Your trial period has ended!
For full access to functionality, please pay for a premium subscription
IN
Интертат: иң популяр татар сайты
https://t.me/intertatgazeta
Channel age
Created
Language
Tatar
0.87%
ER (week)
22.61%
ERR (week)

«Интертат» сайтындагы иң кызыклы мәгълүматлар ⭐️

16+

Messages Statistics
Reposts and citations
Publication networks
Satellites
Contacts
History
Top categories
Main categories of messages will appear here.
Top mentions
The most frequent mentions of people, organizations and places appear here.
Found 2 611 results
Шагыйрь Рәмис Аймәт: Һәрбер җыр текстын бала тудырган кебек иҗат итәм. Бу «Ана догасы» җырын күз яшьләре белән яздым. Аны тыңлаганда да мин дулкынланмыйча тыңлый алмадым, мин һәрбер җырны йөрәгем аша үткәреп язам...

Тәнкыйть аша үскән «Яңа татар җыры» үзгәрешләре: тулы авторлык хокуклары авторда калачак

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 22:40
t.me/intertatgazeta/35392
Егетләрнең акчасы жәл🥲

Сез бүләккә йомшак уенчык алыр идегезме, әллә акчамы?

📸: Гөлүзә Василова
04/24/2025, 21:43
t.me/intertatgazeta/35391
Нәзирә 9 нчы сыйныф ахырына кадәр көч-хәлгә укып бетерде. Күпме мыскыл иттеләр аны, күпме көлделәр. Нәзирә түзде, инде бергә укырга озак калмавын аңлады. Ә соңыннан классташлары да туйды бугай, чөнки Нәзирә аларның мыскыллауларына игътибар итмәде.

Нәзирә аттестат алды. Тик, китәр алдыннан, башта Руслан янына килде.

«Сез нигә минем белән шулай иттегез?» – дип сорады.
«Үзең гаепле. Шундый булмаска идең...» – диде Руслан, йөзен сытып, әйтерсең «шундый» булуның ничек икәнен аңлата иде.

«Берәр вакыт сиңа шулай ук авыр булачак, әйткән иде диярсең», – диде Нәзирә тыныч кына.

«Ну-ну», – дип мыскыллы көлемсерәде егет.

Нәзирә, мәктәпне тәмамлагач, күрше шәһәргә китеп, техникумга укырга керде. Бу вакытта әти-әнисе тәмам эчкечегә сабышып беткән иде инде. Хәтта моңа кадәр алны-ялны белми эшләгән әнисе дә кешелектән чыгып бара иде.

Ә Нәзирә үзенә сүз бирде, ант итте: ул үзгәрәчәк. Ул менә дигән чибәр кызга әйләнәчәк, үз дигәненә ирешәчәк...

Дәвамын👉 укыгыз!
04/24/2025, 21:15
t.me/intertatgazeta/35390
Хатын-кыз уң аягына хушбуй шешәсен төшерә. Ул аягы җитди җәрәхәтләнде дип уйласа да, рентген сурәте барысы да яхшы дип күрсәтә. Ләкин алдагы берничә ай эчендә хатын-кызның аягында җитди үзгәрешләр барлыкка килә, ул туры басып йөри алмый башлый, тиредә җәрәхәтләр һәм сулы бетчәләр барлыкка килә...

😱Аягына хушбуй шешәсе төшергән хатын аяксыз калган

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 20:20
t.me/intertatgazeta/35389
Кара диңгезнең кайсы пляжларында су коенырга ярый?

