Your trial period has ended!
For full access to functionality, please pay for a premium subscription
RA
изумительно кзк
https://t.me/ramis_latipov
Channel age
Created
Language
Tatar
-
ER (week)
34.53%
ERR (week)

Наблюдениеләр

Messages Statistics
Reposts and citations
Publication networks
Satellites
Contacts
History
Top categories
Main categories of messages will appear here.
Top mentions
The most frequent mentions of people, organizations and places appear here.
Found 100 results
https://vk.com/video-224988922_456239198

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу (табынырга ярамый диделәр!)
Опера театры янында шигырь бәйрәме шушындый мини форматта узды быел.

Опера һәйкәле янында булмый бит инде быел Шигырь бәйрәме, шуңа быел һәйкәлгә чәчәкләр салганда шигырь бәйрәме чалымнары булып алды. "Киләсе елларда кайтырбыз", - диде Язучылар берлеге рәисе. "Башка урыннарда да уздырырбыз", - диде.

Монда Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Мөхәммәт Мирза, Наил Касыймов шигырь укыды. #габдуллатукай
04/26/2025, 11:18
t.me/ramis_latipov/669
Телеграм дустым жибәрде ТНВдагы чыгышымны🙂
04/26/2025, 08:42
t.me/ramis_latipov/668
Мин страшнОй спектакль карадым Түбән Кама театрында. Беренче тапкыр “Реквием по мечте”ны караганнан соң, беренче тапкыр Золяның “Западня”сын укыганнан соңгы хисләрне кичердем сымак булып тоелып киткәндәй шикелле кеби. Бүген премьерасы була – кем дә кем әле татар сәхнәсендә булмаган-бармаган спектакль күрергә тели, барып карый аласыз. Кем карамый инде... кем белә, бәлки ул бәхетлерәктер. Тормышында абьюзерлар янәшә булганнарга карау авыр булыр бу спектакльне сыман.
04/25/2025, 15:06
t.me/ramis_latipov/667
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/658
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/664
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/663
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/659
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/665
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/657
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/660
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/661
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/662
04/25/2025, 15:02
t.me/ramis_latipov/666
Ул – Минтимер Шәймиев чорында да эшләгән соңгы могикан, аны Казанга да күп тапкырлар башка җитәкче урыннарга кодаладылар, әмма ул үзе булдырган районда калды. Хәзер инде элеккечә кайнар холык түгел, аксакалларча фикер йөртә һәм идарә итә дип беләм.
Әтнә районы – мәгърифәтле район. Кем дә кем белми – Татарстан җирендә татарның беренче таш мәчете Казанда түгел, нәкъ менә Бәрәскә авылында сәүдәгәр Ибраһим Борнаев тырышлыгы белән 1769 елда салына. Татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани Әтнә ягыннан, вә һәм дә хәзер татарның күз өстендәге каш булган театр эшлеклеләре дә Әтнә ягыннан. Төрек филологиясенә нигез салган Рәшит Рахмати Арат та Иске Өҗем малае. Шуңа да мин гел авыл турында гына сөйләгәч, болар җир сөрүдән башканы белми икән дип уйламагыз. Икмәк булса – җыр да була.

Бер эпоха китеп бара. Саф татар районын булдырган, аның чын авыллыгын саклап калган, театрлы Әтнә районы җитәкчесе ул менә шундый. Без барыбер читтән карап беләбез, иң гадел бәяне Әтнәләр бирә алачак инде Габделәхәт Хәкимовка – шунда яшәүчеләре. Хәер, моңа кадәр аларның башка җитәкче күргәннәре булмады бит, иң дөресе киләчәктә бирелгән бәя булыр. Ни генә булса да, Габделәхәт Хәкимовка – исәнлек-саулык, озын гомер, тынычлык, шундый казанышларга ирешкәне өчен – рәхмәт, әтнәләргә – уңышлар!
04/24/2025, 13:00
t.me/ramis_latipov/656
Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов вазифасыннан китәчәк икән дип язды “Бизнес Онлайн”. 35 ел районны җитәкли – шулкадәр озак эшләгән бердәнбер район җитәкчесе! Утны, суны гына түгел, әллә нәрсәләрне кичкән.

1990 елда Әтнә районын Арчадан аерып чыгарып, суверенитет алган, шул суверенитет яулап алуда бик оста итеп сәяси, административ ысулларны кулланган җитәкче. Ул хакта бер тапкыр көлеп Минтимер Шәймиев тә сөйләгән иде – Әтнә халкы суверенитет сорап Казанга килә, ә Әхәт берни белмәгәнгә сабыша дип. Ничек итсә итте, саф татар районын оештырып чыгарды бит дип мактаган иде аны. Әтнәдә бөтен авыллар да татар авыллары.
Нинди генә басымнар булса да, Габделәхәт Хәкимов районга бер генә инвесторны да кертмәде. Халкы тырыш, хуҗалыклары эшләп тора – Вамины да тыгылып карады анда, башкасы да, әмма ул хуҗалыкларны хуҗалык итеп саклап калды. Хәзер әҗерен күрәләр – хуҗалыкларында мал-туар, “Әлифба” китабындагыча – маллар көр, азык мул. Проблемалары бардыр инде үзеңчә көн итүнең, әмма авыллары белән эшсез калып, Казанга хәер эстәргә чыгып китмәде халкы.

Район Татарстанда иң кечкенә ике районның берсе булса да (икенчесе Кайбыч), авыл хуҗалыгы буенча беркайчан да алдагы бишлектән төшмәде кебек. Халкы – нибары 12,5 мең, мәйданы – кадәр генә (684 км²). Сингапур кадәр генә. Эше белән дә Сингапур кеби дияргә була (Россия күләмендә бәяләгәндә). Әтнә районы 2019 елда Волгоград һәм Новгород өлкәләре бергә!!! җитештергән кадәр сөт сава иде – көненә 213 тонна. Волгоградта нинди җирләр, нинди кояшлы һава торышы да, Әтнәдә нинди? Шулай, ул кара туфрак үзлегеннән генә тауар бирми шул, ә Әтнәдә саран җирдән тырышып-тырышып, Ашыт үзәненнән кул белән печән чабып та малга азык әзерлиләр. Территориясе буенча теге ике өлкә Әтнәдән 244 тапкыр зур, халкы 242 тапкырга күбрәк! Тырышлык тау күчерә.

Фәләнчә йөз еллар буена бер җитәкче булгач, Әтнәдә Габделәхәт Гыйлемханович әйтмичә агач яфрагы да селкенми иде инде билгеле. Бервакыт Әлки һәм Әтнә беренче булып бетерде уракны, президентка ипи пешереп алып килделәр. Рөстәм Миңнеханов әйтә – идарә итүнең төрле юнәлешләре дә эффектив була ала. Менә – “Красный Восток” булган капитализм, дип Айрат Хәйруллинга карады да, Әтнә башлыгына карап торды-торды да, көлеп җибәрде: “Тоталитарный режим!” – ди.

Габделәхәт Хәкимов яшьрәк чагында бик кайнар дип сөйлиләр иде шул, мәзәкләр дә сөйлиләр иде аның үзенчәлекле идарә ысуллары турында. Берсен язам - бер агай урлап печән чабып ята икән, ул килеп чыккан ди, имеш. Юлдан барганда күргән дә, машинасы белән дамбадан төшә башлаган икән, чокырга төшкән. Моның ачуы тагы да кабарган – чыккан да урлашкан агайга таба басудан йөгергән. Агай күргән дә моны, машинасы астына кереп качкан. Бу машина тирәсендә йөри икән – ә теге аста күченеп йөри, ди. “Чык!” – ди икән. “Чыкмыйм, Әхәт абый, чыксаң, кыйныйсың”, - ди икән теге. “Чык, ачуым басылсын, бер генә сугам!” – дигән теге. Чыккан инде агай, башлык та сүзендә торган, ди. Менә шундый хикәяте сычкан – дөресме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма шундый легендалар йөри торган легендар Габделәхәт Хәкимов!

Россиянең шундый зур өлкәләре кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү уен эш түгел – оештырырга, кирәкле кешеләрен табарга, нәтиҗәле, әмма коточкыч зур финанслар сорамый торган технологияләр кулланырга кирәк. Ә Әтнәдә терлекчелекнең “инвесторларча” технологияләрен түгел, үзләренә туры килердәе кулланыла. Әмма шунысын әйтергә кирәк – кайнар һәм гайяр булса да, Әтнәләрнең үзләре кебек тыйнак, басынкы район башлыгы барыбер. Аның беркайчан да мин-мин-мин дип телевидение чакыртып үзен мактатып йөргәне булмады, киресенчә, андый ялтырауны яратмый ул. Әтнә өчен булсын дип эшләде һәм ихлас дип уйлыйм. Хәтта Сабан туйларында да шулай – әллә нинди кыйбатлы җырчыларны чакыртып, үзен мактатып җырлатмады, үз җырчылары белән чын Сабан туе уздыралар Әтнәдә.

Сүз дә юк, бар да бер кулда булгач, бер кеше озак идарә иткәч, минуслары була, мин үзем дә телевидениедә эшләгәндә Әхәт Гыйлемхановичны күп тәнкыйть иттем, дөресен генә әйткәндә. Мин тәнкыйтьлим, ул үз позициясен аңлата иде.

дәвамы...
04/24/2025, 12:57
t.me/ramis_latipov/655
Ленин бабайның бөтен йөргәне әрәмгә калды... Өтергәнгә чабып йөргән,пустойга дип.

Иске гәзитләрне актарганда килеп чыкты "Татарстан яшьләренә" борынгы заманда язганмын.

