Бүген махсус операция барышында геройларча һәлак булган Рамил Рузалит улы Тимершинның исемен мәңгеләштерү максатында, ул укыган Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенә мемориаль такта куйдык.
Әлеге тантанада махсус хәрби операция ветераны, полковник Руслан Әфлиев, авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов, Рамилнең әти-әнисе, туганнары, мәктәп коллективы, авыл халкы катнашты.
Чараның икенче бүлеге мәдәният йортында «Кайттым сезгә моң булып…» дип аталган искә алу кичәсе белән дәвам ителде.