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 19:02
t.me/intertatgazeta/35388
Концертны онлайн карар өчен сылтамага басыгыз!
04/24/2025, 18:33
t.me/intertatgazeta/35387
Башладыыык!👏👏👏

"Шәһри Чаллыдан пятачок" ларның 4нче сезонын ачтык!🔥
04/24/2025, 18:32
t.me/intertatgazeta/35386
Онлайн карар өчен сылтамага басыгыз!
04/24/2025, 18:32
t.me/intertatgazeta/35385
Илнат Фәрхуллин Зифага квартира алып бирәм диде😉
04/24/2025, 18:24
t.me/intertatgazeta/35384
«Аллаһы Тәгалә миңа талант биргән»: Рәфинә Ганиуллинаның кече сеңлесе иҗатка кайтмакчы

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 18:08
t.me/intertatgazeta/35383
Игътибар! Май башыннан намаз вакытлары үзгәрә

👉УКЫГЫЗ
04/24/2025, 16:56
t.me/intertatgazeta/35382
23 апрельдә төшке сәгатьләрдә (Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 49 минутта) Истанбулда, Төркия галимнәре күптәннән кисәтә килгән җир тетрәү күзәтелде. Төркиянең гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары (AFAD) идарәсе мәгълүматларына караганда, җир тетрәүнең үзәге Истанбулның Силиври районы тирәсендә, Мәрмәр диңгезендә барлыкка килгән. Сейсмик үзәкнең тирәнлеге 6 км 92 метр булуы әйтелде.

Төркиядә җир тетрәде, әмма галимнәр тагын да көчлерәк афәт фаразлый

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 16:07
t.me/intertatgazeta/35381
Рамил Муллин Түбән Кама мэры һәм район башлыгы булудан туктый. Ул алга таба кайда эшләячәк?

УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 15:33
t.me/intertatgazeta/35380
❗Менделеевск районының элекке башлыгы Түбән Кама районына күчә

УКЫГЫЗ.
04/24/2025, 15:28
t.me/intertatgazeta/35379
😱Казанда йөк машинасын йөртүче олы яшьтәге хатынны бәрдереп үтергән

*Сайтка күчәр өчен сылтамага басыгыз.
04/24/2025, 15:15
t.me/intertatgazeta/35378
Язгы Печән базарына ничек түләүсез регистрация үтәргә?

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 14:39
t.me/intertatgazeta/35377
Менделеевск районында башлык алышынды: Беляев урынына Искәндәров килде

УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 13:27
t.me/intertatgazeta/35376
Вячеслав Козлов Яңа Чишмә районы башлыгы вазыйфасыннан китте. Ул районны 2010 елдан җитәкләде.

Бүген район советы сессиясендә депутатлар бертавыштан район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирделәр.

УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 13:21
t.me/intertatgazeta/35375
Тавык түшкәсеннән рулет рецепты😋

Кирәкле ингредиентлар: 2 тавык түшкәсе, 1 кишер, 2 тырнак сарымсак, черри помидоры, 2 аш кашыгы каймак я майонез, 200 мл 10%лы каймак (сливки), сыр, ак май, 2 аш кашыгы он, укроп, петрушка, тоз, борыч.

Әзерләү:

❤️Тавык түшкәсен кисәкләргә бүләбез, ике яктан да тоз-борыч сибәбез, өстенә полиэтилен ябып, чүкеч белән суккалыйбыз.

❤️Аерым савытка вак угычтан 100 грамм сыр, сарымсак һәм кишерне чыгарабыз. Аларны әйбәтләп болгатабыз. Һәр юкарган тавык түшкәсенә җебегән ак май сөртәбез, өстенә кишерле-сырлы массаны җәябез. Һәм рулет итеп төрәбез.

❤️Аннан табада рулетны ике яктан бишәр минут кыздырып алабыз. Рулетларны алып куеп торабыз. Шушы ук табага сливки, 2 аш кашыгы он салабыз да кайнатып чыгырабыз.

❤️Анннан 50 грамм сыр, черри помидорлары, укроп һәм петрушка өстибез дә рулетларны шушы масса өстенә яңадан табага тезәбез.

❤️Өстен ябып, бераз пешереп алабыз. Гарнирга спагетти яхшы булачак.

Тәмле булсын!❤️

Фото: Гөлназ Әхтәмҗанова

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲 https://t.me/intertatgazeta
04/24/2025, 13:15
t.me/intertatgazeta/35374
«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең тагын бер кызыклы традициясе – ел саен төрле оешмаларның татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерү һәм, аларга нәтиҗә ясап, «Тяжело с татарским» антипремиясен тапшыру.