Ленин бабайның бөтен йөргәннәре әрәмгә калды. Шуны уйлыйм да, жәллим үзен. Маркыс белән Иңгелес әйткәннәрне үтәргә йөргәненең бер файдасы булмады.
Әмирикә тулы ач-әрвахлар, чат саен хәерчеләрдип сөйлиләр иде без яшь чакта. Ул бичараларны жәлләп, үзебезнең ач икәнне дәонытып тора идек. Хәзер үзебездә дә кая карама хәерче. Хәер сорап өйгәкерсәләр, син күрмәгәндә, берәр нәрсәңне эләктереп чыгып китәргә генә торалар.

Ленин бабай нәрсәгә генә бөтен кешене тигезлим дип пустойга чабып йөрде икән, мескен? Уку бушлай, бөтен кеше галим булырга тиеш дип,наданнарның да миен черетеп укытып азапландылар бит. Хәзер, әнә, бөтенесе галим, эшләргә генә кеше юк.

Урамда сукбайлар йөрмәсен, бөтен кеше эшләсен дип тырышты Ленин бабай. Әмирики тулы машина, мескеннәрнең фатирлары юк дип сөйләп елаталар иде. Фатарлары булмаса да, машиналары бар, машиналарында төнкуналар икән бичаралар. Ә бездә нәрсә хәзер? Ике кешенең берсенең өе юк, аныңкаравы кеше саен машина.

Тынычлык кирәк дип йөргән булды инде. Тынычлыкөчен көрәшә торгач, көрәшми тора алмас булдык. Хәзер, әнә, безнекеләрнең сугышлардан айный алганы юк!
Әмирикәдә бөтен кеше акча артыннан чаба, буржуйлар акча эшли, халык бөкресен чыгарып бил бөгә диләр иде. Нәрсә булдыинде Ленин бабай көрәшкәннән? Әнә, бездә дә бөтен кара халык алпавытларга бил бөгә.

Ленин бабай и көрәште, и көрәште инде мәчетләр белән. Беренче класстан ук тукыйлар иде Алла юк дип. Хәзер, әнә – авыл саенмәчет, Аллага шөкер. Бу яктан бер дә акыллы кеше булып чыкмады Ленин бабай,акыллы булса, Аллаһы Тәгаләне җиңәм дип йөрмәс иде.

Чит илдә бүлнисләр түләүле, духтырлар акча өчен булмаган авыруны да табалар, бездә бушлай диләр иде.Бездә дә хәзер акчаң булмас, ник егылып үлмисең, арт шәрифеңә тибеп чыгаралар.

Бөтен йөргәне әрәм булды Ленин бабайның. Ул үзенчә, булсынга йөргән бит инде. Эшлим дигән фикер булган башында. Хәзер влачта утыручыларның башына андый фикер ялгышып та кереп чыкмый.

Күрше әби сөйләгәннәрне Рәмис Латыйпов язып алды. 2009 ел
04/22/2025, 22:09
t.me/ramis_latipov/654
04/22/2025, 22:09
t.me/ramis_latipov/653
Балтач районы игенчеләре. Якшәмбе көнне чәчүгә чыкканнар иде. "Бодай чәчсәң, сазга чәч" дигәнне истә тотып, дым беткәнче чыкканнар, ә дамба яны юеш иде, менә бераз батып алганнар.

Монда бөтенләй башка тормыш. Ихлас, чын күңелдән булсын дип йөргән кешеләр. Йөзләренә чыккан шулай икәне.

Монда сәяси пычрак уеннар да, еллар буе дус булып елмаеп йөреп, аяк чалулар да, егылганның өстеннән таптап чыгып китүләр дә, начальник сөйләгән өчен генә кызык булмаган мәзәккә дә ат шикелле кешнәп көлеп утырулар да, очсыз-кырыйсыз бернигә кирәкмәгән, ИБД булган совещаниеләр дә юк. Кырга чыкканнар, менә басу, чәчәсе. Халыкны, шул исәптән мин санап киткәннәрне ашатасы бар. Алар ач булса, ачулары яман була - үз уеннарына тартып кертүләре бар 🙃
04/22/2025, 21:54
t.me/ramis_latipov/652
04/22/2025, 20:21
t.me/ramis_latipov/650
ТНВның "Таяну ноктасы" тапшыруында булдым. Шигырь бәйрәменең урынын күчерү буенча сөйләштек. Бераз кзп та алдык. Кзганыч ки, миңа әз генә сүз биреп алдылар, шул форточкадан файдаланып, әйтәсе сүземне ашыгып тзп калдым, алайса олпатлар тәмләп әйтергә ярата үз сүзен - Шигырь бәйрәменең күченүе милләт яшәешендә зиһен, ихласлык һәм ихтирам кеби мөлаем хисләр тәрбияләве хакында бииик озак сөйләде, миңа вакыт - птин! реклама вакыты чыкты. Аннары гына вакыт эләгеп алды.

Монда бер кеше юк - ул, тапшыруда тәнкыйь булганга бераз үпкәләп, фотога төшми кайтып киткән диделәр, Тапшыру 23 апрельдә булачак. Аннары сыразы 24 апрельдәге тапшыруга да төштем - анысы Тукай премиясенә кандидатлар турында. Ник аны яшьләргә бирмиләр, ник, ник, ник... дип сөйләштек.

Тапшыруны Айваз Садыйров белән Айгөл Хәйруллина алып барды. Хезмәттәшләремне, фикердәшләремне, ТНВ дусларымны һәм моназарачыларымны күрүгә шат һәм мәмнүн булдым.
04/22/2025, 20:21
t.me/ramis_latipov/651
Ильяз Муллаянов - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты, Роберт абый Миңнуллинның авылдашы. "Шәммәтнең данын бер күтәр инде!" - ди идем мин аңа, татар теле һәм журналистика бүлегендә укыгач. Ильяз Илнат Фәрхуллинның коллективына биюче булып китте)

Биюче кеше сыразы күренә бит ул - андый кеше гуя аягы белән басып йөрми, йөзеп бара сыман. Ә бии белмәгән кеше биегәндә тукмак кеби үрәгә сикерә. Ильяз әйтә - бии белмәгән кешене дә өйрәтеп була ди. Ай-яй малай. Картаеп каткач буыннар булмыйдыр ул. Яшь чагында да бөгеп булмыйдыр әле ул агачтан юнып ясалганны. Материалың хащественный булмаса, шәп биюче чыкмастыр дим.

Ничек биюче булырга дигән киңәшләрен дә бирде әле. Менә шулай, татфак һәр тарафка кадрлар җитештерә. Исән-сау булсыннар да, әйдә милләткә хезмәткә 😊
04/22/2025, 16:33
t.me/ramis_latipov/649
Один из самых популярных персонажей татарского фольклора – Шурале из сказки Габдуллы Тукая. Помимо версии поэта, в татарской мифологии существует множество других историй об этом лесном духе.

Шурале – властелин леса, покрытый шерстью страшноватый человечек с длинными пальцами, одним рогом на лбу и вытянутым носом. Он глуповат, но умеет говорить по-человечески и обожает заманивать одиноких путников в глухие чащи. Там он предлагает свою «игру» – щекотать жертву. Если человек не найдёт способ спастись – может защекотать насмерть. Шурале – единственное в мире мифологическое существо, убивающее таким способом. Татарские чудовища своеобразны!

В сказке Тукая герой перехитрил Шурале: попросил помочь с бревном и прищемил ему пальцы. Чтобы лесной дух не смог отомстить, джигит назвал вымышленное имя – «Былтыр» («в прошлом году»). Когда Шурале пожаловался сородичам, что его пальцы зажали «в прошлом году», те лишь рассмеялись над ним.
В деревне Малые Учили (Арский район) есть своя легенда о Шурале. Помимо щекотки, этот дух промышляет кражей скота – ради забавы. Если утром ваша скотина еле дышит, вспотевшая, будто пробежала десятки вёрст, – значит, ночью на ней катался Шурале.

Чтобы отпугнуть его, в деревнях развешивали ветки можжевельника – говорят, помогало.

В деревне Малые Учили мужчина заметил, что его лошадь каждое утро приходит в изнеможении. Один старик посоветовал намазать ей спину смолой. Наутро хозяин увидел потную лошадь, а на ней – приклеившегося Шурале! Его волосы прилипли к смоле, и он не мог убежать.

Деревенские собрались и устроили «дубинотерапию». Шурале молил о пощаде, но местные были суровы: бросили его в яму и сожгли заживо. Перед смертью дух проклял деревню:

– Пусть в вашей деревне никогда не будет больше трёх домов!
С тех пор, как только жители пытались строить новые дома, начинались мор или пожары. Деревню так и назвали – Малые Учили («өч» – три, «ил» – дом). В конце концов, она исчезла. Как говорят татары: «Мантымаган, каргыш төшкән» – «проклятие сбылось».

Хотя Шурале и грозится защекотать до смерти, пытать его не стоит – лучше обмануть. В мифах описано множество способов! Если вам они интересны – пишите в комментариях. Нет? Хотя бы лайк поставьте!
04/21/2025, 11:23
t.me/ramis_latipov/648
Хочу рассказать вам историю из детства — времен, когда «жили тут динозавры» и все смотрели латиноамериканские сериалы.

Так вот, в сериале «Богатые тоже плачут» главного героя звали Луис Альберто. Он то начинал выпивать, то завязывал — в зависимости от того, как влияла на него возлюбленная. 

Однажды к нам в гости пришла мамина сестра. Её мужа звали Альберт, и, к сожалению, он тоже «любил это дело». Тётя сериал смотрела, а мама — нет, считая это пустым времяпровождением. 

И вот тётя спрашивает у мамы: 
— Посмотрела последнюю серию? 

Даже не уточнила, смотрит ли мама сериал вообще — была уверена, что да. (Тогда все смотрели, учителя отпускали детей с уроков, чтобы успеть к показу, а на производствах работу останавливали, чтобы посмотреть очередную серию!). 

Мама ответила: 
— Нет. 

