🪖“Һаман да елыйлар...”
“Һәйкәлләрдә халык хәтере...” конкурсына фотолар килә тора. Безгә аларны Балык Бистәсе Олы Елга авылында яшәүче Резидә Новикова җибәрде. Авылдан 366 кеше фронтка киткән, тик ни аяныч, күбесе яу кырында һәлак булып калган.
-Сугыштан 136 ир-ат кына әйләнеп кайткан,- диде Резидә. – Әле аның да күбесе яраланып гарипләнә. Ел саен һәйкәл янында бик зурлап Җиңү бәйрәме уза. Олы Елга зур авыл, урта мәктәп эшли. Җиңү бәйрәменә мәктәп укучылары аллы-гөлле чәчәкләр ясап киләләр. Балачагы сугыш чорына туры килгән өлкәннәребез бу көнне аеруча дулкынлана, күпме вакыт узса да, авыр елларны алар һаман хәтерли, сугышта һәлак булган әтиләрен, бабайларын сагынып елыйлар....
Исегезгә төшерәбез, “Татарстан” журналы конкурс игълан итте. Үзегез яшәгән төбәкнең һәйкәлен төшереп, шуңа кечкенә генә мәгълүмат язып, безгә фотолар юллагыз. Иң күп тавыш җыйган ике җиңүчегә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына чакыру билеты тапшырачакбыз.
Журнал «Татарстан»