Без һәр ел тел мониторингын оештырабыз, төрле дәүләт һәм бюджет оешмаларының татар телен куллану дәрәҗәсен тикшерәбез. Беренче чиратта, элмә такталарны карыйбыз, алар татар теленә дөрес тәрҗемә ителгәнме, шуны тикшерәбез. Шуннан соң без аларга ниндидер гариза язабыз – алар безгә татар телендә җавап бирергә тиешләр. Өченче, без аларга шалтыратабыз һәм татарча сөйләшәбез. Әгәр дә берничә тапкыр шалтыратып та татарча җавап булмаса, рус теленә күчик, дисәләр, бу – антипремиягә бер этәргеч булып тора.

26 апрель көнне яңа Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. «Интертат» акциянең 20 еллыгы – юбилей бәйрәме ничек узачагы турында яза.

👉Укыгыз!
04/24/2025, 12:20
t.me/intertatgazeta/35373
Чаллыда яшәүче 55 яшьлек укытучы берничә көн дәвамында мошенниклар белән сөйләшүләр алып барган. Алар аңа Мәскәүдән, Кемеров өлкәсеннән, Краснодар краеннан шалтыраткан.

Явыз ниятле мошенниклар хатын-кызны, счетларыңдагы акчаларыңа куркыныч яный, дип ышандырган һәм...

Дәвамын👉 укыгыз!
04/24/2025, 11:56
t.me/intertatgazeta/35372
Чаллыда күп балалы хатын-кыз югалган

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 11:31
t.me/intertatgazeta/35371
Чаллыда күп балалы хатын-кыз югалган

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 11:29
t.me/intertatgazeta/35370
прикол 🤣🤣🤣🤣
04/24/2025, 11:10
t.me/intertatgazeta/35369
Нигә шушы халыкның «иман ныклыгын» сынау өчен параллель итеп уңайлырак шартларга базар оештырырга кирәк иде соң?

Шигырь бәйрәме 14.30 сәгатьтә башлана, ә 15.00 сәгатьтән халыкны регистрация белән «Печән базары»на театр эченә кертә башлыйлар. Әлбәттә, ярминкәгә Шигырь бәйрәме беткәч тә кереп була. Әмма татарым Шигырь бәйрәме тыңлап бетергәч кенә керә башлармы соң?

Ягъни, халык сайлау алдында кала – яки син бушка театр эченә кереп ярминкәдә йөрисең, яки син урамда кояш/җил астында шигырь тыңлыйсың. Син чыннан да татар шигърияте патриотымы...

Рузилә Мөхәммәтова: И шагыйрем, син сабын кайнатучы белән ярышырга әзерме?

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 11:03
t.me/intertatgazeta/35368
❗️Буада сөйгәнен суеп үтергән ир-атны кулга алганнар

УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 10:42
t.me/intertatgazeta/35367
Мине бер мөһим вә важный сорау борчый әле. Хайван балалары турында.
Менә сыерныкы - бозау, атныкы - колын (монысында яшенә карап, әле мин белгәне генә өчәү - колын, тай, байтал), кәҗә-сарыкны - бәти, бәрән, этнеке - көчек, үрдәк-казныкы - бәбкә, тавыкныкы - чеби...
Ә нигә песинеке просто бала гына? Песи баласы. Баласына аерым исем бирерлек важный хайван түгелме ул, или нәрсә? Бер песи калган нәүмиз булып. Әллә бармы песи баласының аерым атамасы, мин белмим микән 😀
04/24/2025, 10:11
t.me/intertatgazeta/35366
Кайчан да булса мошенниклар тозагына эләгермен, дип уйламаган идем. Чөнки мин бик сак һәм супер игътибарлы кеше...

Салават Миңнеханов мошенниклар корбаны булган

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 10:04
t.me/intertatgazeta/35365
Күп балалы гаиләләр өчен түләүле парковкалар бушлай булырга мөмкин, дөресме?

