Бездә супер коллаб❤️🔥 Туган тел көненә багышланган чаралар сериясенең меңнән беренчесенә рәхим ит!
«Солома Yard» һәм «ИДЕЛ» яшьләр журналы мәдәни-күңел ачу кичәсенә дәшә👋
19 апрель, 18:00 сәгатьтә
«Солома Yard» гастро-киңлеге
милли традицияләр һәм заманчалык мәйданчыгына әвереләчәк
СИНЕ НИЛӘР КӨТӘ?
🎗18:00 Кунакларны каршы алу, шеф-повардан татар милли сыйлары
🎗18:30 Лекция
Бүген татар халкының милли традицияләре ничек яшәвен, мәдәниятнең хәзерге дөньяга ничек җайлашуын белерсең
🎗19:30 ИДЕЛдән токмач кисү медитациясе
Камыр басабыз, токмач кисәбез, аралашабыз һәм, әлбәттә, дегустация
Кич буе татарча тере музыка һәм диджей-сет.
Урыннар саны чиклән
гән: регистрация мәҗбүри