Тётя решила, что та просто не видела новую серию, и начала пересказывать: 
— Ну вот, Луис Альберто тагын эчэ башлады! Луис Альберто снова начал выпивать! 

Мама встревожилась и переспросила озадаченно: 
— Альберт жизни тагын эчә башлаганмыни? (Что, Альберт снова запил?) 

Тётя даже вспылила от такой «дерзости»: 
— Юк инде, мин сина Луис Альбертоны әйтәм! (Да нет же, я тебе про Луис Альберто говорю!) Это же кино — великое искусство! При чём тут мой Альберт?! 

Маме тоже стало обидно: 
— А кому нужен этот Луис Альберто?! Я уже забеспокоилась за тебя, подумала, что жизни снова запил. Если Альберт жизни не пьёт — радуйся! Зачем переживать из-за каких-то вымышленных мужиков? 

Так они поспорили, а у нас появился локальный мем. Теперь, когда кто-то путает собеседника, мы говорим: 

— «Луис Альберто тагын эчәмени?»  Что, Луис Альберто снова начал выпивать? Столько лет прошло, а сериал то помним.

Как говорят татары в таких случаях: «Пусть наши воспоминания станут молитвой». И тёти, и её мужа уже нет в живых. Да и актёр Рохелио Герра, игравший Луиса Альберто, давно ушёл. Вот вспомнил их… Урыннары җәннәттә булсын — пусть земля им будет пухом, а место — в раю.

Если вам интересны такие истории — пишите в комментариях. если нет - поставьте лайк.
04/20/2025, 23:05
t.me/ramis_latipov/647
04/20/2025, 11:21
t.me/ramis_latipov/645
Олы көн, олы булсын,
Күңелләр нурлы булсын
Олы көндә һәр кешегә,
Ходай бәхет өләшсен.
04/20/2025, 11:21
t.me/ramis_latipov/646
Мнемоники дигән әйбер бар бит инде. Дөресрәге мнемотехника – кагыйдәне истә калдыру өчен ниндидер ассоциацияләр куллану.

Рус телендә ул күп, татарда ул кадәр түгел. Менә мәсәлән салават күпере төсләре – Каждый Охотник Желает Знать, Где Сидит Фазан. Баш хәрефләр төсләргә туры килә. Красный, Оранжевый. Алюминий Барий Хром – их валентность равна трем. Менә әлегә кадәр истә калган. Яки килеш белән төрләнү – Иван Рубит Дрова, Ваня топит печь. Менә шушы килеш белән төрләнүгә бәйле бер кзк хәлне сөйлисе килә сезгә.

Шул килешне ничек итеп булса да истә калдырсыннар дигәндер инде Арчада укыганда безнең укытучы Рауза апа. Истә калдыру авыр бит инде. Баш килеш, иялек килеш, юнәлеш, төшем, чыгыш, урын-вакыт. Бу безгә әйтте бит. Менә шушы килешнең баш хәрефләрен истә калдырсагыз ди, БИЮ ТЧУ килеп чыга ди.

Ул икенче сүзне “Ы” хәрефсез генә әйтте әйтүен, ТЧУ дип. Әмма бит ул яшь чакта никтер көләсе килә. Сәбәпсезгә дә. Кызлар бармак күрсәтсәң дә көлә дип әйтә иде без яшь чакта әбиләр.
Менә шулкадәр көләсе килә башлады бит әй. Мин нихәл чыдыйм икән дип утырам, борылып карасам – бар да көчкә чыдап утырабыз. Чыдап кына булмый бит – күз алдына үзе биегән, үзе шул ук вакытта ТЧУ булган кеше килеп баса. Порых иттем инде.

Ничек исән калганбыздыр – анда көлмәдек. Ә менә тәнәфестә кирәген бирдек инде. Үлә яздык. Гомергә истә калды килешләр. Килешләрдән бигрәк укытучының безгә шуны әйтүе. Икенче сүзне ТЧУ дип түгел, тутырып әйтсә, ул кадәр үк кзк та булмас иде бәлки. Аның каруы менә гомер буена истә калды.

Форсаттан файдаланып, татар телендәге тагын ике мнемоника сезгә. Парсыз сонор тартыкларны истә калдыру өчен Рамайның улы дигән гыйбарә кулланыла, ә саңгырауларны истә калдыру өчен – Һи, Сафа, цехта щи күп ич, аша дигән сүз. Татар теленнән тагын нинди мнемоникаларны беләсез?

Көлүгә килгәндә. Кызлар көлә дидем бит инде. Кызларның шушы гадәтен белмәгән егетләр кайчак уңайсызлана – үзләреннән көлә дип уйлыйлар. Ә кызларга көләр өчен бит ул чакта сәбәп кирәкми. Менә кеше кайчан урта яшьләргә чыга, уйсыз чагы бетә? Менә шул көлүе беткәчтер инде.

Кияүгә чыккач, яки тормыш баскач, яшьлек узгач бетә ул кызларның бер сәбәпсез көлүе. Менә тормыштан шундый бер күзәтү.
04/19/2025, 18:15
t.me/ramis_latipov/644
04/19/2025, 16:23
t.me/ramis_latipov/643
Егетләр ашарга пешергәндә фәрештәләр канатларын селкеп булышып тора, шуңа алар пешерсә - тәмлерәк була дигән гыйбарә бар. Алай ук түгелдер инде анысы, нүжәли фәрештәләр дә гендер тигезсезлек яклы? Аны хитри хатын-кызлар уйлап тапкандыр - мактый-мактый пешертер өчен. Сезнең бармы версияләр?

Ижевскида фатирник үткәрде “Яңарыш” редакциясе. Кыстыбый пешерергә өйрәттеләр – мастер-класс. Ә азактан – шигырьләр, җырлар, биюләр. Менә шундый татарча очрашу узды. Бик күптәннән очрашырга теләгән кешеләрем белән очраштым. Ижевскида күп булсам да, әлегә кадәр бер генә очрашуда да булганым юк иде әле. Шундый очрашуга чакырганнары өчен зур рәхмәт “Яңарыш” редакциясенә. Бонус – Булат Ибраһимов камыр җәя кыстыбыйга. Әмма ул шигырь язуы җиңелрәк диде камыр җәюгә караганда. Остарып беткәч кенә, камыр бетеп китте )
04/19/2025, 10:54
t.me/ramis_latipov/642
Яңа көн туды исә - яңа хәбәр. Камал театры фойесында "Печән базары" оештырачаклар икән.

«Будет витриной нашей культуры» дигән иде безнең мәдәният министры Әюпова. Менә витрина ясыйлар.
Шаклар катып, тәгәрәпләр китеп, мәтәлчекләр атарлык. Болгатып яталар. Әле генә Шигырь бәйрәмен күчерделәр шул театр янына. Аңлый микән аны эшләгән кешеләр Шигырь бәйрәменең асылын? Традиция дигән әйбер бар, символлар. Тукай бәйрәме Тукай янында узарга тиеш бит инде. Аңа Шәйхи Маннур кебек шагыйрьләр нигез салган, Хәсән Туфаннар хуплап язган. Ә күчерүчеләрнең шундый иҗади югарылыгы бармы һәм нинди дәлилләр?

Һәр нәрсәнең үз урыны. Шигырь бәйрәме – Тукай һәйкәле янында. Печән базары – урамда. Театр постановкалары – театрда.

Театр ул символ. Ул югары сәнгать. Печән базары театрда узарга тиеш түгел. Театрны базарга әйләндерергә ярамый! Алар бер бер яссылыкта булырга тиеш түгел. Базардан театр ясап булмый. Театрдан базар ясап була. "Базар хатыны" дигән гыйбарә бар, бу театрны базарга әйләндергәннәрне дә шулай атаргадыр инде?

Болай да татар ничә гасырлар шәһәр мәдәниятеннән читләштерелгән, авыллык көчле (мин авылны кимсетмим, әмма шәһәрдәге югары мәдәният авылда була алмый, бу татарның гаебе түгел). Хәзер югары профессиональ рәвештә - дәүләт, ягъни татардан җыелган салымнар акчасына!!! татар мәдәниятен базарга әйләндерәләр. Татар театры театрмыни, базар бит дияргә.

Әллә нинди акланулар табып була. «Менә, татарлар сәүдәгәр булган, сәүдә югары бәяләнгән, анда милли киемнәр сатыла…» Әмма русларда бик усал мәкаль бар «бер тапкыр гына» турында, үзегез эзләп табып укыгыз. Милли киемме, бизәкләрме – ул барыбер базар. Бүген милли кием сатабыз икән театрда, иртәгә милли ризык сатабыз. Ә нәрсә булган өчпочмакларга? Аннары, хәләл ит рәтләре ачып җибәрергә була Камал театрында. Ә нәрсә булган? Килдең «Зәңгәр шәл» карарга, берәр тана итенең арткы саныннан биш килограмма чаптырып алдың – рухи азып та бар, тамак та туйган дигән сүз. Пакетка салып алып кайтып китәсең. Аннары корбан чалабыз. Каз йолкырбыз Камал театрында.

Бу адымга баручылар – көнлекчеләр, киләчәкне уйламаучылар. Бу – девальвация, бәяне төшерү. Театрга да сорау бар. "Шул кирәк, арты урын күрмәгән язгы ата каз кебек чәбәләнмәсеннәр иде..." диясе дә килә.

Камал театры үзе дә гаепле базарга әйләнгәнгә. Академия театры дәрәҗәсенә туры килгән, югары сәнгать булырдай спектакльләр куя алмадылар. "Ситса туй" эстрада спектакле, кеше йөрми торган саташулар куеп яттылар да, менә хәзер аларга халык җыеп бирәләр. Син эшли алмасаң, кемдер килеп эшләп бирә - минем теория бар шундый. Театр була алмагансыз икән – базар буласыз инде. Әмма дә ләкин барыбер мин театрны яклау яклы, чөнки ул барыбер татар театры.
04/18/2025, 22:49
t.me/ramis_latipov/641
Размышления о иероглифах и тюркских языках.
04/17/2025, 19:45
t.me/ramis_latipov/640
Легенда о чак-чаке и кольце
Мне рассказали легенду про чак-чака. Почему это блюдо так называется и почему оно такое популярное?