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 09:56
t.me/intertatgazeta/35364
❗️Бүген төнлә Россия төбәкләре өстендә 87 дрон юк ителгән

УКЫГЫЗ
04/24/2025, 09:04
t.me/intertatgazeta/35363
Илнат Фәрхуллинның иҗатын яратасызмы?🤩

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲 https://t.me/intertatgazeta
04/24/2025, 08:55
t.me/intertatgazeta/35362
Танылган блондинкага яңа борын ясаганнар, күкрәген зурайтканнар, шулай ук арт санын модельләштергәннәр. Хәзер 31 яшьлек блондинка көзгедәге чагылышыннан бик канәгать.

Уннан артык пластик операция кичергән хатын-кыз: «Һәр операциянең нәтиҗәләрен анализлыйм»

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 08:49
t.me/intertatgazeta/35361
Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул күңелен төшерми: әсәрләр, картиналар яза, бакча белән шөгыльләнә...

Әнвәр Нургалиев Раил Садриевта кунакта булган: «Безнең хакта язачаклар әле»

Видеоны👉 карагыз!
04/24/2025, 08:08
t.me/intertatgazeta/35360
Әнисе Бибинур, Апас районында окоп казырга дигән йөкләмә алгач, балаларын күрше әбисе карамагына калдыра. Ара якын түгел, ул еш кайтып йөри алмый. Өйдә 4 бала кала. Кечесенә, Касыймга, 1 яшь тә тулмаган була.

«Әни мин дә үләрмен дип курка иде, мин бик ябыкканмын, тире белән сөяк кенә калган», – дип искә ала Гадия апа. Бер абыйсы – тифтан, икенчесе ачлыктан үлгән. Барысы да исән кала алмаган...

Бүген Гадия Баһавиевага 96 яшь. Аның күңеле күтәренке, ул эшсез утырырга яратмый. Укытучы булып эшләүче кызын һәм 10нчы сыйныфта укучы оныгы Искәндәрне җылы төшке аш белән елмаеп каршы ала.

Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер бүләк итте. Мин шушы яшькә кадәр килеп җиттем һәм оҗмах кебек тормышны күрдем...

Дәвамын 👉 укыгыз!
04/24/2025, 07:44
t.me/intertatgazeta/35359
Әнисе Бибинур, Апас районында окоп казырга дигән йөкләмә алгач, балаларын күрше әбисе карамагына калдыра. Ара якын түгел, ул еш кайтып йөри алмый. Өйдә 4 бала кала. Кечесенә, Касыймга, 1 яшь тә тулмаган була.

«Әни мин дә үләрмен дип курка иде, мин бик ябыкканмын, тире белән сөяк кенә калган», – дип искә ала Гадия апа. Бер абыйсы – тифтан, икенчесе ачлыктан үлгән. Барысы да исән кала алмаган...

Бүген Гадия Баһавиевага 96 яшь. Аның күңеле күтәренке, ул эшсез утырырга яратмый. Укытучы булып эшләүче кызын һәм 10нчы сыйныфта укучы оныгы Искәндәрне җылы төшке аш белән елмаеп каршы ала.

Аллаһы Тәгалә миңа озын гомер бүләк итте. Мин шушы яшькә кадәр килеп җиттем һәм оҗмах кебек тормышны күрдем...

Дәвамын 👉 укыгыз!
04/24/2025, 07:43
t.me/intertatgazeta/35358
7 яшьлек малай карусельдә әйләнгәннән соң аңын югалткан. Әти-әнисе шунда ук медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Әмма, әнисе әйтүенчә, район хастаханәсендәге дежур табиб: «Аның йокысы килә, йоклагач, баш мие үз урынына утырачак», – дип җавап биргән.

Табиб ышандыруына карамастан, баланың хәле начарланган гына. Гаилә унлаган табибта булган, берсе дә җитди неврологик проблемалар дип шикләнмәгән.

Баланың әнисе үз акчасына булса да МРТ ясауны сорый. Аның сүзләренчә, табиблар кул гына селтәгән...

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 07:11
t.me/intertatgazeta/35357
- Күп кеше, ирләр хатын-кызларны яраталар инде, ди. Ирләрнең хыянәт итүен «нормаль күренеш» дип тә саныйлар. Синең фикерең?

