбызның ныклыгын һәм батырлыгын, эвакуацияләнгән предприятиеләрне, институтларны һәм оешмаларны кабул иткән Идел буе шәһәрләренең хезмәт батырлыгын, Үзбәкстанда төрле милләтләрдән 16 бала тәрбиягә алган Шәяхмәт Шәмәхмүдов гаиләсенең данын хәтерлибез. Баку һәм Ашхабад нефтьте, икмәк шәһәре Ташкент, хезмәтле Алма-ата, рус солдатының батырлыгы безнең өчен һәрвакыт җиңү символы булачак.

Без уртак Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәбез һәм Аллаһтан ата-бабаларыбызның батырлыкларын һәм фидакарьлеген кабул итүен һәм фашизм белән нацизмның кайдадыр безнең континентта яңадан баш күтәрүенә юл куймавын сорап ялварабыз.

Безнең күп кенә замандашларыбыз бүген махсус хәрби операциядә шундый ук ният белән сугыша – дөньяда нацизмның яңадан баш күтәрүенә юл куймаска. Безнең барыбызның да махсус хәрби операциядә катнашучы туганы яки якташлары, яки дусларыбыз бар. Рамазан ае дәвамында без Аллаһы Тәгаләдән аларга көч бирүен, гомерләрен саклап калуын, Ватаныбызда ныклы тынычлык һәм иминлек урнаштыруын сорадык.

Рамазан аенда без кардәшебез Сөләйман Әбүсәид улы Кәримов бүлеп биргән хәйрия хаҗында катнашу өчен документлар кабул итүне төгәлләдек. Махсус хәрби операция ветераннары, аларның әтиләре, әниләре, балалары, хатыннары, фронтка ярдәм итүче волонтерлар − барлыгы 5 мең кеше Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән безнең төп изге урыныбыз Кагъбәтуллаһка юл тотачак һәм анда шулай ук Ватанны саклаучылар, дөреслек, гаделлек, кешелеклелек тантана итсен өчен дога кылачак.

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 10:02
t.me/dumrf_tat/2513
03/30/2025, 10:00
t.me/dumrf_tat/2511
#Уразагаете2025
Милли түбәйтәйле батырларның догасы
Бүген Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге Ураза гаетенә хәрби ватандашларыбыз шактый килгән иде.
Алар төрле дәрәҗәдәге Ватан сакчылары:
1945 елгы Җиңү парадында катнашучы ветеран, Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфган сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Россия Геройлары, генераллар, офицерлар һәм рядовойлар.

Мөфти Гайнетдин үз вәгазендә төрле милләттән булган дин кардәшләребезнең
Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлешен искә алды, хәзерге махсус хәрби операциядә катнашучы Ватан сакчыларының шулай ук фашизмны кайтармау өчен көрәшүләренә басым ясады.

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 10:00
t.me/dumrf_tat/2512
#Уразагаете2025
Мөфти Гайнетдин вәгазендә мөселманнарны котлаган һәркемгә рәхмәтен ирештерде

«Россия төбәкләре җитәкчеләре котлаулар һәм дога теләкләрен юллады. Алар арасында − Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Дагыстан башлыгы Сергей Меликов һәм Россия Герое Нурмагомед Гаджимагомедовның әнисе - Сапижат Мазаева, Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров һәм башкалар. Гадәттәгечә котлауларны һәм изге теләкләрне Мәскәү мэры Сергей Собяниннан алдык.

Россия мөселманнарын бәйрәмебез белән котлаган һәркемгә, шулай ук Рамазан чатырларына, динара ифтарларыбызга килеп, мөселманнарның хисләренә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт күрсәткән башка дин кардәшләребезгә дә рәхмәт белдерәбез! Без, үз чиратыбызда, быел мөселманнар белән христианнарның уразасы башлануы бергә туры килүен искә алдык. Шулай итеп, Аллаһка якынаю, үзебездә тәкъвалык һәм диндарлык тәрбияләү омтылышында без барыбыз да бердәм идек».

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 09:32
t.me/dumrf_tat/2510
Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарын Ураза гаете белән котлады
Аның хатында: «Мөселман оешмаларының илнең иҗтимагый, мәдәни тормышын үстерүгә, хәйрия, мәгариф, мәгърифәтчелек, патриотик проектларны һәм тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга керткән өлеше ихлас хөрмәткә лаек. Әлбәттә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, аларның туганнарына һәм якыннарына күрсәткән нәтиҗәле ярдәмегезне аерым билгеләп үтәм.
Сезгә ныклы сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телим», — диелгән.

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 09:25
t.me/dumrf_tat/2509
​​Россия-1 каналы Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән Ураза гаете чараларын башлады

Мөфтибез шәех Равил Гайнетдин бәйрәм вәгазен татарча сөйләп башлады

Аллаh Раббыбыз тоткан уразалар, үткәргән авыз ачу – ифтарларыбыз, тапшырган зәкәт һәм фитра садакаларыбызны, кылган барча хәерле гамәл- гыйбадәтләребезне, изгелекләребезне кабул әйләсен!
Киләчәк күп еллар Рамазан аен күрергә, саулык-иминлектә, хәвеф-хәтәр, бәла-каза, төрле афәтләрдән безне саклап муллык-уңлыкта, тынычлыкта гомер итәргә насыйп кылсын!
Аллаhу Тәгалә ил-көннәргә тынычлык урнаштырсын, сугыш, кан каюлар тукталып, ир-егетләребез hәм хатын-кызларыбыз сугыш сафларында hәлак булмыйча,  туган ватан, газиз нигез, кадерле гаиләләлеренә Җиңү белән кайтырга насыйп кылса иде!
Кайта алмаган, шәһид булганнарга Аллаh Җәннәт әһелләре булуларын насыйп әйләсен!
Ислам динебезгә көн һәм үсеш, динебез, милләтебез һәм ватаныбыз өчен фидакярь хезмәт иткәннәргә, ил hәм ватан файдасына тырышканнарга Аллаһ Тәгалә ярдәмен бирсен,  җөмләсеннән разый әйләсен!
Гаед хөтбәсе укылганда кылган дога кабул булмыйча калмый! Догаларыбыз кабул, бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 09:12
t.me/dumrf_tat/2508
Бәйрәм иртәсе мөбарәк булсын, кадерле кардәшләребез!
Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән гает чараларын турыдан-туры эфирда безнең рәсми сайттан карагыз:

https://dumrf.ru/media/video/16847?ysclid=m8v4e4ry8k263336225

@DUMRF_TAT
03/30/2025, 07:24
t.me/dumrf_tat/2507
#Рамазан2025
Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән Ураза гаете чараларының трансляциясе
«Россия-1» телевизион каналы аша
30 мартта иртәнге сәгать 9да башланачак.
Бәйрәм вәгазе һәм намазын мөфти шәех Равил Гайнетдин алып барачак

Ураза бәйрәмебез котлы булсын!

