У вас закончился пробный период!
Для полного доступа к функционалу, пожалуйста, оплатите премиум подписку
UN
Ачык Университет
https://t.me/univertatar
Возраст канала
Создан
Язык
Татарский
-
Вовлеченность по реакциям средняя за неделю
-
Вовлеченность по просмотрам средняя за неделю

Татар телле онлайн-университет: https://linktr.ee/univertatar

Сообщения Статистика
Репосты и цитирования
Сети публикаций
Сателлиты
Контакты
История
Топ категорий
Здесь будут отображены главные категории публикаций.
Топ упоминаний
Здесь будут отображены наиболее частые упоминания людей, организаций и мест.
Найдено 17 результатов
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
81
"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында узачак квизга чакырабыз! 🤩

🤩Кайчан: 23 апрель 18:00
🤩Кайда: Г. Тукай әдәби музее (Тукай ур., 74)
🤩Командадагы катнашучылар саны: 3-6 кеше
🤩Яшь чикләве: 14+

Квизда сезне кызыклы сораулар, ә җиңүчеләрне бүләкләр көтә! Тизрәк теркәлегез, урыннар чикле.

📌ТЕРКӘЛҮ
МОНДА!
18.04.2025, 10:06
t.me/univertatar/822
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
151
📌 11 апрельдә иске шәһәрне танып белергә өйрәтә торган сәяхәткә чакырабыз. «Ханнар Казаны эзләреннән: көньяк капкалар һәм татар утраулары» маршрутына кушылыгыз!

Татар китабы йорты һәм «Ачык университет» тарихчы, урбанчы Айрат Фәйзрахмановның махсус җәяүле сәяхәтенә чакыра. Ханнар чоры Казанының көньяк чикләреннән барып, Аталык, Нугай, Хан капкалары торган урыннарны, борынгы һәм хәзерге шәһәрнең «татар утраучыкларын» күрербез. Биш гасырны сәгать ярымда кичеп чыгарбыз.

Сәяхәт Татар китабы йорты янында башлана һәм Милли китапханә бинасы янында тәмамлана.

11 апрель, 17:00
Түләүсез, ләкин теркәлергә кирә
к

📍Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15. @tatbookhouse
7.04.2025, 15:05
t.me/univertatar/821
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
131
4.04.2025, 17:32
t.me/univertatar/819
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
131
Татар китабы йортында «ЛАКУНА» лекторийлар циклы башланып китәчәк

Соңгы елларда әдәби-мәдәни мохиттәге бик күп тармаклар һәм өлкәләрдә «бушлыклар», «ак таплар», ягъни чорлар, буыннар, мәдәни концептлар, контекстлар арасында бәйләнешләрнең өзелүе, мәгънәләрнең юылуы, хәтта ки югалуы күзәтелә. Татар китабы йорты һәм шагыйрь, драматург, тәрҗемәче, әдәбият белгече (филология фәннәре кандидаты) Луиза Янсуар татар классикасы һәм заман әдәбияты турында лекторийлар курсы башлый.

«Бу курс бергәләп үзебезнең кальбебезне һәм хәтеребезне барлау булсын», — ди лектор.

Лакуналар теориясе мәдәниятләр арасындагы аермаларны һәм «ак таплар»ны, «бушлык»ларны өйрәнә. Без дә курс барышында әдәбиятны үз хәтеребездә пәйда булган «ак таплар», «бушлыклар» ноктасыннан күзәтербез.

Һәм түбәндәге сорауларга җавап эзләп, ә бәлки табып та карарбыз:

🎱Чор һәм идеология язучы аңы аша ничек чагыла?
🎱Әдәбиятның кичәгесе бүгенгегә һәм аның киләчәгенә ничек йогынты ясый?
🎱Классиканы нәрсә классика итә?
🎱Язучы биографиясе аның иҗатын ни дәрәҗәдә билгели?
🎱Нәрсә ул «үзебезнеке» һәм «безнеке түгел»?

Курс ел дәвамында узачак. Лекцияләр әдәбият белеме фәнендә кабул ителгән катгый эзлеклелекне күздә тотмый, киресенчә, төрле чорларга, шәхесләргә, вакыйгаларга «сикереп», әдәби җирлекләрне фокуска алып, фрагментлардан Бер Бөтенне җыя.

Юбилейлар һәм юбилярларга да аерым игътибар белән ихтирам булачак. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, фронт һәм репрессияләрне кичкән, ХХ йөз фаҗигаләрен үз язмышы аша уздырган әдипләребезне дә барларбыз.

Без бүгенге киң катлам аудитория белән интеллектуаль һәм элитар форматта, әмма бик җылы, өйдәгечә, милли-гади җирлектә сөйләшергә телибез.

Бу – әбиләребез кайчандыр бөтен нәселгә кичләрен Йосыф кыйссасын көйләгән «вайб»ка кайту омтылышы да. Асылда, дәверләр уза, ә чын асыл үзгәрми.