Откуда появилось кольцо?
В древние времена лучники были одними из самых важных воинов. Для лучника ключевыми были указательный и средний пальцы — ими он натягивал тетиву. Когда лучники возвращались с поля боя, они показывали эти два пальца, чтобы доказать, что остались живы и способны сражаться.
Англичане, захватившие полмира, присвоили этот жест себе. Два пальца в форме буквы V стали символом победы (Victory). Но изначально жест означал: «Оба пальца целы — мы победили». Если лучник попадал в плен, враги отрубали ему эти пальцы, чтобы он больше не мог стрелять. Даже если его позже обменивали, он уже не мог ни воевать, ни обучать молодёжь.

Чтобы защитить пальцы, лучники стали носить железные кольца. Кольцо помогало цеплять тетиву, и с ним можно было выпустить сотню стрел вместо нескольких. Так появилось слово йөзек: йөз (сто) + ук (стрела). По правилам татарского сингармонизма (гармонии гласных), йөзук превратилось в йөзек. Кольца стали символом чести, а позже — украшением. Жёны и возлюбленные лучников тоже начали носить их в знак верности.

Теперь, надевая кольцо, помните: вы чтите память великих предков-лучников.
____________________________________
История чак-чака — страшная, но правдивая
Слабонервным лучше не читать. Если решитесь — помните: это всего лишь легенда.

Давным-давно татары проиграли жестокую битву. Множество лучников попало в плен. Враги оставили их в живых — видимо, были планы по обмену пленными. Но по законам войны решили изувечить их навсегда: отрубали пальцы.
Говорят, в лагере звучало чек-чек — это падали отсечённые пальцы. В память о трагедии стали готовить чак-чак. Его форма напоминала пальцы, а название — тот самый жуткий звук.
Теперь, пробуя чак-чак, помните: это не просто сладость, а история, выкованная в боли. Когда дарят чак-чак, татары отдают дань воинам, боровшимся за свободу.
Легенды живут в словах. Кольцо и чак-чак — напоминание о мужестве и цене побед.
04/15/2025, 15:21
t.me/ramis_latipov/639
#тукай #мотиватор
04/15/2025, 07:38
t.me/ramis_latipov/638
Размышления о китайских иероглифах и татарском языке
Почему китайцы до сих пор пишут иероглифами? Это же сложно — ведь легче было бы использовать буквы, как у нас. Например, Вьетнам и Корея, отказались от классических иероглифов. Иероглифов слишком много — говорят, их около 50 тысяч. В школе учат только 3 тысячи. Люди устают, зрение портится. И люди не знают все иероглифы, поэтому газеты пишут попроще, чтобы все поняли. Но хотя некоторые предлагают перейти на алфавит, этого не делают. Потому что китайская письменность — это часть их культуры. Китай — огромная страна, там много говоров, это не единый народ. Люди с севера и юга не всегда понимают друг друга, когда говорят. А вот написать можно одинаково. Иероглифы объединили страну и если бы их не было, не было бы единого Китая. Древний император Цинь Шихуанди сказал: «Я не смогу заставить всех говорить одинаково, но смогу заставить писать одинаково». Это он внедрил единый письменный стандарт.
Алфавит не подходит для народа, где много говоров, потому что каждый будет писать по своему, потому что каждая буква обозначает отдельный звук.А иероглифы — это не буквы, они обозначают слово или слог. То есть один и тот же иероглиф могут читать по-разному в разных регионах, но пишется он одинаково. Это объединяет страну. Например, смотря на иероглиф чай – на юге Китая произносят ти, а на севере этот же иероглиф читается ча, а иероглиф один — 茶. Таким образом, не понимающие друг друга на слух жители страны понимали друг друга через письменность.
У тюркских народов раньше была похожая ситуация. Тюрков было много, жили в огромных территориях, язык немного отличался. Хотя арабский алфавит плохо подходил под тюркские языки (особенно не хватало гласных), это даже помогало. Один и тот же текст разные тюрки читали по разному и понимали друг друга. Например, слово "йокы" могли читать как "йоко", "уйку", "уйкы" — в зависимости от региона. Письменность объединяла всех.
После революции каждому народу придумали свою письменность — как будто специально, чтобы разъединить. Например звук "к" стали писать по-разному: у башкир — Ҡ с перекладиной сверху, у казахов — Қ с хвостиком, у карачаевцев — Къ с твердым знаком, а у татар написанием слова. В итоге народы, которые раньше понимали друг друга, отдалились друг от друга. Письменность отличается, а она влияет и на разговорный язык. Теперь вернуть общее письмо наверное невозможно. Слишком много политических и культурных противоречий. Это возможно, если только появится новая новая система, которая всех объединит.
А Китай не отказался и не откажется от своей письменности. Потому что они понимают: если у всех будет разное письмо — народ разделится и ослабеет. А они этого не хотят.
04/14/2025, 21:39
t.me/ramis_latipov/636
Легенда о чак-чаке и откуда появилось кольцо - йөзек?
04/14/2025, 19:02
t.me/ramis_latipov/635
Из всех ведомств и организаций, существующих в стране, самой нелюбимой государством отраслью остаётся почта. Она словно сирота. Там мизерные зарплаты сотрудников, нет развития, почтовые отделения закрываются. Не хватает людей, поэтому только здесь сохранились обеденные перерывы — рудименты советской эпохи. Все, кто работают с клиентами напрямую, давно забыли, что значит закрываться на обед.

Я ни в коей мере не виню сотрудников или руководителей отделений. Удивительно, как начальникам почтовых отделений вообще удаётся находить работников. Но у меня складывается впечатление, что государство намеренно добивается развала почтовой системы.

Государство постоянно подчёркивает убыточность почтовой отрасли. Мол, пересылка писем, бандеролей и посылок — дело заведомо неприбыльное. Но как тогда объяснить взлёт частных компаний вроде Ozon и Wildberries? Они захватили рынок, создав прибыльные логистические империи практически на пустом месте. Если бы государство действительно хотело спасти почту — передало бы её в частные руки вместе с готовой инфраструктурой отделений.

Вместо этого звучат отговорки: якобы «нет компетентных управленцев», «коррупция съедает бюджет». Да, воруют миллионы — это факт. Но разве в других госструктурах чище? Если бы было желание — нашли бы нужных специалистов.
А может, причина глубже?

Телевидение, радио и интернет давно под контролем. Соцсети сканируют алгоритмы. Сложнее с бумажными СМИ — закрываешь одну газету, открываются три новых. Проверять каждую страницу вручную нереально, ИИ с печатным текстом не справится. Есть газеты на языках народов России, они в основном распространяются через почту, поскольку подписчики живут в селах. Но если уничтожить почту — газеты умрут сами. Как «Вечерняя Казань», ушедшая в онлайн. Киоски уже исчезают — без доставки пресса не выживет.

Удобно для тех, кто боится свободного слова. Удобно тем, кому не нужна печать на языке народов РФ.

Низкий поклон сотрудникам почты. Они работают в тяжелых условиях: мизерные зарплаты, абсурдные планы по продаже бытовой ерунды, вечные очереди. А государство делает вид, что не замечает проблем. Когда государство действительно хочет, могут найти миллиарды и даже на заведомо убыточные отрасли — вспомните «спасение» банков или дотации заводам.

Тут стратегия иная. Один мудрый руководитель когда-то раскрыл мне формулу развала: «Чтобы уничтожить предприятие, достаточно просто перестать им заниматься. Всё рухнет само».

Если я ошибаюсь, пусть докажут обратное: вложат средства, назначат толковых менеджеров, вернут статус ключевой госструктуры 😊
04/14/2025, 09:45
t.me/ramis_latipov/634
Почта - самая нелюбимая отрасль в стране. Почему так?
04/14/2025, 08:46
t.me/ramis_latipov/633
Шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы янында булачак икән. Ничә еллар узган тарихи урыныннан китә! 1964 елдан бирле үткәрелгән – 60 ел!!! – бәйрәмне үзәктән сөрәләр. Хәсән Туфаннар нигез салган бәйрәм башта Тукай скверы янындагы һәйкәл янында узган, аннары опера театры янындагы Тукай һәйкәле янына күчерәләр. Хәзер бәйрәмне мәдәният министры Кабан күленең аръягына күчерә. Язучылар берлеге рәисе шулай дигән, андый чара өчен министрлык җаваплы.

Бу бит милләт бәйрәме. Бит бит дәүләтчелек, милли символларның берсе, шуны да аңларлык кеше юкмыни министрлыкта? Әллә аңлый торып махсус эшлиләрме? Татарны үзәктән – Ирек мәйданыннан куып чыгарумы максат? Ничек инде шигырь бәйрәме шигърияткә бернинди катнашы булмаган авангард бина һәм хрущевкалар янында узарга тиеш соң ул? Ирек мәйданында күзләрне “мозолит”мы елга бер тапкыр татар җыелса?

Нигә менә Пушкин бәйрәме традицион рәвештә Ирек мәйданында уза соң? Нигә яңа төзелгән Собор янына күчермәделәр анысын? Аңа тия алмыйлар, ә татарга – пажалысты. Әле министр бер елны Шигырь бәйрәмен дөм Кырлайга күчермәкче иде – менә министр раслаган аерым исемлек буенча кайбер кешеләр генә автобуста гына барсын Шигырь бәйрәменә, калганнарга ничу йөрергә анда.
Төзеделәр бина, шуның “эшләп киткәнен” күрсәтеп, күзгә төтен җибәрергә кирәк. Татарның классикасына каныкмаса, йокысы туймыйдыр дигән фикер бар.