@DUMRF_TAT
03/29/2025, 17:16
t.me/dumrf_tat/2505
Дәвамы. Башы ⬆️
Рамазан ае - Аллаһ кушканнарны тырышып үтәү һәм Ул тыйганнардан аеруча читләшү вакыты. Аллаһның рәхмәте белән, бу Рамазан ае ураза тотуда, Коръәнне өйрәнүдә, хәйрия эшләрен башкаруда ихлас тырышкан кардәшләребезнең күп игелекле гамәлләре белән сугарылып узды. Аллаһка шөкер, без ел саен оештырыла торган Рамазан-Кәрим акциясен уздырдык, аның барышында аз керемле кешеләргә, ярлыларга, өлкәннәргә, балалар йортларына һәм приютларга, махсус хәрби операциядә катнашып, яраланган Ватан сакчылары дәваланучы госпитальләргә һәм хастаханәләргә, барлыгы дистәләрчә мең азык-төлек җыелмасы тапшырылды. Без фронтның алгы сызыгына, хәрби частьларга һәм ирекле отрядларга гуманитар ярдәм җибәрдек. Болар барысы да Аллаһының рәхмәте һәм хәйриячебез Сөләйман Әбүсәид улы Кәримовның юмартлыгы сәбәпле булды, аңа Аллаһы Тәгалә муллык, юмартлык һәм күркәм холык, хәйрия эшләре аша Раббыбыз юлында риясыз хезмәт итү мөмкинлеген биргән. Шулай ук «Хаҗ Кәрим-2025» хәйрия акциясе нигезендә хаҗга документлар кабул итү төгәлләнде. Без 25 мең ватандашыбыз, шул исәптән Сөләйман Кәримов фида кылган хәйрия юлламалары буенча хаҗ кылачак 5000 кардәшебез, хаҗның бар йолаларын тырышып үти алсын һәм өйләренә исән-имин кайтсын дип догада калабыз.

Аллаһы Тәгалә кешегә исәпсез-хисапсыз мәрхәмәт күрсәтте һәм нинди гамәлләрнең яхшылык белән бәхеткә алып барганлыгын аңлатты. Ул яхшылык эшләргә ашыгырга һәм начарлык кылмаска кушты. Ул һәр кешегә бар кешелек дөньясын бәхетле итәргә омтылуын, кешеләргә аларның үзара мөнәсәбәте ярату, ышаныч, хөрмәт, кызгану һәм бер-берсенә ярдәм итүгә нигезләнүен боерды. Безнең һәркайсыбыз икенче берәвебезгә ярдәм кулын сузарга әзер булсын, нияте игелектә булсын, мәрхәмәтле һәм дус булуы белән аерылып торсын, яхшы сүзләр генә сөйләсен. Шушылар нәтиҗәсендә кеше уңышка, ә тулаем алганда, бар кеше ике дөньяда да бәхеткә ирешә алачак.

Кардәшләремне бу бөек Рамазан сынавының тәмамлануы һәм иманыбызның ныгуы, һәм Гыйд әл-Фитр - пакьләнү бәйрәме белән ихластан котлыйм! Без барыбыз да галәмнәрнең Хуҗасыннан дөньяга тынычлык, хакыйкатьнең наданлык белән гаделсезлектән өстен чыгуын, гаиләләребезгә һәм  Ватаныбызга иминлек сорыйбыз. Һәм Аллаһы Тәгалә безнең догаларыбызны, гыйбадәтләребезне, тоткан уразаларыбызны, фида кылган малларыбызны кабул итсен, йөрәкләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә һәм йортларыбызга иминлек һәм бәхет-сәгадәт бүләк итсен! Әмиин!

Ихтирам белән сезнең өчен кардәшлек догасында калып,
Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин
Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәте рәисе
 
@DUMRF_TAT
03/29/2025, 16:31
t.me/dumrf_tat/2504
Кадерле дин кардәшләрем!
Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән сезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны ике зур бәйрәмебезнең берсе – һиҗри 1446 елның Ураза бәйрәме – Гыйд әл-Фитр белән котлыйм!

Уразаларыбыз, догаларыбыз, игелекле гамәлләребез һәм биргән садакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын! Аларның әҗерен галәмнәрнең Раббысы бу дөньяда да, мәңгелектә дә насыйп итсен!

Аллаһы Тәгалә болай дигән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ
عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِن قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْتَتَّقُونَ

«И иман китергән кешеләр! Сезгә, сездән алдагы кешеләргә фарыз ителгән кебек, ураза фарызителде. Шулвакыт сез Аллаһтан куркучы булырсыз» («Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аять).

Аллаһ Үзенең колларына, аларга карата күрсәткән мәрхәмәтен мәҗбүри ураза тотарга кушып белгертте. Бу боерык аннан алдагы дини җәмгыятьләргә дә иңдерелгән булган, чөнки кайсы гына заманда булмасын, ураза кешеләргә һәрвакыт файда китерә торган гамәлләр исәбенә керә. Аллаһ мөселманнарны игелекле гамәлләр
кылырга һәм күркәм сыйфатларга ирешергә өнди. Аллаһы Тәгалә диндарлык һәм тәкъвалыкка ирешергә ярдәм итүче уразаның файдасы турында хәбәр итә, чөнки ураза тотучы мөселман Раббысының әмерен үти һәм тыелган гамәлләрдән ерак тора.
Ураза тотучы үзен һәрвакыт Аллаһы Тәгалә күзәтүе астында булуын истә тотарга өйрәтә. Ул аңлы рәвештә күз алдында гына ымсындырып торган ләззәтләрдән баш тарта һәм моны ул Раббысы күзәтүен белеп эшли.

Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ганһү сүзләреннән, Пәйгамбәребез Мөхәммәдсалләллаһу галәйһи вә сәлләмнең еш кына болай диюе билгеле:

الصَّلَوَاتُ الخَمْسُ، وَالجُمُعَةُ
إِلَى الجُمُعَةِ، وَرَمَضَانُ إِلَى رَمَضَانَ مُكَفِّراتٌ لِمَا بَيْنَهُنَّإِذَا اجْتُنِبَتِ الكَبَائِرُ

«Көндәлек биш вакыт намаз уку, алдагысыннан соң киләчәк һәр җомга намазында катнашу һәм алдагысыннан соң һәр киләчәк Рамазанда ураза тоту, алар арасында кылынган гөнаһлардан арындыра, әгәр ки, ул гөнаһлар арасында зур гөнаһлар булмаса» (Әхмәд).
Аллаһы Тәгалә болай дигән:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوااللَّهَ وَلْتَنظُرْ نَفْسٌ مَّا قَدَّمَتْ لِغَدٍ وَاتَّقُوا اللَّهَ إِنَّ
اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ

«Ий иман китерүчеләр! Аллаһтан куркыгыз һәм җан иртәгәгә нәрсә әзерләгәненкүрсен. Аллаһтан куркыгыз, Аллаһ нәрсә кылганыгыздан хәбәрдар бит» («әл-Хәшр» сүрәсе, 18 нче аять).