Ел азагына кадәр күздә тотылган лекция темаларының кайберләре:

✔️Гыйффәт туташ: ирек хакы һәм бәһасе;
✔️Әхмәт Исхак һәм татар совет әдәбиятында тәрҗемә мәктәбе;
✔️Татар әдәбиятында фантастика һәм фэнтези жанрлары;
✔️Дарья (Дәрҗия) Аппакова: совет балалар әдәбияты һәм мәгариф-агарту миссиясенең хикмәтләре;
✔️Лена Шагыйрьҗан: шагыйрьнең шигъри сарайлары;
✔️Шагыйрьләр һәм композиторлар: ХХ йөзнең бөек җырлары тарихына сәяхәт;
✔️Сәгадәт Чагатай: Исхакый кызы булуы җиңелме?
✔️«Әллә элмәк, әллә мәрҗән – татар дигән бу муенса?»: Розалина Шаһиева дөньяларына сәяхәт;
✔️Гариф Ахунов: чор рупоры яки «Хуҗалар кем?»;
✔️«Бизмән йолдызлыгы»: бер язучы һәм редактор тарихы һ.б.

Беренче очрашуыбыз 1 апрель көнне 90 яшьлек юбилее булган һәм татар дөньясында вафатыннан соң әллә ни искә алынмаган, әмма иҗаты белән бик зур эз калдырган шәхес – Роберт Әхмәтҗанов турында.

🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱🎱

«Авылым – Арышым! Син – минем Парижым…»
(Роберт Әхмәтҗановның микро һәм макро дөньялары)

Аның шигъриятендә Моне буяулары Бах музыкасына тоташа. Сары Сарбай авыл тыкрыкларыннан машиналар тыз-быз йөргән магистраль юлга чыга да, йолдызларга сикереп менеп китә. Ә авылы Арыш – яңгыр баскычлары аша – Нотр-Дам булып әверелә…

Роберт Әхмәтҗан поэзиясендәге микро дөньялар белән макро дөньялар аша без дөнья культурасына да тоташабыз, ХХ йөз шигъриятендәге үз милли барышыбызны да бөтенләй яңача ваемлыйбыз.

Кайда: Татар китабы йорты, Казан, Островский урамы, 15

Кайчан: 10 апрель, 18:30

1 сәгать 20 минут

Билетлар 👇 https://kamala.tatmuseum.ru
/#event/2402372

ИГЪТИБАР!

«ЛАКУНА» теләге булган һәркемнән темалар кабул итәргә һәм алар буенча сөйләшү – дискуссияләр уздырырга да әзер.

Рәхим итегез!

#лакуна
#әдәбилекторий
#робертәхмәтҗанов
#татаркитабыйорты
4.04.2025, 17:32
t.me/univertatar/820
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/816
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/812
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/810
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/814
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/811
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/817
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә син дә кушыла аласың!😉

#минтатарчасөйләшәм2025
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/818
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/813
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/815
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
Репост
150
3.04.2025, 21:58
t.me/univertatar/809
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
765
Тиздән тагын бер яңа курс тәкъдим итәбез! Ә әлегә дәрестән өзекне карап үтегез!😉

Яңа курслар турында беренчеләрдән булып беләсегез килсә, безнең социаль челтәрләрне күзәтеп барырга киңәш итәбез!

Лектор:
музыкант-мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин
10.03.2025, 16:09
t.me/univertatar/808
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
1.1 k
Энҗе Дусаева һәм Динә Хәбибуллина «Каюм Нысыйри: мехом наружу» дип исемләнгән спектакль-сәяхәткә чакыра!

Чара 16 февраль көнне Каюм Насыйри музеенда һәм Казан урамнарында узачак.

Барлыгы 28 билет!
Билет бәясе 2000 сум.
Броньлау: +79600559910
Тулырак: https://t.me/EnzheDusaevaculturolog/82
11.02.2025, 10:24
t.me/univertatar/806
UN
Ачык Университет
880 подписчиков
1.3 k
Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин белән «20 гасыр — шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курс тәкъдим итәбез!⚡️

XX гасыр — әле кичә генә булган, әмма бик күп тарихчылар өйрәнә һәм эзләнә торган дәвер. Безгә Татарстан Республикасы буларак билгеле төбәк/дәүләтчелек формасы да, хәзерге татар мәдәнияте һәм сәнгате, гомумән, милләт турында карашлар — узган гасырның казанышлары. Озын-озак гасырны «тудырган» кешеләр исә үз өлкәләрендәге эшчәнлекләре белән тарихка кереп калганнар. Кайберләре онытылган, кайберләре миф-легендаларга чорналган, ә кайберләре — тулы бер символлар. Бу курс татар интеллектуаллары исемнәре аша татар тарихының бер дәверен күзалларга ярдәм итәчәк.

👇🏻КУРСНЫ ТЫҢЛАРГА👇🏻

📌 АЧЫК УНИВЕР
СИТЕТ
📌 Y
ouTube
📌
RUTUBE
📌
VK ВИДЕО

Дәресләр Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә яздырылды.
31.01.2025, 14:59
t.me/univertatar/805
Результаты поиска ограничены до 100 публикаций.
Некоторые возможности доступны только премиум пользователям.
Необходимо оплатить подписку, чтобы пользоваться этим функционалом.
Фильтр
Тип публикаций
Хронология похожих публикаций:
Сначала новые
Похожие публикации не найдены
Сообщения
Найти похожие аватары
Каналы 0
Высокий
Название
Подписчики
По вашему запросу ничего не подошло