Your trial period has ended!
For full access to functionality, please pay for a premium subscription
Message
26 апрель татар милләте, татар халкы өчен истәлекле вакыйга. Бүген татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Тукайның ачы язмышы, аның иҗаты һәм тормышы белән таныш булмаган кеше юктыр. Тукайның әкиятләре, шигырьләре, җырлары һәрбер татарның күңелендә һәм йөрәгендә. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы - безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Г. Тукай иҗаты, аның тормышы бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен дә бик әһәмиятле булган. Туган илдән читтә яшәүче татарлар Г.Тукайны гел искә алганнар, аңа багышланган чаралар, төрле кичәләр, очрашулар оештырганнар.

Фотоларда Ерак Көнчыгышта яшәүче татар мөһаҗирләренең "Милли байрак" исемлеге газетасыннан Г.Тукайга багышланган кайбер мәкалә өзекләре. Аларның күплеге аңа карата зур хөрмәт һәм ихтирам булуын ассызыклый.

Хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне чын күңелдән бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәбез.
04/26/2025, 14:28
t.me/institut_marjani/2186
Similar message chronology:
Newest first
Similar messages not found