Аллаһ Үзенең мөэмин бәндәләренә диннәре кушканча яшәргә, ягъни ялгызы гына калганда да, халык алдында да, һәр мизгелдә һәм һәркайда Аллаһыдан куркырга; Аның әмерләрен үтәргә һәм Ул куйган чикләрне бозмаска; үзенә файда һәм киресенчә, зыян китерә торган нәрсәләр турында уйланырга; шулай ук Кыямәт көнендә хисап алыначак яхшы һәм начар гамәлләр турында уйланырга куша. Кешеләр карашларын һәм күңелләрен Ахирәткә юнәлтсә һәм андагы үз урыны турында уйланса, хак ки, игелекле гамәлләрне тырышыбрак кылачак. Әгәр алар кылган эшләреннән Аллаһның хәбәрдар икәнлеген һәм югалмаячагын яки онытылмаячагын истә тотса, әлбәттә, бар көчләрен изге гамәлләр кылуга сарыф итәр. Изге Коръән безне үз гамәлләребезгә бәя бирергә һәм үзебезгә карата таләпчән булырга өйрәтә. Ул хаталарыбызны аңларга, аларны кабатламаска, тәүбә кылырга, шулай ук гөнаһлардан һәм Раббыбызга каршы барудан тыелырга өйрәтә. Ул безне һәрнәрсәгә Кодрәтле Раббыбыздан ярдәм сорап, төзәтеп һәм тырышлык куеп, җитешсезлекләребез турында уйланырга мәҗбүр итә.

Аллаһның илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

اتَّقِ اللَّهَ حَيْثُمَاكُنْتَ وأَتْبِعِ السَّيِّئَةَ الْحسنةَ تَمْحُهَا، وخَالقِ
النَّاسَ بخُلُقٍ حَسَنٍ

«Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык, начар гамәлдән соң начарлыкны сөртәчәк яхшылык кыл! Кешеләр белән мөнәсәбәттә дә әхлаклы бул» (Әхмәд).
03/29/2025, 16:30
t.me/dumrf_tat/2502
Ураза бәйрәмебез котлы булсын!
Мөфти шәех Равил Гайнетдин кардәшләребезне Ураза гаете белән котлый
Аның мөрәҗәгатендә мондый сүзләр бар:

«Аллаһы Тәгалә кешегә исәпсез-хисапсыз мәрхәмәт күрсәтте һәм нинди гамәлләрнең яхшылык белән бәхеткә алып барганлыгын аңлатты. Ул яхшылык эшләргә ашыгырга һәм начарлык кылмаска кушты. Ул һәр кешегә бар кешелек дөньясын бәхетле итәргә омтылырга, кешеләрнең үзара мөнәсәбәте ярату, ышаныч, хөрмәт, кызгану һәм ярдәмләшүгә нигезләнүен боерды. Безнең һәркайсыбыз икенче берәвебезгә ярдәм кулын сузарга әзер булсын, нияте игелектә булсын, мәрхәмәтле һәм дус булуы белән аерылып торсын, яхшы сүзләр генә сөйләсен. Шушылар нәтиҗәсендә кеше уңышка, ә тулаем алганда, бар кеше ике дөньяда да бәхеткә ирешә алачак».

Үтә дә игътибары, гаять юмарт һәм миһербанлы мөфтиебезнең үзенең дә изге Рамазан аебызда кылган гамәл-гыйбадәтләрен Аллаһы Раббыбыз кабул кылсын, аннан һәм гаиләсеннән разый булса иде!

Баш мөфтинең гает мөрәҗәгатенең тулы эчтәлеге киләсе хәбәрләрдә ⏬

@DUMRF_TAT
03/29/2025, 16:30
t.me/dumrf_tat/2501
#Рамазан2025
Бәйрәм рухын тоясызмы?
Әлеге фотосурәтне Владивосток шәһәреннән җибәрделәр
Россиянең Ерак Көнчыгышында яңа ай вакыты кергән.
Бүген Рамазан аебызның соңгы уразасы.
Кояш баю белән аны озатабыз.
Ә менә Мәскәү вакытыннан 7 сәгатькә иртәрәк торучы Ерак Көнчыгышта яшәүче мөселманнар ахшам намазын укып, авыз ачканнар инде.
Соңгы ифтар табыны фотосурәтен Владивосток шәһәренең Эгершельд районындагы мәчеттән Приморье крае мөселманнары диния нәзарәтеннән җибәрделәр.
Аллаһ Рамазан аендагы гамәл-гыйбадәтләребезне кабуллардан кылсын!🤲🏻
Диния идарәләрендәге хезмәттәшләребез хәзер фитр садакасын тарату, гает чараларын оештыру мәшәкатьләре белән мәшгуль.

@DUMRF_T
AT
03/29/2025, 14:08
t.me/dumrf_tat/2500
#Рамазан2025
Татар хафизын президент бүләкләде
Сөләйман Бикмаев 2024 елның декабрь аенда Мисырда узган Коръән укучыларның Халыкара ярышында «Коръәнне тулысынча яттан уку» номинациясендә III урынны алган иде
Изге Рамазан аенда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды һәм Сөләйман Бикмаевка бүләкне Мисыр Гарәп республикасы президенты Абделфәттах Сиси үзе тапшырды.
Татар хафизы 60 илнең иң көчле хафизлары белән ярышкан иде.
Сөләйман Бикмаев Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туган, хәзер Казанда укый. Коръәнне 5 яшендә өйрәнә башлап, 13 яшенә ятлап бетергән. Аның беренче укытучысы – әтисе Ислам хәзрәт, ул хәзер Чаадаевка бистәсе мәчетенең имам-хатыйбы. Бикмаевлар имамнар нәселеннән.
Сөләйман Бикмаевның Коръән укуы төшерелгән видеоөзек быелгы Рамазанның соңгы тәравихы алдыннан уздырылган авыз ачу мәҗлесендә төшереп алынды. Сыйфаты хафизга лаеклы булмаса да, Коръән укуны тыңлау өчен яхшы форсат.

Милләттәшебез Сөләйманны халыкара уңышка ирешүе белән котлыйбыз!