Килгәне бармы соң ул Әюпованың үзенең Шигырь бәйрәменә? Сезнең күргәнегез бармы аны? Вчутаки мәдәният министры бит инде ул. Шигырь бәйрәменең эчтәлеген яхшыртырга кирәк, кеше килерлек итәргә, Тукай һәйкәле яныннан куып, татарның карап торган бер бәйрәмен яңа бинага “кеше ияләштерер” өчен кулланырга түгел. Ул Кабан аръягына ничек барырга тиеш соң кеше? Анда транспорт та йөрми. Иң мөһиме – ул хрущевкалар янындагы бинаның Шигырь бәйрәменә нинди катышы бар? Тарихи яктан карасаң, ул урында Тукай бәйрәме бөтенләй узарга тиеш түгел. Тарихны белгән кешеләр белә ул урында Тукай заманында ни булганын һәм ничек аталганын.

Кабан күленең аръягына күчерделәр дә Камал театрын, хәзер инде татар тормышын да шунда җибәрергә кирәк. Халыкны җыярга кирәк икән – башлап үзе оештырсын милли бәйрәм, моңа кадәр татарныкы булган бәйрәмгә кулын сузмасын.
04/13/2025, 20:50
t.me/ramis_latipov/632
Татар матбугаты өч кит балыгы өстендә тора - шоубиз, язмыш һәм фажигә.
04/13/2025, 10:09
t.me/ramis_latipov/631
Тямаевның җыры бар бит - "Син җүләр, мин җүләр" дигән. Миңа ул җыр бүгенге дөньяны хәтерләтә. Төрле вазифадагы, төрле урын биләгән түрәләр җүләр сүз әйтү буенча ярыша кеби кайчак: кем җүләррәк сүз әйтә ала. Урысча әйтсәң, лишь бы ни дә булса әйтергә генә. Гадәттә инде тыю турында әйтәләр һәм бәбәй таптыру турында.

Балалар буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль челтәрләрдән балалар кулланмаска тиеш дигән. 14 яше тулгач кына кулланырга тиешләр. 18 яшькә кадәр - әти-әниләр карап торганда гына. Интернеттан карап әшәкелеккә өйрәнәләр дигән. Ярар. Менә хәзер сорау - ничек итеп тыярга җыена икән инде ул? Ул беләме икән соң бүгенге заманадагы балаларны? Күргәне бар микән омбудсмен дип аталган кешеләрнең 12-13-14 яшьлек балаларны якыннан бер тапкыр гына булса да? Күргәне булса, андый сүзләр сөйләмәс иде ул. Хәзерге яшүсмерләр бит инде алар омбудсменообразныйлар сөйләгәнне орып бирә - ул өлкәннәргә тыеп була тыелганграм, телеграм, ютуб, тиктокларны. Аларга каршы роскомнадзоробразныйдагы картусларның тыйган программалары нипочем - алар әллә ниләр белә. Менә шушы тыю механизмын ничек дип уйлыйм икән соң ул? Алар әллә нинди блокировкаларны җимереп керәчәкләр. Әлеге дә баягы өлкәннәрне азаплый торган тагын бер закон проекты булачак инде ул. Хәер, бу очракта бәлки инде аңа механизмнары турында уйлау кирәк тә түгелдер - лишь бы ниндидер тыю турында сүз әйтергә дә, сәяси очко алып калырга. Бүгенге заманда бит "тыярга" дигән фикер әйтүчеләр шәп кешеләр санала, шуңа да әйткән икән тыярга дип - димәк, әйбәт. Ә әйткәннән соң ни булганы аны кызыксындырмый.
04/12/2025, 19:04
t.me/ramis_latipov/630
04/08/2025, 07:55
t.me/ramis_latipov/629
Фатих Амирхан - первый фантаст, предсказавший появление смартфонов.
04/06/2025, 11:28
t.me/ramis_latipov/628
Кешенең бер телефоны бар икән - ул аны ала. 😊Кешенең ике телефоны бар икән - ул алганда ала, алмаганда юк. 😞Кешенең өч телефоны бар икән - андый кеше беркайчан да телефонын алмый. 😅
03/29/2025, 19:11
t.me/ramis_latipov/626
Авылда яңалык аз, ә кешеләр бер-берсе белән еш очрашып тора. Кешеләр үзара очраша, ә сөйләшергә кирәк. Шул сәбәпле, авылда үзенчәлекле аралашу рәвеше барлыкка килә – кешеләр гомумбилгеле әйберләр турында сөйләшә башлый.

Мәсәлән.
- Галия, синең балалар кайткан икән.
- Ие шул, кайттылар. Синекеләр дә кайткан икән.
- Кайттылар шул. Синекеләр узган атнада да кайткан иде.
- Аллага шөкер. Синең өч оныгың бар инде хәзер име.
- Ие инде. Аллага шөкер. Синең кечкенә кызың да алып кайтты инде онык.

Менә шулайрак. Бу сөйләшү мәңге дәвам итә ала. Икесе дә бер-берсенең сыеры ничә литр сөт бирә икәнен генә түгел, әтәченең кайсы тавыкны яратканына кадәр белә, әмма бик кирәкле мәгълүмат кеби шуны кабат җиткерә. Тыңлап торганда шаккатасың.

- Капкагызны буягансыз икән! (Бер ай элек буялган капка һәм аны буяганда күрше үзе дә катнашты!)
- Ие шул. Сез былтыр ук буядыгыз бик матур итеп.
- Ие-ие.

Авылның бу гадәтен белмәгән кешеләргә киңәш – шундый коллективка эләксәгез, сүз таба алмыйм дип аптырамагыз. Гадәти вакыйгаларны констацияләргә генә кирәк – беркем дә гаҗәпләнмәячәк.

Мәсәлән.
- Яңгыр явып китте, име.
- Ие шул, бик әйбәт булды.
- Бәрәңгеләргә әйбәт булды инде.
- Ие-ие. Печәнне кертеп өлгердек.
- Кертеп өлгердегез име?
- Ие, өлгердек. Сез дә кертеп өлгердегез.

Әмма авылдагы нечкәлекләрне белеп бетермисез икән, эшкә бәйле нәрсәләр турында сүз кузгатмау хәерлерәк. Мәсәлән, “варенье кайнаткансыз икән, тәмле булгандыр” димәскә, чөнки әллә ул шикәрләнгәндер? Кеше үзеннән көләләр дип уйлавы бар. Ә инде вареньены авыз иткән булсагыз рәхим итегез.

Шулай бервакыт бер авылга бардык, карасак, бер кыз коедан су ала. Матур кадр – без төшерәбез. Шунда оператор камерасын ташлады да, кызның кулыннан чиләкләрне алып, ике метр алып барышты (өе якын иде). Кыз шаккатты инде.

Мин сорыйм:
- Нигә алай иттең?
- Беләсеңме, авылда яңалыклар юк диярлек. Мин бу авыл халкына яңалык бүләк иттем. Бу вакыйганы алар бит әле бер ел чәйнәячәк.

Мин килештем. Уйлап торам шулай.

- Юк, бер ел гына түгел, Миша. Шәһәрдән кайткан бер урыс аның чиләген күтәреп алып барган иде дип бу кыз әби булганчы сөйләячәкләр авылда! Чөнки ул авылга мәңге сөйләрлек яңалык бүләк итеп китте.

Менә шулай дус яши авыл халкы. Дус яшәми мөмкин түгел – чөнки анда кердең дә бикләндең түгел. Бергә яшисе.
03/28/2025, 21:26
t.me/ramis_latipov/624
Татар теленә рус сүзләре шулкадәр кзк итеп керә. Многоэтажка - дом. "Безнең дом", "сезнең дом" дип сөйләшәләр. Әмма частный дом -йорт. "Алар үз йортлары белән торалар".
03/28/2025, 20:11
t.me/ramis_latipov/622
Язучылар берлеге съездында Роберт абый Миңнуллин җитмәгән икән. Кеше арасыннан гына мыек астыннан елмаеп килеп чыгып, кулын сузар иде, берәр көлкеле сүз әйтеп куяр иде. Шулааай, дип куяр иде аннары... Ник бигрәк тә юксындырган икән дисәм - бүген аның вафат көне икән бит. Шулаааай, Роберт абыйны озатканга да төгәл биш ел икән инде... Коронавирус эпопеясе башлана башлаганда хушлашкан идек аның белән. Марат Кәбировны да күрдем бүген. Аның шигыре дә искә төште.

Ә мин туган авылымда.
Мин шул Сөн буйларында…
Синсез Сөн буйларында мин
Син генә уйларымда.

Сине уйлап күз яшьләрем
Сөнеңә тама инде…
Сөнне синнән көнли идем,
Үземә кала инде.

Сөн бит синең йөрәгеңдә,
Йөрәгең тибешендә.
Миңа гына кала инде
Сөнең дә, Илешең дә.

Мин синсез сыңар канат бит
Сыңарлар сыңар инде.
Син беләсең сынмасымны —
Чыдар да сызар инде.

Синле чакта да күңелләр
Гел телем-телем иде….
Синең белән газапларга
Түзүләр җиңел иде.

Кемнәр нәрсә дисәләр дә
Син минем туганымдыр.
Миндә балкый торган моңнар
Ул синнән туган моңдыр.

Без икебез бер моң идек,
Моңнар өзелер инде…
Ул сиңа сизелмәс инде,
Миңа сизелер инде…

Сөнеңне үбеп җибәрәм,
Абыем, өлкән дустым…
Бу - минем соңгы үбүем,
Бу - синең соңгы дулкын.