Дилә Нигъмәтуллина әтисенә ир белән хатынга кагылышлы сораулар бирде

👉УКЫГЫЗ!
04/24/2025, 06:19
t.me/intertatgazeta/35356
«Мин үзем дә сезне үлгәнче тыңлаячакмын»

«Тәртип» радиосының 11 яшьлек үзенчәлекле туган көне турында 👉 УКЫГЫЗ
04/23/2025, 22:04
t.me/intertatgazeta/35355
Ирем Илгиз белән күп еллар бергә яшибез. Балаларыбыз Ландыш һәм Аяз үсеп килә. Балалар туганнан соң акчаны ирем эшли, ә мин өйдә утырам дип, карар иттек. Балаларны тәрбияләүгә бөтен җанымны бирдем. Өебездә рәхәт, тыныч булсын дип тырыштым.

Тик күптән түгел барысы да үзгәрде дә куйды. Ирем беренче никахыннан туган улы Илдарга ипотекага фатир алырга җыенуын әйтте.
Без Илгиз белән өйләнешкәч, Илдарның әнисе аларга безнең өйдә күрешергә рөхсәт итмәде, шуңа алар башка җирдә очраша иде. Дөресен генә әйткәндә, мин дә Илдар белән аралашырга атлыгып тормадым. Балаларыбыз да олы абыйлары белән күрешмәде диярлек.

Беркөнне кичке аш әзерләп йөргәндә, Илгиз урындыкка килеп утырды да сүз башлады.

Дәвамын 👉 УКЫРГА
04/23/2025, 21:11
t.me/intertatgazeta/35354
Кытайлар 20 ел буе эчкән кешене эчкечелектән арындырмакчы: нәрсә эшләгәннәр?

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 20:10
t.me/intertatgazeta/35353
Яшел Үзәндә шәхси йортта чыккан янгында әниле-уллы ике кешенең гомере өзелгән

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 20:04
t.me/intertatgazeta/35352
Илзидә Госман: «Андый кеше белән яшәүдән Аллам сакласын!»

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 20:04
t.me/intertatgazeta/35351
Татарлар бетмәсен өчен — хәзер дискәтүктә биергә кирәк?! 😵‍💫🪩

Бөтендөнья яшьләре форумына матбугат конференциясендә тагын нинди «гениаль» идеяләр тәкъдим иттеләр? Бию ярдәмендә татарларны саклап калып буламы? 🤓

🎞: @kh_ilas

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/23/2025, 19:46
t.me/intertatgazeta/35349
Руль артында йоклап киткән – йөк машинасы белән авариядә 27 яшьлек йөртүче үлгән

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 19:42
t.me/intertatgazeta/35348
Сез дә үзегезне сынап карагызчы — аңларсызмы икән? 🤔

Безнең «Интертат» журналистлары ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән ребусларны чишеп карады🔥

Аңларга җиңел булдымы? Комментарийларда языгыз👇🏻

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/23/2025, 19:02
t.me/intertatgazeta/35347
Блогер мөселман киеме киеп дуңгыз итен рекламалаган һәм соңыннан моның өчен үкенгән

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 18:31
t.me/intertatgazeta/35346
Рамилә Хәйретдинова 15 ел элек мәһәргә юнь бүләк алуы турында: «Иремне жәлләдем»

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 18:11
t.me/intertatgazeta/35345
Украина кичекмәстән һәм һичшиксез утны туктатуны тели