@DUMRF_TAT
03/29/2025, 03:11
t.me/dumrf_tat/2499
03/29/2025, 03:11
t.me/dumrf_tat/2498
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә Әл-Кудс көне
Халыкара Әл-Кудс көне Рамазан аеның соңгы җомгасында бар мөселман дөньясы белән бергә Фәләстыйн халкына теләктәшлек белдерү һәм Иерусалимның (Әл-Кудс) әһәмиятле дини һәм мәдәни үзәк статусын саклап калуны хуплау йөзеннән үткәрелә
РФ мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин чакыруы буенча чарага Иран, Фәләстыйн, Сүрия, Судан, Төркия, Иордания, Мавритания, Кыргызстан, Ливан, Алжир, Йемен, Чад, Гамбия, Нигер, Әфганстан һ.б. илләрнең илчеләре килде.
Мөфти Гайнетдин билгеләп үткәнчә, соңгы ел ярымда Фәләстыйн җирендә 50 меңнән артык кеше һәлак булган һәм 110 мең яраланган, аларның күбесе балалар, картлар һәм хатын-кызлар. Моннан тыш төбәктә азык-төлек, су һәм медикаментлар китерү юллары даими ябыла, хастаханәләр һәм мәктәпләр, христиан һәм мөселман гыйбадәтханәләре җимерелә.
Мөфти шулай ук башкаласы Көнчыгыш Иерусалим булган Фәләстыйн җире ислам, христианлык һәм иудаизм вәкилләре өчен тигез хокуклы булырга тиеш дип исәпли.

Тулырак сайтта

@DUMRF_TAT
03/29/2025, 02:55
t.me/dumrf_tat/2497
03/29/2025, 02:55
t.me/dumrf_tat/2496
Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Рамазандагы кичке намазларны, ягъни тәравихны кылучы әҗер-саваплы булачак
Моңа Аллаһ Илчесе Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең сүзләре дәлил:

مَنْ قَامَ رَمَضَانَ إِيمَانًا وَاحْتِسَابًا غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ

«Кем дә кем Рамазанда төннәрен Аллаһтан әҗер-савапка өмет итеп намаз укый икән, аның элекке гөнаһлары гафу ителер» (Әл-Бохари «Сахих»ы, 37; Мөслим «Сахих»ы, 759).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
03/28/2025, 09:55
t.me/dumrf_tat/2495
Рамазанның соңгы көннәрен ничек уздырасыз?
Екатеринбург шәһәрендәге мәшһүр галимебез Ризаетдин Фәхретдин исемен йөртүче рухи-мәгърифәтчел мөселман үзәгендә Рамазан кичләре менә шулай уза.
Үзәк Дружинин урамы, 4 нче йорт адресы белән агымдагы елның 21 февралендә ачылды, анда берьюлы 1000 кеше гыйбадәт кыла ала.
Биредә беренче Рамазан.
Авыз ачканнан соң өйләргә таралу юк.
Бергәләшеп авыз ачалар, тәравих намазын укыйлар, сабак алалар, Коръән укыйлар, аннары сәхәр ашап, иртәнге намазны укыгач таралышалар. Кайберәүләр кояш чыгышына кадәр зикердә кала.

@DUMRF_TAT
03/27/2025, 22:35
t.me/dumrf_tat/2494
​​Мөфти Гайнетдин Мансур хәзрәт Җәләлетдинне котлады
Татарстан мөфтие урынбасары
Мансур Җәләлетдиновка
65 яшь
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең котлавын Мансур хәзрәткә мөфтиебезнең урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов Мәрҗани мәчетендә узган ифтар мәҗлесендә җиткерде.
Котлау хатында кыскача болай диелгән:
Хөрмәтле Мансур хәзрәт!
Сез гомерегезне динебезгә хезмәт итүгә багышладыгыз. Татар дөньясының иң мәшһүр «әл-Мәрҗани» мәчетендә 40 елга якын эшләвегез генә дә ни тора! «Әл-Мәрҗани» мәчетенең татар мәркәзенең йөзек кашы булып калуында һәм гаять зур рухи, тәрбияви һәм мәдәни комплекска әверелүендә сезнең өлешегез биниһая. Сез Казанның имам-мөхтәсибе булган чорда шәһәрдәге дистәләгән Аллаһ йортлары төзекләндерелде, яңартылды. Шулай итеп Сез Аллаһ йортларының җанлануына сәбәпче булдыгыз. Бу Раббыбыз каршында әҗерле хезмәт!
Безгә кадәр күп гасырлар элек яшәгән галимнәрнең һәм хәйриячеләрнең мирасын саклауга һәм үстерүгә фида кылган көчегездән Аллаһы Раббыбыз разый булсын!
Сезгә һәм гаиләгезгә иман ныклыгы, саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс яшьлек көче телим. Аллаһы Тәгалә ике дөньяда да бәхет-сәгадәтен насыйп итсен иде!

@DUMRF_TAT
03/27/2025, 21:25
t.me/dumrf_tat/2493
​​#Рамазан2025
Сугыш елларында да төшенкелеккә бирешмәдек,
җиңәбез дип, шатланып эшләдек
Мөфти Дамир Мөхетдинов тыл ветераны Наилә Измайловага Рәхмәт хаты тапшырды. Бу вакыйга 22 мартта Түбән Новгородта узган өлкә ифтарында булды
Наилә Салават кызы быел көз көне 94 яшен тутыра. Ул Түбән Новгород шәһәре мөселманнарының хөрмәтен казанган
абыстай.
Баш мөфти, Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе шәех Равил Гайнетдин имзалаган Рәхмәт хатында:
«Ислам кыйммәтләрен саклау һәм тарату эшенә зур шәхси өлеш керткәне һәм мөселман өммәте тормышында актив катнашканы өчен» дип язылган.
Наилә абыстай мәдрәсәгә дини гыйлем эстәргә 66 яшендә килгән. Бу хакта ул әтисенең Коръән укыганын күреп үсеп, балачагыннан ук хыялланган була. Ислам нигезләренә төшенгәч, һөнәри осталык арттыру курсларында укып, башкаларны өйрәтергә шәһадәтнамә алган. Хәзер ул инде дин сабакларын укытмаса да, кардәшләребезне вәгазьләп, зирәк киңәшләрен биреп гомер итә һәм кемнәрнедер динебезгә өйрәтә алуына шөкер кыла.
Наилә абыстай Татарстанның Буа районы Черки-Килдураз авылында туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 10 яшь тулмаган була әле. Әмма илгә сугыш афәте төшкәч, балаларга өлкәннәрнең таянычы булырга өйрәнергә туры килә. Алар да эшләгән.
«Беренче көздә үк икмәк белән беренче йөк машинасын фронтка озаткач, шундый шатландык. Егетләр, безнең колхоз беренче булып тапшырды, дип, ий сөенеп кайтты. Без шулай сугыш елларында да җиңәбез дип, шатланып эшләдек. Күңел төшенкелегенә бирешмәдек», - дип искә ала ветеран.
Наилә Измайлова кебек яшьтәге ватандашларыбыз - сугыш чоры балалары, аларга яуда катнашырга туры килмәсә дә, нәкъ менә шул буын илебезне сугыш хәрабәләреннән күтәргән, авыл хуҗалыгы, икътисад, сәнәгать тармагын аякка бастырган, үстергән һәм ниһаять безнең хәзерге мул тормыш өчен көчләрен, сәламәтлекләрен, малларын фида кылган.
Наилә абыстайлар буыны хатын-кызлары урман кискән, торф чыгарган, кул белән сыер сауган һәм завод-фабрикаларда
эшләгән. Авыр булды, ди, Наилә абыстай, әмма шунда ук язмышы белән килешеп: «Аллаһы Тәгалә биргән язмыштан мең-мең риза, мең-мең риза», - дип кабатлый.
Ул кечкенәдән динебезнең күркәм гадәтләрен күреп, тәрбияләнгән.
«Безнең әти дингә бик батыр кеше булды. Коръән укый иде. Ел да авыз ачтырды, корбанын чалдырды. Хәтта колхозда эшләгәндә, гаеткә бармыйсың, дип янаганда да күнмәде. Шулай бер чакырткач: «Минем урынга бер яшь кеше җибәреп торыгыз, мин гает укыйм, аны ташлый алмыйм, мин – мөселман», - дигән. Моның өчен халык арасыннан аңа аяк чалучылар да булды. Әмма ул барыбер гаеткә йөрде. Гаиләбез белән ураза тота идек. Кеше күрмәсен, яктылык урамнан күренмәсен дип сәхәр вакытында әниебез тәрәзәгә паласлар кора иде. Югыйсә, әләкләшәләр».
Динебезнең гүзәл гадәтләрендә тәрбияләнгән Наилә абыстайны хәзерге яшьләрнең гаилә корып яши алмаулары бигрәк тә борчый. Әтиләре исән була торып, балалар ятим үсә, дип уфтана ул. «Гаилә учагын сүндермәскә – иң мөһиме шул. Егетләребез тормыштан курка, диләр. Иләһи әмиин, Аллаһы Тәгалә артын хәерле кылсын. Яшьләрнең күңелләренә йомшаклык, сабырлык биреп, тәүфыйк, миһербан, шәфкать бирсен, йә Рабби Аллам. Һәммәбезгә дә Аллаһы
Тәгаләнең кушканнарын эшләп, тыйганнарыннан тыелып, белемнәр алып яшәргә насыйп булсын», - дип ихлас догасын кыла.

