Ак яулык
Сыйсыз көннәр килде, моңсу вакыт.
Хәсрәтләнеп ачтым иске сандык,
Ул сандыкта бардыр тыйнак байлык —
Әллә кайчан әби чиккән яулык.
Ул рәсемсез дип гел уйлый идем
Аның белән сөртеп хәлсез йөзем.
Гади ап-ак яулык. Ләкин бүген
Элек күрмәгәнне кинәт күрдем:
Тугач мин беренче тапкыр күргән
Кояш нуры чиккән яулыгында,
Мин күрәчәк, тормыш азагында,
Ак яктылык сурәтләнгән анда,
Бу яулыкта — җәннәт болытлары,
Фәрештәләр яктылыгы, аккош йоны,
Сабый күңле, тәкъва намуслары,
Авыл сөте һәм Зәмһәрир кары.
Соң аңладым, фәкать хәзер беләм:
Җылы чакта, туган йортта, күптән-күптән
Әби миңа ак яулыгы белән
Бөтен гомер, бөтен дөнья биргән икән.
Артур Мөхәммәди,
08.02.2025