🇷🇺Татарстанның мөһим яңалыклары:
1. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехника университетының мактаулы докторы исеменә лаек булды 🤩
2. «Мунча ташы» театры артистларына мактаулы исем бирелгән. Искәндәр Мотыйгуллага һәм Рөстәм Рахманкул-Козгынчинскийга «Татарстанның халык артисты» дигән исем бирелгән.
3. Төбәкләрдә талпаннар активлашкан 😱
4. Марат Яруллин авырый. «Миңа җырларга гына түгел, гомумән сөйләшергә ярамый. Әгәр дә җырласам, бөтенләй тавышсыз калу куркынычы бар. Бернишли алмыйм, тере тавышка җырлыйм, фонограммага җырлап йөри алмыйм!» – дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларына.
5. Фирдүс Тямаев төркемендәге артистларга ничә сум хезмәт хакы түли? Казан концертыннан гына ут куючы 130 мең сумала. Яңа биючеләргә дә әйбәт түләдем, көнгә – 5-7 мең сум, дип сөйли җырчы.