Марат Кәбиров,
27 март, 2020 нче ел
03/27/2025, 22:26
t.me/ramis_latipov/620
Яшьләр эшләре министрлыгында “Алтын каләм” яшь журналистлар фестиваленә багышланган утырыш узды. Якынча программасы билгеләнде, гаризалар кабул итү март азагында башланачак, дип ниятләнә, очрашулар, фестиваль үзе, укытулар – мәктәпләрдә ЕГЭ расписаниеләреннән чыгып, әле төгәл даталар билгеле түгел, якынча. Җиңүчеләр быел да КФУга – журналистика юнәлешенә укырга керә алачак, быел бәлки әле Гран-При тагы да күбрәк булыр дигән өмет бар икән (былтыр өчәү иде – берәү ТВ буенча, рус һәм татар басма матбугаты буенча – берешәр). Быел да мине наставник дип чакырдылар, хезмәттәшләремне күрергә шат булдым. Кем дә кем мәктәптә укый һәм журналист булырга тели - килә ала 😊
03/18/2025, 20:26
t.me/ramis_latipov/619
Дин белән телнең аермасы: дин – көчле, ул үзенә тартып тора, аңа кеше үзе килә; тел – мескен хәлдә, аннан качалар, телгә кешене тартып китерергә кирәк.
03/15/2025, 21:01
t.me/ramis_latipov/618
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/607
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/611
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/613
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/608
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/615
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/609
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/610
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/612
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/614
03/11/2025, 21:47
t.me/ramis_latipov/616
Татар җыры - 2025
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/606
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/602
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/600
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/604
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/603
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/605
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/601
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/597
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/598
03/09/2025, 16:48
t.me/ramis_latipov/599
Кадерле кызлар, яман каты итеп бәйрәмегез белән котлап, бик матур теләкләр телим яме. 🪴- чәчәге әле юк бу гөлнең, әмма булачак, чүлмәктә булгач, мондые озаграк тора. Киселгән чәчәк бирмим инде яме, ул озак яшәми. Эштә, гаиләдә, үз дөньягызда иминлек һәм бәхет булсын, яман каты әйбәт кешеләр генә очрасын юлларыгызда.
03/08/2025, 09:39
t.me/ramis_latipov/595
Әлфәт абыйның матур җырлый икәнен белә идегезме әле?
03/06/2025, 21:29
t.me/ramis_latipov/594
03/05/2025, 19:52
t.me/ramis_latipov/593
03/05/2025, 19:51
t.me/ramis_latipov/592
03/05/2025, 19:49
t.me/ramis_latipov/591
Тукай премиясен быел кемгә бирерләр дип уйлыйсыз? 10 кеше быел, өчкә бүлеп карап буладыр инде – шагыйрь-язучылар, музыка-театр-сәхнә, рәссам-фотографлар. Һәр юнәлештән бер кешегә бирәләрдер инде. Ягъни, бер язучы, бер театрал, бер рәссам. Мансур Гыйләҗевны театралга да, язучыга да кертеп була бу очракта, драматург булгач. Шулай да, күбрәк язучы кебек. Әдипләрдән әйтүе кыенрак, мин никтер Рафис Корбандыр дип уйлыйм. Икенче урында – Раниф Шәрипов. Мансур Гыйләҗевны театралдыр дип уйлап калдырырлар шикелле.
Әбизәтелни бер рус фамилиясе булырга тиеш. Шуңа да Юрий Гвоздьның шанслары бик зур.
“Казанга Тукай кайткан” алачак дип уйлыйм – Илгиз Зәйниев театр директоры итеп куелды, шанслар зуп-зур калганнарга караганда. Үзе Тукай турында, үзендә йолдызлар – Җаббаров, Талипов, Зәйниева.
Сез ничек уйлыйсыз?

1. Рафис Корбанов – «Рафис Корбан шигырьләре» балалар шигърияты җыентыгы өчен;
2. Раниф Шәрипов – «Җомга», «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен;
3. Мансур Гыйләҗев – «Словарь любви» пьсалар җыентыгы («Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һ.б.) өчен;

1. «Казанга Тукай кайткан» спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
2. «Иакинф» балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
3. Чулпан Закирова – «Беренче мәхәббәт», «Чегән биюе», «Гарәп биюе», «Сабантуй», «Казан сөлгесе», «Чирмешән кичләре» хореографик композицияләре, «Зәңгәр шәл», «Казан хәзинәсе» музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
4. Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; «Тукай моңы» әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; «Рәхмәт сиңа», «Балачакны сагынып», «Рәшә чыңы» шигырь җыентыклары өчен;

1. Юрий Гвоздь – «Поэт на все времена», «Возвращение памяти», «Духовные родники Татарстана», «Краски памяти» фильмнары өчен;
2. Рөстәм Шәмсутов – «Балчыклы китап» («Глиняная книга») керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
3. Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен.

