🔖🗺Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов вазифасыннан китәчәк икән дип язды “Бизнес Онлайн”. 35 ел районны җитәкли – шулкадәр озак эшләгән бердәнбер район җитәкчесе! Утны, суны гына түгел, әллә нәрсәләрне кичкән.
1990 елда Әтнә районын Арчадан аерып чыгарып, суверенитет алган, шул суверенитет яулап алуда бик оста итеп сәяси, административ ысулларны кулланган җитәкче. Ул хакта бер тапкыр көлеп Минтимер Шәймиев тә сөйләгән иде – Әтнә халкы суверенитет сорап Казанга килә, ә Әхәт берни белмәгәнгә сабыша дип. Ничек итсә итте, саф татар районын оештырып чыгарды бит дип мактаган иде аны. Әтнәдә бөтен авыллар да татар авыллары.
Нинди генә басымнар булса да, Габделәхәт Хәкимов районга бер генә инвесторны да кертмәде. Халкы тырыш, хуҗалыклары эшләп тора – Вамины да тыгылып карады анда, башкасы да, әмма ул хуҗалыкларны хуҗалык итеп саклап калды. Хәзер әҗерен күрәләр – хуҗалыкларында мал-туар, “Әлифба” китабындагыча – маллар көр, азык мул. Проблемалары бардыр инде үзеңчә көн итүнең, әмма авыллары белән эшсез калып, Казанга хәер эстәргә чыгып китмәде халкы.
Район Татарстанда иң кечкенә ике районның берсе булса да (икенчесе Кайбыч), авыл хуҗалыгы буенча беркайчан да алдагы бишлектән төшмәде кебек. Халкы – нибары 12,5 мең, мәйданы – кадәр генә (684 км²). Сингапур кадәр генә. Эше белән дә Сингапур кеби дияргә була (Россия күләмендә бәяләгәндә). Әтнә районы 2019 елда Волгоград һәм Новгород өлкәләре бергә!!! җитештергән кадәр сөт сава иде – көненә 213 тонна. Волгоградта нинди җирләр, нинди кояшлы һава торышы да, Әтнәдә нинди? Шулай, ул кара туфрак үзлегеннән генә тауар бирми шул, ә Әтнәдә саран җирдән тырышып-тырышып, Ашыт үзәненнән кул белән печән чабып та малга азык әзерлиләр. Территориясе буенча теге ике өлкә Әтнәдән 244 тапкыр зур, халкы 242 тапкырга күбрәк! Тырышлык тау күчерә.
Фәләнчә йөз еллар буена бер җитәкче булгач, Әтнәдә Габделәхәт Гыйлемханович әйтмичә агач яфрагы да селкенми иде инде билгеле. Бервакыт Әлки һәм Әтнә беренче булып бетерде уракны, президентка ипи пешереп алып килделәр. Рөстәм Миңнеханов әйтә – идарә итүнең төрле юнәлешләре дә эффектив була ала. Менә – “Красный Восток” булган капитализм, дип Айрат Хәйруллинга карады да, Әтнә башлыгына карап торды-торды да, көлеп җибәрде: “Тоталитарный режим!” – ди.
Габделәхәт Хәкимов яшьрәк чагында бик кайнар дип сөйлиләр иде шул, мәзәкләр дә сөйлиләр иде аның үзенчәлекле идарә ысуллары турында. Берсен язам - бер агай урлап печән чабып ята икән, ул килеп чыккан ди, имеш. Юлдан барганда күргән дә, машинасы белән дамбадан төшә башлаган икән, чокырга төшкән. Моның ачуы тагы да кабарган – чыккан да урлашкан агайга таба басудан йөгергән. Агай күргән дә моны, машинасы астына кереп качкан. Бу машина тирәсендә йөри икән – ә теге аста күченеп йөри, ди. “Чык!” – ди икән. “Чыкмыйм, Әхәт абый, чыксаң, кыйныйсың”, - ди икән теге. “Чык, ачуым басылсын, бер генә сугам!” – дигән теге. Чыккан инде агай, башлык та сүзендә торган, ди. Менә шундый хикәяте сычкан – дөресме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма шундый легендалар йөри торган легендар Габделәхәт Хәкимов!
Россиянең шундый зур өлкәләре кадәр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү уен эш түгел – оештырырга, кирәкле кешеләрен табарга, нәтиҗәле, әмма коточкыч зур финанслар сорамый торган технологияләр кулланырга кирәк. Ә Әтнәдә терлекчелекнең “инвесторларча” технологияләрен түгел, үзләренә туры килердәе кулланыла. Әмма шунысын әйтергә кирәк – кайнар һәм гайяр булса да, Әтнәләрнең үзләре кебек тыйнак, басынкы район башлыгы барыбер. Аның беркайчан да мин-мин-мин дип телевидение чакыртып үзен мактатып йөргәне булмады, киресенчә, андый ялтырауны яратмый ул. Әтнә өчен булсын дип эшләде һәм ихлас дип уйлыйм. Хәтта Сабан туйларында да шулай – әллә нинди кыйбатлы җырчыларны чакыртып, үзен мактатып җырлатмады, үз җырчылары белән чын Сабан туе уздыралар Әтнәдә.
Сүз дә юк, бар да бер кулда булгач, бер кеше озак идарә иткәч, минуслары була, мин үзем дә телевидениедә эшләгәндә Әхәт Гыйлемхановичны күп тәнкыйть иттем, дөресен генә әйткәндә. Мин тәнкыйтьлим, ул үз позициясен аңлата иде.
- ди
журналист Рәмис Латыйпов, дәвамы телеграм каналында 🚀