Владимир Зеленский шундый чыгыш ясаган

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 18:02
t.me/intertatgazeta/35344
Шигырь бәйрәменә халыкны админ ресурслар кулланып китерүгә ничек карыйсыз? Быел Шигырь бәйрәме дә, Тукай туган көненә нисбәтле барлык чаралар да Камал театрының яңа бинасы янәшәсендәге мәйданда булачак бит инде. Шигырь бәйрәме 14.30да башлана. Шулай итеп Шигырь бәйрәме Печән базары белән конкурировать итәргә тиеш була. Чөнки 15.00дән регистрация белән Камал театры эчендә оештырылган базарга кереп булачак. Халык юк иде дип әйтергә яхшы сәбәп. Регистрация ясарга теләмәгән яки белмәгән әби-чәби кала инде Шигырь бәйрәмендә. Җәмәгатьчелек фикерен җыйган идем. Шул вакыт Рифат Фәттахов кызык фикер җиткерде. "Халык булмас дип тә борчылырга кирәк түгел. Бу бит әле уку елы дәвам иткән чор – мәктәпләр бик күп, югары уку йортлары бар, ахыр килеп, безнең бит әле дәүләт учреждениеләре бар – әйтәсе килгән сүзем шул, бу очракта күпмедер дәрәҗәдә административ ресурсны файдалансаң да, бернинди зыян юк", диде ул ( https://intertat.tatar/news/kamal-teatrynyn-yana-binasy-tatarny-tufannan-saklaucy-nux-paigambar-koimaseme-son-alla-5872396) Килешәсезме?
04/23/2025, 17:52
t.me/intertatgazeta/35343
«Сәламәт бала иде»: Чаллыда үлгән 5 яшьлек баланың әти-әнисе дөреслекне белергә тели

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 17:22
t.me/intertatgazeta/35342
Истанбул шәһәрендә көчле җир тетрәү теркәлгән

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 17:13
t.me/intertatgazeta/35341
Җырчы Алсуның 8 яшьлек улы булачак һөнәрен сайлаган

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 17:01
t.me/intertatgazeta/35340
Нинди корт икән бу?🤔

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/23/2025, 16:59
t.me/intertatgazeta/35339
Күп вакыт миңа: «Тукайчы галимнәр калмады, Тукай фәне кризис кичерә», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, узган гасыр белән чагыштырганда, хәзерге Тукай гыйльмиятенең хәле борчу уята. Тукайны өйрәнүгә зур көч куйган һәм матур нәтиҗәләргә ирешкән Ибраһим Нуруллин, Мөхәммәт Гайнуллин, Якуб Агишев, Р. Башкуров, Рашат Гайнанов, Рәфыйк Нәфыйков, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөфәр Рәмиев, Резедә Ганиева, Нурмөхәммәт Хисамов кебек галимнәребез белән, белмим, хәзер кем көч сынаша алыр микән?

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 15:37
t.me/intertatgazeta/35338
Казанның Идел буе районы буенча Тикшерү идарәсе бүлекчәсенең элекке башлыгы кулга алынган

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 15:16
t.me/intertatgazeta/35337
Күп балалы аналарның пенсияләре кайчан артачак?

Тулырак 👉 УКЫРГА
04/23/2025, 14:42
t.me/intertatgazeta/35336
❗️Алабуга районы территориясендә БПЛА юк ителгән

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 13:45
t.me/intertatgazeta/35335
«Соңга калу - 2 мең сум»: Рамил Шәрапов төркемендәге артистларга нинди штрафлар сала?🤔💸

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 12:01
t.me/intertatgazeta/35334
Легендар «Бик еракта идек без» җыры Филүс Каһиров белән Шәкүр башкаруында чыкты👏

Җырны тыңлый аласыз!👇🏻СЫЛТАМА
04/23/2025, 10:51
t.me/intertatgazeta/35333
😰 Яшел Үзәндә яшәүче хатын сүндерелмәгән тәмәке аркасында һәлак булган

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 10:02
t.me/intertatgazeta/35332
Сират күперен узарга булышачак 5 гамәл – нәрсәләр?

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 09:38
t.me/intertatgazeta/35331
Милли хәрәкәт активисты Гөлфәния Җәләлованың ире Габдуллаҗан абый:«Минем дөньям китте...»😢

Татар милли хәрәкәте активистларының берсе Гөлфәния Җәләлова вафат булган. Аңа 88 яшь иде.

👉 УКЫГЫЗ
04/23/2025, 09:28
t.me/intertatgazeta/35330
Нигәдер, отпускыга кайтсам, Чакмагышымның бөтен чишмәләрен йөреп чыгам...
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35320
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35325
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35324
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35326
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35321
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35322
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35328
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35329
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35327
04/23/2025, 09:22
t.me/intertatgazeta/35323
Эх, уйлаган нәрсә булып чыкмады😂

Зәринә Хәсәншина белән Илдус Садыйковтан шаян видео

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/23/2025, 08:43
t.me/intertatgazeta/35318
Серкәгә аллергия булганда нәрсә ашарга ярамый – табиб киңәшләре

👉 УКЫРГА
04/23/2025, 08:05
t.me/intertatgazeta/35317
«Бездә бай кешеләр саны елдан-ел даими арта»

Татарстанда ничә миллиардер яши?

