"Бер заман бардым Печән базарына,—
Шунда мин таптым азык язарыма.
Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.
Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.
Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.
Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.
Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..
Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:
Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,
Таш түгел лә — бер киселгән Баш килә.". Иллюстрация, 2024.