Языйммы, язмыйммы дип тордым да, язарга булдым. Соңгы көннәрдә Г. Камал театрының яңа бинасында «Язгы Печән Базары»н оештыру турында төрле фикерләр йөри. Шуңа күрә без үз позициябезне җиткерергә булдык.
«Печән Базары» - ул гадәти базар түгел, ә шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале. Биредә Кытайдан алып кайтып, бәясен өч-дүрт тапкыр арттырып сату кебек күренеш юк. Бу - дизайн-маркет, һәм анда катнашучы һәр дизайнер - үз куллары белән иҗат иткән милли элементларны заманча формада тәкъдим итүче оста. Без һәр катнашучыны җентекләп сайлыйбыз: аларның эшләрен карап, тикшереп, шәхсән чакырабыз.
Маркетның төп принцибы - миллилек белән заманча стильнең бергә үрелүе. Без татар мохитен визуаль сәнгать аша күрсәтү омтылабыз. Без бу проектны юкка гына Г. Камал театрының яңа бинасында уздырмыйбыз, чөнки ул үзе дә - милли традицияләр белән заманча архитектураны берләштерүче символ.
Ә театр үзе исә - ябылган, изоляцияләнгән урын булырга тиеш түгел дигән фикердә без. Бүгенге театр - сәхнә генә түгел, ә төрле сәнгатьләр, форма һәм фикерләр очраша торган ачык мәдәни пространство.
Өстәвенә, без бу форматны башлап җибәрүчеләр түгел. Камал театрының яңа һәм элекке биналарында моңарчы маркетлар да, сәнгать күргәзмәләре, мода күрсәтүләр дә узды.
«Печән Базары» фестиваленың тарихына да күз салсак, ул 2013 елның апрель аенда беренче тапкыр уздырылган. Шуңа күрә әлеге язгы маркетны «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе белән бергә уздыруны урынлы дип саныйбыз.
«Җәй көне булачакмы?» - дип сораучыларга: Әлбәттә, зур фестиваль форматында, Аллаһы боерса, уздырачакбыз. Насыйп булса, ике тапкыр да уздыру теләге бар.