👉УКЫГЫЗ
04/23/2025, 07:13
t.me/intertatgazeta/35316
Марат Әхмәтов: «Сездә «нәрсәгә кирәк соң бу татар теле, урамга чыксаң да юк, мәктәптә дә юк» дигән уйлар барлыкка килергә мөмкин. Татарстанда ул башкача, чөнки биредә 2 миллионнан артык татар яши, әмма чит илләрдә, төбәкләрдә яшәп, әлеге бәйгедә катнашкан укучыларның татар җанлы булулары белән мин мөкиббән. Һәрберегез – безнең милләтебезнең алтын баганасы, ә телдән башка милләт була алмый…»

Халыкара олимпиада ничек узды һәм төп бүләккә кем лаек булды?

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 22:05
t.me/intertatgazeta/35314
«Алтын бөртекләребез!» – Алсу Фаракшина артистлар белән бәби чәе уздырган

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 21:42
t.me/intertatgazeta/35313
23 апрельгә һава торышы☀️

🟠Төнлә урыны белән яңгыр, яшенле яңгыр явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми.

🟠Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +14..+19˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +25˚ градус.

Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.

✅Үсемлекләргә су, органик ашламалар сибәргә була.

✅Рассаданы аерып утыртырга ярый.

✅Бүлмәдә үсә торган суганчалы чәчәкләрне күчереп утыртырга кирәк.

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/22/2025, 21:31
t.me/intertatgazeta/35312
😱 Әнисе мәктәпкә йөртмәгән, урамга чыгармаган: Казанда 9 яшьлек маугли-кызны коткарганнар

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 21:00
t.me/intertatgazeta/35310
«Bosfor Pictures» кинокомпаниясе һәм «Вольга» прокат компаниясе «Шүрәле» исемле тулы метражлы фильм төшерә башлады. Сценарийның бер өлеше татар мифологиясендәге урман рухы — Шурале легендасына нигезләнгән.⚡️

Тулырак видеоязмада👆🏻

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/22/2025, 20:34
t.me/intertatgazeta/35309
Марсилә Искәндәрова:
«Бер әйбер сөйлим. Йөрәгем туктый дип торам...»

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 19:20
t.me/intertatgazeta/35308
– Бу ике ел - минем гаиләм өчен сынау еллары булды. Узган җәй дә бәхетсезлек килгән иде безгә. Август аенда әниемнең Восточный бистәсендәге йортында янгын чыгып, аны яңадан торгызырга туры килгән иде. (Минем әти белән әнинең аерылышканнарына күп вакыт узды инде, икесенең дә үз гаиләләре бар). Янгын бик кызу көнне башланды, өстәвенә җил дә көчле иде, йортны тиз чолгап алды. Шулай булуга карамастан, әниләр яши торган йортның беренче катын булса да саклап кала алдылар. Беренче каттагы җиһазлар, техникага да зыян килмәде. Көзгә кадәр йортның түбәсен ябып, икенче катын яңадан төзеп бетерергә җитештек. Әлегә эчендә ремонт эшләре бара. Әниемнең гаиләсе бу авырлыкларны җиңеп чыга алды. Әлбәттә, битараф булмаган игелекле кешеләр ярдәме белән.
Инде менә көтмәгәндә-уйламаганда әтиемә бәла килде.

Дәвамын 👉 УКЫГЫЗ
04/22/2025, 18:14
t.me/intertatgazeta/35307
«Һәрвакыт елмаючан булып истә калды»: җырчы, композитор Айрат Халиков вафат

👉 УКЫГЫЗ
04/22/2025, 17:34
t.me/intertatgazeta/35306
Язгы Печән базарына ничек түләүсез регистрация үтәргә?