Мин 2023 елда ук язган идем, уенын-чынын кушып болай язган идем: “Соңгы елларда Тукай премиясе шәхесләрнең элек эшләгәннәре өчен бирелә сыман шикелле кебек тоелып киткәндәй булгалый күк. Нәтиҗәдә, яшьләргә бирелми булып чыга, алар картайганчы көтәргә тиеш. Заманында Равил Фәйзуллин 32 дә алган... Ә хәзер кайсы шагыйрьгә 32 дә бирсеннәр? Чөнки "инде аңа да бирмәсәк!" дигән кешеләр булганда, биреп тә булмый. Шушы өзеклекне юк итәр өчен берәр елны бер 30 премияне бөтен өлкәннәргә биреп бетерергә дә, аннары Тукай премиясен "чиста биттән" башларга. Алар еллар буе премия көтеп йөрүдән туктый - чөнки бөтенесе алып бетерә. Аннары инде яшьләргә, бүген иҗат итүчеләргә дә биреп була. Ничек сезгә шулай хәл итү мәсьәләне? 30 премия гына җитмәс микән? 50 кирәк булыр микән? 100?”
03/05/2025, 19:48
t.me/ramis_latipov/590
Инде ничәнче көн Украина президенты белән Трамп чәкәләшкәнне язалар. Берәүләре Трампны мактый - Зеленскийны урынына утыртты дип куаналар. Украинада бик күпләр Зеленский Америка президентының кирәген бирде! дип сөенә.
Зөлфәт Хәким әйткәнчә – “әйткән сүзләр берни түгел”. Гамәлләргә карарга кирәк.
Шулайрак хәлләр: Украинада Америкага рәхмәт әйтәләр. Берәрсе Америкага каршы әйтә башласа, башына сугалар: алар безгә өч ел сугышырга корал бирде, акча бирде, рәхмәт әйтергә кирәк, диләр.
Безнең илдә хәзер кайберәүләр Американы тетеп мактый. Мактанчык Зеленскийның башына сукты, молодец, урынына утыртты, диләр. Әле кичә генә Американы әшәке дип сүккәннәрен оныттылар.
Шулай: Америка ике як өчен дә әйбәт булып калды. Байден вакытында – теге як өчен әйбәт иде, хәзер – бу якка. Ә ул бит шул бер үк Америка! Трамп бөтен гаепне Байденга аударды. Монысы киткәч, аның урынына килгәне шулай ук итәргә мөмкин.
“Әйткән сүзләр берни түгел”. 1 көн эчендә туктатам дигән иде, ул сүзеннән дә җайлы гына котылып калды - ул “непричем”, тырышкан иде, барып чыкмады гына, дияргә сүз булды Зеленский белән талашкач. Еллар буена складларда җыелган иске коралларын да бушаттылар, бушлайга да түгел, акчага – хәзер Украина рудникларын үзенә ала, акчасын кире кайтарачак, әйбәт булып та калды. Алла оста!
Трамп үзе әйтә бит карта уены дип. Карта уйнарга ачыгавыз утырса, оттыргач, азактан уйлый – әһ, теге җирдә ялгыштым, җиңә идем, ди. Чынлыкта ул бер генә урында ялгыша – карта уйнарга утырганда. Бу дөньяда беркем дә беркемне дә яратмый. Алар яратырга әбәзиян дә түгел: һәрберсе үзен кайгырта, дөнья сәясәте ярата торган урын түгел. Файдаң тиярлек булса, яки курыксалар гына яраталар, дөресрәге кабул итәләр. Державалар, империяләр – беренче чиратта шулай. Алар шуңа да держава булган инде.
03/04/2025, 17:40
t.me/ramis_latipov/589
Камал театрының яңа бинасын бик гениаль кеше булдырган икән дигән фикергә килдем. Ул бит шулкадәр символик бина икән!
“Корабны ничек атыйсың, шулай йөзә”, диләр бит. Ничек ниятлисең – менә шулай була.
Карагыз түбәсен – ул катлы-катлы, берсе өстенә икенчесе менгән, берсе аскарак чалыш, берсе күккә ыргыган. Яңа бинада бит инде Камал театры гына булмаячак, анда төрле театрлар, башка оешмалар булачак диделәр. Бу инде шуның символы – алар мин баш, мин баш дип, берсен берсе узышырга тырышып яшәячәкләр. Берсе өскәрәк менәчәк, берсе аскарак шуачак. Чагыштырып карагыз – иске бинада күккә омтылган бер генә кырлы түбә иде. Анда бер генә театр иде, монда – ун.
Иске бина таш иде. Монысы – пыяла. Көзге хәтта. Иске дөнья таштан баскан иде, яңа заман – алдавыч пыяла кебек. Үзе ялт-йолт килә, матур да кебек, якын килеп бассаң – үзеңне күрәсең, аңламассың ни ул?!
Ә театр тирәли – өчпочмаклар. Болары инде – актерлар. Өчпочмак – татар символы бит инде. Алар пыяладан, кырлы-сырлы. Иҗади кешеләр шундый була инде алар – кырлы-сырлы, чуар бизәкле. Үзе – пыяладан, артист күңеле кебек, ватылырга гына тора. Ул өчпочмаклар зур терәүләр белән театрга беркетелгән. Артист театр ярдәменнән башка берничек тә яши алмый.
Кайбер пыяла өчпочмаклар театрга якын ук урнашкан, театрга ятып тора. Кайберсе – читтәрәк, театрдан урамга яки күлгә таба авышкан. Артистлар бит төрле була. Кайберләрен театр җитәкчелеге ярата, ярдәм итә, роль бирә. Кайберләрен яратмый, аларына роль бирми, читкә этәрә. Аларының кайберләрен халык ярата. Кайберләрен театр да яратмый, халык та белеп бетерми...
Пыялалар ерактан карап торганда үтә күренмәле, аларда җем-җем утлар янып-сүнеп тора. Якынга килеп карагач кына, аларның томанлы икәнен күреп була. Тузан да утырган анда, кар да. Болары инде – артист күңелендәге үпкәләр. Уйналмый калган рольләр, әйтелгән авыр сүзләр, тискәре рецензияләр. Шулай ук тамашачыларның да үпкәләре: артист, үзе дә теләмичә, ниндидер роле аша тамашачы күңеленә тия торган сүзләр әйтә. Бу тузаннарны бары тик театр җитәкчелеге генә сөртеп ала ала. Теләсә... Әмма азакка кадәр түгел. Тамашачы бу үпкәләрне күрми дә – аларны артистның иң якыннары гына күрә, сизә ала.
Яңа театрның түбәсе күккә омтылган. Театр барыбер яктылыкка, нурга илтә. Иң өстә әле ут та янып тора. Дөрес, ул астагы утның күләгәсе генә, әмма шулай да төнлә матур инде.
Көндез шулкадәр матур ук та түгел кебек ул театр. Төнлә матуррак. Артистлар кебек инде. Алар да көндез матур, ә кич – спектакльләр вакытында белән бөтенләй башкача нур сибеп балкыйлар.
Яңа бина шундый символик урында урнашкан. Бер якта – иске хрущевкалар, икенче якта завод. Уртада театр. Якында гына серле Кабан күле.
Иске бина татфак белән мәчет арасында иде. Менә шулай.
Иске бина инде бер бабай кебек булып калган... Милли түбәтәйле бабай. Ул әле егетләр кебек җир җимертеп эшләрлек тә сыман кебек шикелле күк үз үзенә, әмма инде гомер узган... Ә бу бина – аның улы да түгел, оныгы инде. Анда әле иске бинадагы кебек элементлар бар, ул бабасыннан ерак та китмәгән, әмма хәзер инде заман башка, онык та башка. Элекке киемгә, элекке рәвешкә ияләшкәч, аны кабул итүе авыр, әмма элекке Камал чоры үтеп киткән... Элекке актерлар да юк, элекке режиссерлар да юк, аларның оныклары яши...
Актерларга, режиссерларга яңа бина тагын да зуррак уңышлар, ачылышлар, бәхет алып килсен. Исән-имин булсын татар театры.
Иске бина буенча да үз фикеремдә калам – бабай безгә кирәк. Бабай безнеке, иске театр бинасы татар театры булып калсын иде. Ул – кадерле урын.
03/01/2025, 13:24
t.me/ramis_latipov/587
03/01/2025, 13:24
t.me/ramis_latipov/586
Шулай булды шул. Кичә минем “Татар-информ”ның татар редакциясендә һәм “Интертат” сайтында соңгы эш көнем иде. 2016 елның 1 июнендә килгән идем – ике срок булган инде.
Шул вакыт эчендә бик зур юл үтелгән икән. Шактый эшләр эшләнелгән. Хәтеремдә – “Татар-информ”га килгәндә бер мәшһүр язучының фотосын таба алмадык (исән кешенең!), чөнки интернетта юк иде ул. Шөкер, хәзер атна саен татар чараларыннан фоторепортажлар һәм текстлы репортажлар чыгып бара. Мактанып әйтердәй күрсәткеч бар – без телевидение булмасак та, безнең ютуб каналыбыз телевидениенекеннән күбрәк. Безнең социаль челтәрләрдә 600 меңнән артык укучыбыз бар. Иң күп укучылы татар телле ТикТок канал – безнең редакциянеке. Татар телле сайтлар арасында безнең сайтның укучылары иң күбе, Россия рекордына кертелде бу сан. Шушы редакция 3 сайт, 1 атналык басма газетаны әзерли. Мин автомат кебек эшләп торган безнең редакция хезмәткәрләренең һәрберсенә башымны иеп рәхмәт әйтәм. Алар кебек тырыш, уңган, шат, дус, кыю һәм чибәр коллектив җир йөзендә юк кебек миңа.
Бик зур рәхмәт укучыларыбызга! Безнең белән хезмәттәшлек иткән һәркемгә! Зур рәхмәт эшләү мөмкинлеге тудырган “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйковка! “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билаловка зур рәхмәтләрем. Бик авыр, катлаулы чорларда эшләргә туры килде, әмма без тату һәм аңлашып эшләдек.
Кая китәсең дип сораучыларга – мин ниндидер икенче урынга күченмим, яңа эш урыным юк. Әлегә ял итәм, редактор булып эшләү сәбәпле тормышка ашыра алмаган хыялларымны тормышка ашырырга уйлыйм, аннары күз күрер әле.
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/583
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/578
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/579
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/582
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/580
02/18/2025, 09:44
t.me/ramis_latipov/581
Яшь иҗатчы, "Интертат" журналисты Ильяс Хаҗиевның Ильяс Хазиев бүгенге әдәбиятка - "лилипутлар һәм гулливерлар" теориясенә бәяләмәсен укыгыз әле. Бик тә кзк. Чын дөресен генә әйткәндә, мин яшьләрдән мондый анализлы язмалар булуыннан өметне өзә башлаган идем инде...

• Цензура
Әгәр Язучылар берлеге рәисе дөнья гамен сыйдырган шигырьләр юк дип әйтә икән, ул бит әле чыннан да алай дигән сүз түгел. Алар бар. Ә «Лилипутлар» аны күрми икән, моның бары тик бер сәбәбе булырга мөмкин. Нинди илдә, нинди вакытта яшәгәнебезне аңлыйбыз. Шәхсән минем иҗатташ дусларым мондый шигырьләрне нинди дә булса конкурска җибәрми, җибәрсә дә, оригиналга бик зур үзгәрешләр кертеп җибәрә. Ә шигырь – ул җыр, аның бер сүзен үзгәртү дә аның көен юкка чыгара, мәгънәсе турында әйтеп тә торасы юк инде.
Тулырак
02/15/2025, 12:19
t.me/ramis_latipov/577
Интертат сайтына Коръән тәфсире куелды. Аллаһның рәхмәте белән. Тырышып-тырышып булдырган хезмәттәшләребезгә, мөфти ярдәмчесе Резеда Марат кызына зур рәхмәтләрем. Тәфсирне Илдар Әгъләметдин улы Кыямов укый, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин укуында аудиолар. 🤲 Коръән тәфсире бүлегенең татарчасы тулысынча әзер, хәдисләр кертеләчәк, киләчәктә әле тагын да бераз ниятләр бар бу бүлекләрне тулыландырырга. Бүген Бәраәт кичәсе, кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела диелгән, рәхим итеп кулланыгыз. https://intertat.tatar/quran/structure/list/quran-tafsire
02/13/2025, 19:34
t.me/ramis_latipov/575
Repost
60
​​Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары, профессор Дамир Мөхетдиновның «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чыккан интервьюсыннан

«Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора»
- Бу турыда татарлар күп сөйләргә яраталар инде. Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» дигән китабы бар. Аның буенча татарга 80 ел гына калган, аннары татар бетәргә тиеш булып чыга. Сезнең бу турыда уйлаганыгыз бармы? Татарның киләчәген ничек күрәсез?
- Гаяз Исхакый хәзрәтләрнең сүзләре минем башымда һаман тора. Мин аның бу бәясен, аның шундый аналитикасын ай саен уйлыйм, валлаһи. Ай саен миңа инкыйраз турындагы сүзләр ничек тә булса кире кайта.
Безнең милләтебезнең саны кими бара. Элек вакытта 6 миллион, 7 миллионлык халык идек. Совет заманында, 30 елларда үзбәкләрнең һәм татарларның саннарын чагыштырсак, аларның саннары бертигез булды. Бүгенге көндә үзбәкләр 34 млнга китте, татарлар 5 млн калды.
Тел мәсьәләсен карасак, бер конференциядә шул хакта әйттем. Әгәр дә хәзер Гаяз Исхакый кире кайткан булса иде, ул әйтмәс иде: «Әйдәгез, рус телен укыйк, рус телен мәдрәсәдә өйрәтик», – дип. Ул әйтер иде: «Әйдәгез, татар телен өйрәник, татар телен укытыйк, татар телен яңадан торгызыйк!»

Тулы әңгәмәне әлеге сылтама аша кереп укыгыз һәм карагыз

@DUMRF_TAT
02/13/2025, 15:06
t.me/ramis_latipov/574
Repost
71
Дамир Мөхетдинов: Үзеңнән башла, аннары башкаларны тәнкыйть ит
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясенә интервьюсында Россиядә мөселманнарга мөнәсәбәт, Хөсәен Фәезхановның
Тулырак
02/11/2025, 16:37
t.me/ramis_latipov/573
Мәхмүт Галәүнең гәҗитләр турында язган бик кзк сүзләре бар. Ул татар халкы арасында басма матбугат турында йөргән сүзләрне яза. Гасырлар узган - берни дә үзгәрмәгән кеби. Телевизорларны без кечкенә чакта әбиләр "почмакта җен чакырып утыра" дип орышалар иде әле, аннары интернет, башкасы... Иң кызыгы - бөтенесен дә ахырзаман күренеше дип бәялиләр... Җиткерерсең алай җайлы гына ахырзаманны, күрәчәгеңне күреп бетермичә
02/10/2025, 22:07
t.me/ramis_latipov/572
Европада татар телле редакция юкка чыга бугай... Илон Маск, «Азатлык Радиосы*» һәм «Голос Америки*» "популярлыклары аз булу сәбәпле һәм аларны тоту кыйммәткә төшү сәбәпле, ябылырга тиеш", дип язган үз аккаунтында. Аларны тотар өчен АКШ 1 миллиард доллар тота, ә анда "акылдан язган радикаллар үз-үзләре белән сөйләшә" дигән. "Әйе, ябыгыз, Европа хәзер азат инде (бюрократиясен исәпкә алмаганда). Аларны беркем тыңламый", дип язган.

