🌍💖Камал театрының иске бинасы кемгә калыр⁉️
📍Бу елның гыйнвар аенда Казанда Камал театрының яңа бинасы ачылды.
📌Әйтергә кирәк, Камал театрының беренче бинасы Горький урамында урнашкан иде, хәзерге вакытта анда Тинчурин театры эшләп килә. Икенче бина Татарстан урамында, ә яңа театр бинасы исә Һади Такташ урамында, нәкъ Кабан күле яр буенда балкып тора.
🧐Мәшһүр театрның иске бинасын нишләтәчәкләр соң❓
❓Бу турыда төрле фикерләр йөри. Кайберләре анда Тинчурин театры күченеп килә дисә, кайсыберләре Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның җыр театры офисы булыр дип сөйли.
✅ Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасына экскурсияләр оештыралар. Алар түләүле булса да, халык бер дә өзелми. Шундыйларның чираттагысына TATAR TODAY медиа агетлыгы журналисты да барды.
💬Кызыклы факт белән уртаклашам. Камал театрының әлеге урыны каршында кунакханә булган. Аның бер номерында Габдулла Тукай яшәгән. Ул: "Менә шушы урында татар театры төзелсә, әйбәт булыр иде", дип әйтә. Һәм менә 60 елдан соң монда Камал театрын төзи башлыйлар,
- дип сөйли экскурсия барышында яшь артист.
🌍💖Что будет со старым зданием театра имени Камала⁉️
📍В январе этого года в Казани открылось новое здание Татарского государственного академического театра имени Галиасгара Камала.
📌Стоит отметить, что первое здание театра Камала располагалось на улице Горького, где в настоящее время работает Театр Тинчурина. Второе здание находится на улице Татарстан, а новое здание театра - на улице Хади Такташа, прямо на берегу озера Кабан.
🎭 В старое здание театра Камала может переехать Тинчуринский театр.
🎶Также там может появиться офис театра песни Салавата Фатхетдинова👏
👍В настоящее время проводятся экскурсии в новое здание театра Камала. Несмотря на то, что они платные, желающих посетить театр очень много. Такое очередное мероприятие посетил и журналист медиа-агентства TATAR TODAY.
💬Поделюсь интересным фактом. Напротив этого места находилась гостиница. В одном из его номеров жил Габдулла Тукай. Когда-то он сказал: «Было бы хорошо, если бы на этом месте был построен татарский театр». И вот спустя 60 лет здесь начинают строить театр Камала,
- рассказывал в ходе экскурсии молодой экскурсовод | #СМИ #Татарстан #Камалтеатры
📍 @tatartoday
🔴 @todaykazan ✈️
🗣
️ Своя квартира всего в 15 минутах от центра Казани за 26 тыс в месяц!