Наилә Салават кызына хәерле гомер телибез, абыстайның догасы кабул булсын!🤲🏻

@DUMRF_T
AT
03/26/2025, 23:59
t.me/dumrf_tat/2492
#Рамазан2025
"Әл-Кадр" сүрәсе аятьләрен Мәскәү Ислам институты студенты Рахмулло Кодиров укый

Тәхкыйк, Без Коръәнне Кадер кичендә иңдердек.

Кадер кичәсенең нәрсә икәнен каян белерсең?

Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.

Ул кичәдә Раббылары рөхсәте белән фәрештәләр һәм әр-Рух [Җәбраил галәйһиссәләм] төшәр.

Таң атканчы иминлек булыр.

@DUMRF_TAT
03/26/2025, 15:27
t.me/dumrf_tat/2491
#Рамазан2025
​​Пәйгамбәребез нәсыйхәте
Рамазанның соңгы ун көнендә иң еш укыла торган догабыз

اَللَّهُمَّ إِنَّكَ عَفُوٌّ كَرِيمٌ تُحِبُّ الْعَفْوَ فَاعْفُ عَنِّي

Укылышы: «Әллааһүммә иннәкә гафүввүн кәримүүн түхиббү-л-гафвә фәгъфү ганнәә»
Тәрҗемәсе: Әй Раббым, Син Гафу итүче, Юмарт, Син гафу итүне яратасың, безне дә гафу ит.

Аллаһы Раббыбыз догаларыбызны кабул кылсын, гамәл-гыйбадәтләребездән разый булсын иде 🤲🏻

@DUMRF_T
AT
03/26/2025, 13:44
t.me/dumrf_tat/2490
Repost
158
03/25/2025, 18:30
t.me/dumrf_tat/2489
03/25/2025, 17:48
t.me/dumrf_tat/2487
Мөфти шәех Равил Гайнетдин кешелеклелек кыйммәтләрен таратканы өчен Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең югары бүләгенә лаек
Әлеге бүләк күренекле дин, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләренә тапшырыла
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенә бу махсус бүләк Әбү-Дабида узган Изге Коръән һәм Коръән фәннәре халыкара премиясе чарасын ябу тантанасында тапшырылды.
Бүләкне БГӘ вице-премьеры, эчке эшләр министры шәех Сәйф ибне Зәид Әл Нәһәйян тапшырды.
Кичә ахырында мөфти Гайнетдин иң көчле Коръән-хафизларны бүләкләүдә катнашты.
24 март кичендә мөфти шәех Равил Гайнетдин шаһзадә шәех Халид ибне Мөхәммәд ибне Зәид Әл Нәһәйяннең шәхси чакыруы буенча БГӘ дәүләт эшлеклеләре катнашындагы ифтар мәҗлесендә булды. Һәм Россия имамнары, Россия өммәте исеменнән сәламләү ирештерде.
Шушы ук көнне Россия Президенты Владимир Путин телефон аша Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Мөхәммәд ибне Зәид Әл Нәһәйянне һәм аның халкын изге Рамазан ае белән котлаган иде.

Мөфтиебезне дәрәҗәле бүләге белән котлыйбыз!

@DUMRF_TAT
03/25/2025, 17:48
t.me/dumrf_tat/2488
#Рамазан2025
Байкал аръягы мөселманнары бу көннәрдә аеруча тырышып игелек кыла
Алар Рамазан аеның соңгы 10 көне өчен «Яхшылык эшлә» акциясен игълан иткән
Мәсәлән, узган җомгада Байкал аръягы мөселманнары диния идарәсе вәкилләре 321 нче округ хәрби клиник госпиталендә булган һәм анда дәваланучы махсус хәрби операция ветераннары белән күрешкән.
Диния идарәсе рәисе урынбасары Абдиваси Арыновның «Вести-Чита» тапшыруына
сөйләгәненнән
аңлашылганча, алар күчтәнәчне аерым мөселманнарга гына бирми, ә һәр ветеранга тигез итеп өләшә, чөнки Ватаныбыз бер булган кебек каһарманнарыбыз да тигез.
Сугышчыларга Рамазан күчтәнәчен төбәк диния идарәсе белән Байкал аръягында яшәүче халыклар диаспорасы туплаган.
Бу атнада мөселманнар Рамазан игелеген балалар йорты белән картлар йортына җиткерергә ашыга.