Ябыла калса, тагын бер татар учагы юкка чыга инде... Европадагысы. Чит илдәге татар мәгълүмат чараларыннан Төркиядәге ТРТның татар редакциясе генә кала дигән сүз. Европа калдырырга хәл итүе ихтимал анысы, әмма кем белә инде... Заманалар төрле була, минем өчен ул татарча сөйли, яза торган матбугат чарасы.

*Россиядә чит ил агентлары булып табылган мәгълүмат чаралары

"Син эшләмәсәң, кемдер эшләп бирә. Әмма ул әйбернең сиңа ошаячагы - не факыт" теориясенең бер чагылышы.
02/09/2025, 19:35
t.me/ramis_latipov/571
Repost
35
Сәйдә Мөхәммәтҗановага Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде🔥

Котлыйбыз!❤️

⚡️Тулырак: https://intertat.tatar/news/saida-moxammatanovaga-tatarstannyn-atkazangan-artisty-iseme-bireldea-5871044
02/07/2025, 19:25
t.me/ramis_latipov/570
02/05/2025, 09:10
t.me/ramis_latipov/569
Менә хәзер мин нәрсә яктым? Саламмы бу, утынмы, ташкүмерме? Менә анысы инде аннары беленә: иртәгә онытыплып, аска төшеп юк була икән - салам. Ике-өч көнгә калса - утын. Киләсе айга да калса - ташкүмер. Киләсе елга да калса - мин сезгә газ керткән булам.

Ахахаха

Менә шулай итеп бәяләп карагыз һәр иҗат җимешен.

Кем нәрсә яга миченә? Кемдә салам, кемдә утын?
02/05/2025, 09:09
t.me/ramis_latipov/568
Салам, утын һәм күмер теориясе

Иҗатны мич белән чагыштырырга була. Иҗатчы мичкә яга, халыкны җылыта. Мичләр төрле була. Кемдер салам яга. Салам тиз яна, ялкыны зур, җылысы да бар, әмма тиз янып бетә. Гел ягып торырга кирәк. Болар инде бер көнлек иҗат җимешләре булдыручылар. Мәсәлән, бер көнлек җырлар язучылар. Бүген җырлады - иртәгә бетте.

Язу буенча карасаң, бүгенге көн кадагына суккан язма язучылар. көнлек шигырь язучылар. Менә без бит карыйбыз иске гәзитләрне - анда күпме мәкалә, ә кайберләрен укып аңлап булмый - вакыт узган, барысы да искергән. Бер көнлек шигырь язучылар. Илдәге вакыйга узды - шигырь дә актуаль түгелгә әйләнде.

Әмма саламны начар дип әйтмим, салам яндырып караган кеше беләдер - мәсәлән янган салам күченә сәнәк тыксаң, ул кып-кызыл булып чыга: саламның ялкыны кайнар аның, тимерне дә эретә ала.
Була инде утын ягучы иҗатчылар. Әмма утынны башта кисәсе, аннары ярасы, мәшәкатьлерәк. Әмма мичкә утын тыксаң, ул инде сиңа салам түгел, аның җылысы күпкә җитә. Дөрес, кемнеңдер саламы да, утыны да юеш булуы бар - җылысына караганда төтене күбрәк була, әмма утын ул утын инде. Аннары кемнекедер шартлап торган каен утыны була. Кемнеңдер черт-черт итеп күз яшьләрен агызып янган чәерле нарат, ә кемнеңдер - черек усак.

Була ташкүмер! Монысы инде - югары пилотаж. Ташкүмер юеш тә була ала. Аңа бит су сеңми: ул сәгатьләр буе янып ята. Өйне май итә инде. Бер салып куя иҗатчы ташкүмерне - аның май кебек иткән өендә иртәнгә кадәр халык рәхәтләнеп яши.

Вәт шулай.

Кемдер шәм генә яндыра. Саламы да, утыны да юк чөнки. Күмерен әйтмим дә. Ул аның үз кулын да җылыта алмый. Тараканнар кебек катып үләсең андый өйдә. Шәм яндыра да, мин дә яндырдым бит ди, җылына алмауда халыкны гаепли әле - якынрак килсеннәр минем шәмемә, ул шундый җылы дип пиар кампания уздыра. Әмма шәм ул шәм инде.

Ә була беләсезме шундый иҗатчылар: алар утын-күмер белән мәшәкатьләнеп ятмый, өйгә газ кертә. Яки электричество! Әмма монысын эшләр өчен инде система булырга тиеш. Утынны син Былтыр кебек үзең кисеп алып кайта аласың, ә газны сиңа кемдер табарга, торбасын сузарга тиеш. Аннары инде көн саен өеңдә стабиль рәвештә җылы булачак. Бар бит шундый иҗатчылар - алар инде үзләре киткән дә булырга мөмкин, ә әсәрләре әле чыга, халыкның күңелен җылыта, әле ул газны сатканнан аларның балалары-оныкларына да өлеш чыга. Алар торбасын сузып калдырган нык итеп.

Мичең дөрес булмаса, төтенең дә чыкмый. Шуңа да мичең булуы кирәк билгеле. Бу очракта мич инде ул шушы иҗатны тарату чаралары. Әмма мич ул бар кешегә дә бер, учак ягучылар - төрле.

Бар әле шундый кешеләр - алар, тиз яна дип уйлап, мичкә бензин сибә. Яки дары ата. Я мич җимерелә, яки үзләрен ә ут каба. Болары инде - шартлаткыч әйбер тәкъдим итүчеләр. Мәсәлән, сирәк булса да бар бит чишенеп фотога төшеп анда, я башка ниндидер эпатаж хәл белән халык күңелен җәлеп итәргә теләүчеләр. Андыйлар я мичне җимерә, я үзенә яки кешегә зыян гына сала.

Мазут та ягалар дип әйтәләр миңа. Анысын инде өйдә ягып булмый. Котельняда - әйе. Ә котельня ул бит инде упшый урыннарда гына була. Андый хәлләр дә бар - язучыларны хөкүмәт чакыра нидер язарга. Әдәби конкурс уздыра - әйдәгез, фәлән темага языгыз, ди, акча бирәм, ди. Бар да өелешеп яза, кара төтене чыга, җылысы була инде карап торып упшый яндыргач).

Ә була беләсезме тагын нинди иҗатчы? Кояш! Монысы инде ничә гасырга, ничә миллионга бер туа. Нәрсә ул салам да, нәрсә ул газ! Кемдер менә шулай Кояш кебек күктән безне җылытып тора, без шуның җылысында яшибез. Ай да була - кояштан нур алып, төнлә генә яктырта торган. Әмма Ай җылытмый.

Татарның Кояшы Тукайдыр. Күпме вакыт татар аның җылысында яши.
Бар йолдызлар. Йолдыз ул шул ук Кояш бит инде, еракка киткән Кояш. Үз вакытында Кояш булган, еракта - тарихта калган. Җиргә җылысы җитмәсә дә, ул безгә юл күрсәтеп тора һәм беркайчан да сүнми. Монысы инде безнең борынгы иҗатчыларыбыз. Сәйф Сараи, Мөхәммәдьярлар. Җырчылардан - Зифа Басыйровалар. Күктә аларның мәңгелек үз урыннары бар.
02/05/2025, 09:09
t.me/ramis_latipov/567
02/05/2025, 09:09
t.me/ramis_latipov/566
Ә сез чәршәмбеме, җомгамы? Чәршәмбе - 😊, җомга - 😐
02/02/2025, 21:31
t.me/ramis_latipov/564
Безнең редакция вәкилләре презентациядән соң 😊
01/30/2025, 16:20
t.me/ramis_latipov/563
Бүген Татмедиа коллегиясендә Ясалма фәһем турындагы чыгышамнан бер өзекне җиткерәсем килә. "Безнең татар халкының күпчелеге Ясалма фәһемне шөбһәләнеп каршы ала, билгеле. Татар консерватив инде ул. Нейрочелтәрләр турында яза башлагач, кайбер хезмәттәшләрем моны тәнкыйди кабул итте. Ясалма фәһем басма матбугатның башына бетерәчәк, син шуны башлап йөрисең, дип орыштылар. Мин моңа шатландым, чөнки татар халкы асылын югалтмаган икән. Нинди генә яңалык барлыкка килгәндә дә, без, татарлар шулай авырдан кабул итәбез. Мисал итеп, мин бөек язучыбыз Мәхмүт Галәү сүзләрен китерер идем. Ул 20 гасыр башында гәҗитләр барлыкка килгәндә татар авылында моны ничек кабул итүләре турында язып калдырган:

– Ул гәҗит дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр, ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге дөнъяда дуңгыз сурәтендә кубарылыр ди.

20 гасыр башында татар гәҗитне шулай ахырзаман дип кабул иткән икән, 21 гасырда нейрочелтәрне ахырзаман галәмәте дип кабул итүе гаҗәп түгел. 22 гасырда да татар үз асылында калыр, иншалла".
01/29/2025, 19:33
t.me/ramis_latipov/562
Search results are limited to 100 messages.
Some features are available to premium users only.
You need to buy subscription to use them.
Filter
Message type
Similar message chronology:
Newest first
Similar messages not found
Messages
Find similar avatars
Channels 0
High
Title
Subscribers
No results match your search criteria