Татар китабы йортында «ЛАКУНА» лекторийлар циклы башланып китәчәк
Соңгы елларда әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар», ягъни чорлар, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече (филология фәннәре кандидаты) Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлый.
«Бу курс бергәләп үзебезнең кальбебезне һәм хәтеребезне барлау булсын», — ди лектор.
Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез.
Һәм түбәндәге сорауларга җавап эзләп, ә бәлки табып та карарбыз:
🎱Чор һәм идеология язучы аңы аша ничек чагыла?
🎱Әдәбиятның кичәгесе бүгенгегә һәм аның киләчәгенә ничек йогынты ясый?
🎱Классиканы нәрсә классика итә?
🎱Язучы биографиясе аның иҗатын ни дәрәҗәдә билгели?
🎱Нәрсә ул «үзебезнеке» һәм «безнеке түгел»?
Курс ел дәвамында узачак. Лекцияләр әдәбият белеме фәнендә кабул ителгән катгый эзлеклелекне күздә тотмый, киресенчә, төрле чорларга, шәхесләргә, вакыйгаларга «сикереп», әдәби җирлекләрне фокуска алып, фрагментлардан Бер Бөтенне җыя.
Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз.
Без бүгенге киң катлам аудитория белән интеллектуаль һәм элитар форматта, әмма бик җылы, өйдәгечә, милли-гади җирлектә сөйләшергә телибез.
Бу – әбиләребез кайчандыр бөтен нәселгә кичләрен Йосыф кыйссасын көйләгән «вайб»ка кайту омтылышы да. Асылда, дәверләр уза, ә чын асыл үзгәрми.
Ел азагына кадәр күздә тотылган лекция темаларының кайберләре:
✔️Гыйффәт туташ: ирек хакы һәм бәһасе;
✔️Әхмәт Исхак һәм татар совет әдәбиятында тәрҗемә мәктәбе;
✔️Татар әдәбиятында фантастика һәм фэнтези жанрлары;
✔️Дарья (Дәрҗия) Аппакова: совет балалар әдәбияты һәм мәгариф-агарту миссиясенең хикмәтләре;
✔️Лена Шагыйрьҗан: шагыйрьнең шигъри сарайлары;
✔️Шагыйрьләр һәм композиторлар: ХХ йөзнең бөек җырлары тарихына сәяхәт;
✔️Сәгадәт Чагатай: Исхакый кызы булуы җиңелме?
✔️«Әллә элмәк, әллә мәрҗән – татар дигән бу муенса?»: Розалина Шаһиева дөньяларына сәяхәт;
✔️Гариф Ахунов: чор рупоры яки «Хуҗалар кем?»;
✔️«Бизмән йолдызлыгы»: бер язучы һәм редактор тарихы һ.б.
Беренче очрашуыбыз 1 апрель көнне 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗанов турында.
🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱
«Авылым – Арышым! Син – минем Парижым…»
(Роберт Әхмәтҗановның микро һәм макро дөньялары)
Аның шигъриятендә Моне буяулары Бах музыкасына тоташа. Сары Сарбай авыл тыкрыкларыннан машиналар тыз-быз йөргән магистраль юлга чыга да, йолдызларга сикереп менеп китә. Ә авылы Арыш – яңгыр баскычлары аша – Нотр-Дам булып әверелә…
Роберт Әхмәтҗан поэзиясендәге микро дөньялар белән макро дөньялар аша без дөнья культурасына да тоташабыз, ХХ йөз шигъриятендәге үз милли барышыбызны да бөтенләй яңача ваемлыйбыз.
Кайда: Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15
Кайчан: 10 апрель, 18:30
1 сәгать 20 мину
т
Билетлар 👇 https://kamala.tatmuseum.ru/#event/2402372
ИГЪТИБАР!
«ЛАКУНА» теләге булган һәркемнән темалар кабул итәргә һәм алар буенча сөйләшү – дискуссияләр уздырырга да әзер.
Рәхим итегез!
#лакуна
#әдәбилекторий
#робертәхмәтҗанов
#татаркитабыйорты