Фотосурәт чыганагы

@DUMRF_TAT
03/25/2025, 01:05
t.me/dumrf_tat/2486
​​Crocus City Hall фаҗигасына бер ел:
йөрәкләребездә төзәлмәс яра
2024 елның 22 мартында Мәскәүдәге Crocus City
Hall залында кичке чара вакытында булган коточкыч теракт бар дөньяны тетрәндерде. Террорчылар моңа кадәр күрелмәгән салкын канлылык белән тамашачыларга атты һәм концерт залына ут төртте. Ул кич 145 кеше өчен гомеренең соңгы киче булды, 550дән
артык кеше җәрәхәтләнде, йөзләрчә гаиләгә бу канлы вакыйга төзәлмәс җан ярасынсалды.
Үзләрен ДАИШ террорчылык оешмасы тарафдарлары дип игълан иткән җинаятьчеләрнең гамәлләренә мөфти шәех Равил Гайнетдин үзенең вәгазендә мондый бәя биргән иде: «Аллаһы Тәгаләнең «үтермә» боерыгына, бигрәк тә бөек Ураза ае –Рамазанда да буйсынмагач, алар кемнәр соң? Алар Аллаһка түгел, ә балаларны, аталарны һәм аналарны үтерергә мәҗбүр иткән шайтаннарга буйсынган. ( ... ) Шундый авыр гөнаһ өчен алар бу дөньяда да хөкем ителәчәк, ә ахирәттә аларны төп хөкем – Аллаһ хөкеме көтә! Алар Аллаһ Коръәндә әйткән «ягулыгы кешеләр һәм ташлар булган Ут» әһелләре булачак».
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә һәм Россиядәге башка мәчетләрдә һәлак булганнарның рухларына багышлап, яраланганнарга савыктыру сорап, һәлак булганнарның гаиләләренә сабырлык, чыдамлык һәм рухи көч теләп Аллаһы Тәгаләгә ялвардык, халкыбызны мондый фаҗигаләрдән саклавын, Россия җиренә тынычлык һәм тәртип бирүен сорадык.

@DUMRF_TAT
03/22/2025, 18:35
t.me/dumrf_tat/2485
Дамир Мөхетдиновка
Россия Президентыннан
Рәхмәт хаты
21 мартта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.
РФ Президентының иҗтимагый проектлар идарәсе башлыгы Сергей Новиков Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары мөфти Дамир Мөхетдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.

Россия Президенты имзалаган документ социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашырган өчен дә тапшырылды.

Дамир Вәисович Россия Президентлары Владимир Путин белән Дмитрий Медведев указлары нигезендә
2012-2014 нче,
2016-2017 нче һәм 2017-2020 нче елларда
РФ иҗтимагый палатасы әгъзасы булды.

Дамир хәзрәтне дәрәҗәле бүләге белән тәбриклибез!

@DUMRF_TAT
03/22/2025, 13:40
t.me/dumrf_tat/2484
#Рамазан2025
Нәфес тәрбиячесе - Ураза
«Ислам рузәсе яшәү көчен җуяр өчен, сәламәтлекне какшатыр өчен бирелмәгән. Ул кешенең нәфесенә хуҗа булырга өйрәтер өчен хезмәт итә. Инсанның фантазиясе һәм нәфесе нинди генә булмасын, бары алар белән идарә итү сәләте генә кешене чын кеше итә. Бу күркәм әхлак һәм кеше абруеның нигезе».
Муса Бигиевнең «Озын көннәрдә рузә» әсәреннән өзек

t.kuran-hafiz.ru тәрҗемәсе

Галимнең китабы сурәте Милли электрон китапханәдән алынды

@DUMRF_TAT
03/21/2025, 23:25
t.me/dumrf_tat/2483
Коръән нәсыйхәте
Кадер кичәсен кем дә кем догада үткәрсә, Аллаһ теләсә, ул Раббысының кичерүенә һәм мәрхәмәтенә өмет итә ала. Коръәндә болай диелгән:

لَا تَقْنَطُوا مِن رَّحْمَةِ اللَّهِ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ

«Аллаһның рәхмәтеннән өмет өзмәгез. Чөнки Аллаһ гөнаһларның барысын да гафу итә, һичшиксез, Ул — Гафу итүче, Рәхимле»
(«Әз-Зүмәр» сүрәсе, 53 аять).

Җомга көн мөбарәк булсын!

@DUMRF_TAT
03/21/2025, 10:28
t.me/dumrf_tat/2482
#Рамазан2025
Аллаһ ризалыгына ашык
Рамазанның калган өлешендә нинди гамәлләр башкарырга мөмкин әле?
Рамазан ае тәмамланырга да күп калмады. Елның иң бәрәкәтле вакыты санаулы көннәрдән тора шул. Шулай да әҗер-саваблы булырга вакыт бар әле.
Рамазан шәрифнең соңгы көннәрендә аеруча нәрсәгә игътибар итәргә һәм нинди гамәлләр кылырга мөмкин?
Мәскәүдәге Тарихи мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Садыйков киңәшләренә колак салыйк әле:

https://vk.com/video-35660386_456240758

@DUMRF_TAT
03/20/2025, 19:06
t.me/dumrf_tat/2481
Россия хәрбиләренә «Рамазан Кәрим» аша ярдәм итәбез
«Рамазан Кәрим» акциясе нигезендә тупланган гуманитар ярдәм йөге Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына алып барып җиткерелде Гуманитар миссияне Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов җитәкләде. Ярдәм йөгендә берничә тонна азык-төлек бар.
Хәрбиләргә адресланган ярдәмне исә Мариупольдә Республика ифтары көнендә бер хәрби частьның танк батальоны файдасына майор Инсаф Саматов белән танк ротасы командиры өлкән лейтенант Рифат Фәйзулловка тапшырылды.
Ә азык-төлек Донбасс мөхтәсибәтендә, киләчәктә халыкка тарату өчен бушатылды.
Кичә - 19 мартта диния идарәбез делегациясе Россия Оборона министрлыгының «Урзус» тернәкләндерү үзәгендә булды. Медицина учреждениесенә шулай ук «Рамазан Кәрим» акциясе нигезендә 4 тоннадан артык азык-төлек китерелде.
Әлеге госпитальдә бер ай элек ачылган мәчеткә мөфти шәех Гайнетдиннән михраб белән мөнбәр бүләк ителде.