Быел 26 апрель көнне татарларның төп милли маркеты – Печән базарына бары тик регистрация белән кереп булачак.

👉 УКЫГЫЗ
04/22/2025, 17:06
t.me/intertatgazeta/35305
Казанда Тукай туган көненә багышланган барлык төп чаралар быел ❗️яңа Камал театры❗️ бинасы янына һәм эченә күчә. Элекке урыннарга барып адашып йөри күрмәгез!

Министр урынбасары әйткәнчә, ХАЛЫК ҮЗЕ шулай күчерүне СОРАГАН!

P.S Ркаил Зәйдуллага нәрсәсе мәшәкатьле булып тоела икән? Бер мәшәкате дә юк бит инде!

🎥 @metamsfa

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/22/2025, 16:51
t.me/intertatgazeta/35304
Казанда Тукай туган көненә багышланган барлык төп чаралар быел ❗️яңа Камал театры❗️ бинасы янына һәм эченә күчә. Элекке урыннарга барып адашып йөри күрмәгез!

Министр урынбасары әйткәнчә, ХАЛЫК ҮЗЕ шулай күчерүне СОРАГАН!

P.S Ркаил Зәйдуллага нәрсәсе мәшәкатьле булып тоела икән? Бер мәшәкате дә юк бит инде!

🎥 @metamsfa
04/22/2025, 16:49
t.me/intertatgazeta/35303
Бу ир түгел, ә алтын!😍 Мондый ирләр бар микән ул?

«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲
https://t.me/intertatgazeta
04/22/2025, 16:01
t.me/intertatgazeta/35300
Кемнәр май ае пенсияләрен алданрак алачак?

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 15:19
t.me/intertatgazeta/35299
Татарстан хирурглары 25 яшьлек егетнең бронхыннан саморез чыгарган

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 14:31
t.me/intertatgazeta/35298
Ни телисең, татарым? Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда узачак чаралар афишасы👇🏻

26 апрель быел шимбә көненә туры килә. Габдулла Тукаебыз туган көнне мәгънәле итеп үткәрү өчен төрле чаралар каралган, килми калмагыз.

👉 УКЫГЫЗ
04/22/2025, 14:10
t.me/intertatgazeta/35296
❗️Бу атнада Татарстанның биш муниципаль районында җитәкчеләр алышыначак

Кемнәр район башлыгы вазифасыннан китә?👇🏻

УКЫРГА
04/22/2025, 13:09
t.me/intertatgazeta/35293
Иблис, җен һәм шәйтан бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 13:00
t.me/intertatgazeta/35292
Сак булыгыз☝️

Сәдакаларны рәсми хәйрия фондлары аша гына күчерегез✅
04/22/2025, 12:35
t.me/intertatgazeta/35291
Сак булыгыз☝️

Сәдакаларны рәсми хәйрия фондлары аша гына күчерегез✅
04/22/2025, 12:33
t.me/intertatgazeta/35290
«Бежевый әниләр», ягъни балаларына аксыл көрән һәм коңгырт төстәге киемнәр кидерүче аналар баланың психикасына зыян китерә икән

🟠Әлеге тренд баланың психикасын ничек боза?

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 12:24
t.me/intertatgazeta/35289
Нәфисә Хәйруллина: «20 яшемдә мин дә синеңчә, соңгы сулышыма кадәр театрда эшләрмен, дип уйлый идем. Әмма язмыш үзенекен эшләде. Мәхәббәт. Мин гашыйк булдым…»

ДӘВАМЫН 👉 УКЫРГА
04/22/2025, 11:53
t.me/intertatgazeta/35288
«Бала әтисеннән куркып беркемгә әйтмәгән»: табиблар 11 яшьлек бала күкрәгендә пуля тапкан

👉 УКЫРГА
04/22/2025, 10:56
t.me/intertatgazeta/35287
Search results are limited to 100 messages.
Some features are available to premium users only.
You need to buy subscription to use them.
Filter
Message type
Similar message chronology:
Newest first
Similar messages not found
Messages
Find similar avatars
Channels 0
High
Title
Subscribers
No results match your search criteria