Рамазан аебыз игелекле гамәлләргә бай булсын 🤲🏻

@DUMRF_T
AT
03/20/2025, 14:00
t.me/dumrf_tat/2480
03/20/2025, 14:00
t.me/dumrf_tat/2479
​​Мариупольдә Донецк Халык Республикасы ифтарында хәрбиләргә бүләкләр тапшырылды
18 мартта Мариуполь шәһәрендә республика ифтары уздырылды
Рамазан ае чарасы хәйрияче Сөләйман Кәримов акчасына оештырылган «Рамазан Кәрим» бөтенроссия акциясе нигезендә
үткәрелде.
Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән
сәламләү сүзләрен, аның урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов җиткерде.
«Бүген махсус хәрби операциядә җиребезне явызлыктан һәм фашизмнан саклаучы Ватан сакчыларына аеруча кайнар сәламнәребез һәм иң изге теләкләребез! Без Аллаһы Тәгаләгә кеше гомерләрен саклап калуын, Ватаныбызга җиңү һәм тынычлык бирүен сорап ялварабыз! Без Галәмнәрнең Хуҗасыннан хәрбиләребезне исән-сау килеш үз гаиләләренә кайтаруын, хаклык һәмгаделлек өстен чыгуын сорыйбыз!» - диелгән мөфтинең хатында.
Рәфыйк Фәттахетдинов махсус хәрбиоперация хәрбиләренә «Рухи бердәмлек өчен» Россия мөселманнары медальләрен тапшырды.
Донецк Халык Республикасы мөселманнары диния идарәсе рәисе Рәшид Брагин республика мөселманнарына даими ярдәм күрсәткәне
өчен мөфти Гайнетдингә ихлас рәхмәтен җиткерде.
Авыз ачу мәҗлесендә мөселманнар мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм Кәримовлар гаиләсе өчен, Ватанны саклаучы сугышчыларыбызның иминлеген сорап, дога кылды.
Аннары тәравих намазы укылды. Аны Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Марат Аршабаев җитәкләде.
Аннан алдагы көндә - 17 мартта Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына гуманитар йөк юлланды.

@DUMRF_TAT
03/20/2025, 13:30
t.me/dumrf_tat/2478
#Рамазан2025
Мәскәү Җәмигъ мәчетендә гаеткә әзерлек башланды
Бүген - 19 мартта махсус белгечләр килеп, мәчетнең төп залындагы люстраны төшереп, юдылар.
Гает иртәсендә аның
350 яктырткычы тагын да нурлырак булачак.
Гөмбәз рәвешендә ясалган әлеге люстра гаять зур. Аның авырлыгы 1,5 тонна. Киңлеге - 4,3 метр, ә биеклеге – 7,6 метр. Эчендә - 350 лампочка.
Ураза бәйрәменә Аллаһ йортының диварлары да юылачак.

Видеода люстраның түшәмнән төшерелгән мәле

@DUMRF_TAT
03/19/2025, 16:31
t.me/dumrf_tat/2477
#Рамазан2025
Мәккә азат ителгән көн Рамазанның 19 нчы көне Мәккә азат ителгән көн Һиҗри календарь буенча
8 нче елда бу көнне мөселман гаскәре Исламдагы төп изге урынны мөшрикләрдән азат итә, ә Аллаһ Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бериләһлелекнең җиңүе турында хәбәр итеп, Кәгъбәтуллаһны потлардан чистарта.

Фотосурәт интернет киңлегеннән алынды
@DUMRF_TAT
03/19/2025, 16:26
t.me/dumrf_tat/2476
#Рамазан2025
​​Йөрәкләрне ачкан «Рамазан Кәрим» очрашуы
Чуна бистәсенең татар мәхәлләсе ифтар чарасын күрше авылда оештырган
18 март көнне Чуна бистәсендә төзелеп килүче «Ихлас» мәчетенең имамы Сәлахетдин Сәгъдиев белән мәхәллә рәисе Финдия Дәүләтхуҗина Өч нарат (Күлиш) авылы халкы белән очрашуга барган.
Иркутск өлкәсендәге әлеге татар авылы Чуна бистәсеннән 48 чакрымда урнашкан. Авылда аграр юнәлештә белем бирүче 9 сыйныфлы мәктәп бар икән. Мөселман җәмәгатьчелеге башта балалар белән күрешкән. «Кызыклы уеннар һәм мавыктыргыч бәйгеләр аша Рамазан аеның мәгънәсен аңлатырга тырыштык, балалар халкыбызның рухи-милли горефләре белән танышуны ихлас күңел белән кабул итте, Рамазанга багышланган рәсемнәр ясаганнар иде. Алар үзләрен гаять зур мөселман дөньясының бер өлеше итеп күрде», - дип сөйләде Финдия ханым.
Шул ук көнне мәктәптә олылар беләндә очрашу үткәргәннәр. Анысы татарча гына узган – Өч нарат авылының халкы әле туган телендә аралаша. Сәлахетдин хәзрәт белән Финдия ханым дини вәгазь сөйләгән, Чуна бистәсе мөселман оешмасының эшчәнлеге белән таныштырган. Милләттәшләр очрашуы җәмәгать намазы һәм татар ашлары тәкъдим ителгән авыз ачу мәҗлесе белән төгәлләнгән. Табынга токмачлы аш, өчпочмак, бавырсак, кыстыбый, пәрәмәч пешердек, диде Финдия ханым.
Милләттәшләргә тансык әлеге очрашу Өч нарат авылы өлкәннәренең күңелен йомшарткан, алар Чуна бистәсе
кардәшләребездән киләсе очрашуга намазга өйрәткән, динебезне аңлаткан китаплар дп алып килүләрен сорап калган.
Онытылмаслык бәйрәм оештырганнары өчен мәктәп укучылары Финдия Дәүләтхуҗинага рәхмәтен мәктәпнең вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә дә ирештергән.

Авыз ачу мәҗлесе Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе тарафыннан меценат Сөләйман Кәримов акчасына оештырылган «Рамазан Кәрим-2025» акциясе нигезендә тормышка ашырылган.

Күбрәк фотосурәтләр вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәбездә

@DUMRF_TAT
03/19/2025, 14:56
t.me/dumrf_tat/2475
03/19/2025, 03:46
t.me/dumrf_tat/2471
03/19/2025, 03:46
t.me/dumrf_tat/2470
03/19/2025, 03:46
t.me/dumrf_tat/2473
Рамазан чатырында Татарстан кичәсе Мөфти Гайнетдин, Россия вице-премьеры Хөснуллин һәм республика рәисе Рөстәм Миңнеханов Ватан сакчыларын хөрмәтләде                         ◻️18 март кичендә Мәскәүдәге «Шүһәдә» мәчете мәйданында «Рамазан чатыры»нда Татарстан…
03/19/2025, 03:46
t.me/dumrf_tat/2474
03/19/2025, 03:46
t.me/dumrf_tat/2472
Рамазан чатырында Татарстан кичәсе
Мөфти Гайнетдин, Россия вице-премьеры Хөснуллин һәм республика рәисе Рөстәм
Миңнеханов Ватан сакчыларын хөрмәтләде
                       
◻️18 март кичендә Мәскәүдәге «Шүһәдә» мәчете мәйданында «Рамазан чатыры»нда Татарстан Республикасы исеменнән ифтар уздырылды.

◽Кичәгә Россия дәүләт эшлеклеләре, башкаланың татар җәмәгатьчелегенең күренекле вәкилләре, гарәп-мөселман дәүләтләренең махсус һәм тулы вәкаләтле илчеләре җыелды. 
          
◽Ифтарга килүчеләрне Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән котлау белән рәис урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.

◽Быел әлеге Аллаһ йорты янындагы мәйданда «Рамазан чатыры» 20 нче мәртәбә оештырылды. 

◽Мөфти Равил Гайнетдин, Рамазан аеның Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте һәм мәгъфирәте бирелгән вакыт булуын ассызыклады. Ул үзенең чыгышын Бөек Ватан сугышы вакытында илебезне фашизмнан саклаганда һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлегенә багышлады һәм Мәскәүдә «Шүһәдә» (Мемориаль) мәчетен төзү елларын искә төшерде.
«Без Рамазан
ае чараларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлыйбыз. Кичәләребездә Бөек Җиңүнең мәгънәсе ачыла һәм бу чараларның эчтәлегендә «кызыл җеп» булып фашизмга юл куймау һәм ата-бабаларыбызга килгән фаҗигане кабатламау өндәмәсе уза»,- дип чакырды баш мөфти. Һәм ифтарга кунак булып килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларны аерым сәламләде.

◽Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Рамазан чатыры» чарасының төрле милләт һәм дин кешеләрен берләштерә торган проект булуына басым ясады. Бар дөнья татарларының лидеры әлеге проект киләчәктә дә җәмгыятьнең әхлакый нигезләрен һәм милләтара, динара татулыкны ныгытырга ярдәм итәр, дигән ышанычын белдерде.

◽Россия Президентының эчке сәясәт идарәсенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы Евгений Еремин да үз чыгышында, кичәнең хуҗасы - Татарстан Республикасын зур Россия Федерациясенең күчермәсе, дип тасвирлады. Чөнки аның фикеренчә, нәкъ менә Татарстан күпмилләтле Россия халкының дуслыгын һәм бердәмлеген гәүдәләндерә.

◽Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин үз чыгышында: «Бүген дөнья җитди сынаулар белән очраша. Әмма Россия мөселманнары бар Россия халкы белән бергә махсус хәрби операция барышында батырлык һәм фидакарьлек күрсәтә, уртак
эшебезгә бәһаләп бетергесез өлеш кертә. Бу безнең көчебезнең бердәмлектә булуына ачык дәлил», - дип сөйләде.

@DUMRF_TAT
03/19/2025, 03:45
t.me/dumrf_tat/2469
#Рамазан2025
Рөстәм Миңнеханов: "Өйдәге кебек"
Мәскәүдәге "Рамазан чатыры"н Татарстан Рәисе әнә шулай бәяләде

@DUMRF_TAT
03/18/2025, 20:13
t.me/dumrf_tat/2466
#Рамазан2025
Рамазан чатырында Татарстан киче
Мәскәү шәһәрендәге Шүһәдә (Мемориаль) мәчет мәйданында оештырылган Рамазан чатырында бүген Татарстан Республикасы кичәсе.
Әлеге рухи-мәдәни чарада Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Кичәне турыдан-туры эфирда Мәскәү мөселманнары диния идарәсенең вконтакте социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсеннәнх карагыз

Мәскәү Рамазан чатыры быел 20 нче тапкыр уздырыла.

@DUMRF_TAT
03/18/2025, 18:05
t.me/dumrf_tat/2465
​​Санкт-Петербургта академик Крачковский исемендәге укулар башланды
Фәнни чараны Россия милли китапханәсе белән Мәскәү ислам институты оештыра
Конференция Көнчыгышны өйрәнү тармагына нигез салучыларның берсе булган, академик Игнатий Крачковскийның (1883-1951) мирасын барлауга һәм өйрәнүгә багышланган.
Чарада катнашучыларга Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләвен юллады. Анда: «Академик Крачковский исемендәге беренче фәнни укуларны оештыру һәм үткәрү – фән, Россиядәге ислам белеме, теология һәм Коръән гыйлеме өчен, шулай ук Игнатий Юлианович
мәктәбе шәкертләре өчен зур вакыйга», - диелә.
Фәнни укуларның пленар өлешендә Россия милли китапханәсе генераль директоры Денис Цыпкин; Дәүләт Эрмитажы генераль директоры, РФА академигы, тарих фәннәре докторы Михаил Пиотровский; РФАнең Көнчыгыш кулъязмалары институты директоры, тарих фәннәре докторы Ирина Попова һ.б. чыгыш ясады.
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең
беренче урынбасары, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдиновның доклады «Печатные экземпляры Корана в Мемориальном кабинете академика И.Ю. Крачковского» дигән темага багышланачак.
Фәнни укулар бүген һәм иртәгә дәвам итә. Аның барышында Көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә хезмәт куйган галимнәрнең фәнни мирасы, шулай ук Крачковский өйрәнгән темаларны үз эченә алган тикшеренү турындагы докладлар укылачак.

@DUMRF_TAT
03/17/2025, 16:45
t.me/dumrf_tat/2463
​​Көнчыгышны өйрәнү институты директоры:
борынгы татар тарихын өйрәнәбез
Рамазан аеның 13 нче ураза көне тәмамланганда Мәскәү Җәмигъ мәчетендә фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләре өчен ифтар чарасы үткәрелде
Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты
директоры, тарих фәннәре докторы Аликбер Аликберов
Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе, аерым алганда, «Мәдинә» нәшрият йорты белән үзе җитәкләгән фәнни институтның хезмәттәшлеге дәвамлы булуын ассызыклады. Һәм хәзер Көнчыгышны өйрәнү институтында алып барыла торган 2 төп эш юнәлеше турында сөйләде.
«Безнең институтта ике яңа юнәлеш бар. Аларның беренчесе - төркиләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү, моның өчен тулы бер лаборатория һәм зур планнар корылды. Икенче юнәлеш - татарларның борынгы тарихын өйрәнү. Нәкъ менә татар тарихын. Ул Кытай чыганакларын өйрәнүгә нигезләнгән. Төрки тематика киң һәм ул «евразиячелек» дигән яңа терминны аңлауга да кагылганлыктан, без параллель рәвештә күп кенә кызыклы, шул исәптән гарәп текстларын да рус теленә тәрҗемә итәчәкбез. Мәсәлән, Җүвәйнинең «Дөньяны яулап алучы тарихы»н, Гардизи әсәрләрен һәм әлегә кадәр басылмаган башка текстларны», - дип чыгыш ясады.

@DUMRF_TAT
03/17/2025, 16:30
t.me/dumrf_tat/2462
#Рамазан2025
Мәскәүдә тәравих
Әлеге видеоөзектә Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге тәравих намазын мәчетнең имамы, Коръән-хафиз Әхмәд Залихаев җитәкли.

Рамазан ае гамәл-гыйбадәтләребезне Раббыбыз кабул кылсын! 🤲🏻

@DUMRF_T
AT
03/16/2025, 11:26
t.me/dumrf_tat/2461
03/15/2025, 19:21
t.me/dumrf_tat/2455
Search results are limited to 100 messages.
Some features are available to premium users only.
You need to buy subscription to use them.
Filter
Message type
Similar message chronology:
Newest first
Similar messages not found
Messages
Find similar avatars
Channels 0
High
Title
Subscribers
No results match your search criteria