Тулпар
Эту работу скульптор Альфиз Сабиров создал во время фестиваля, прямо в Открытых Мастерских. Это — Тулпар. Крылатый конь из тюркской мифологии.
«Бу сынны төрлечә күрергә мөмкин инде. Кемдер шушы ат белән кошта кешенең булышчыларын күрер. Кемдер ике җан иясенең берләшеп, кушылып, яңа көч тудыруын чамалар. Шәхсән минем өчен бу — кеше образы: безнең очышлар, омтылышлар, ачыш-табышлар, уй-фикерләр», — дип сөйли сынчы Әлфиз Сабиров. Фестиваль көннәрендә ул Ачык остаханәләрдә эшләде, «Тулпар» сынын ясады.
✨ "Каждый видит в этом что-то своё..."
⠀
Вот эта скульптура — больше, чем просто форма. Кто-то увидит в ней помощников человека — коня и птицу. Кто-то — суперсилу, рождённую от их слияния.
...Тулпар — төрки халыклар мифологиясендәге канатлы ат. Тышкы кыяфәткә ул гади атка охшап тора. Герой аны танып, аерып ала белергә тиеш. Тулпар атка атланган герой ерак җирләргә оча ала, тылсым көченә ия була, яңа калалар төзи. Бу яктан, тулпар чынлап та канатлы уйга, идеяга охшаган. Чаптар кебек, һаман алга ыргыла торган, кош кебек, җиргә өстән дә карый ала торган идеяга. Әлмәт «Тулпар»ы агачтан эшләнгән: ул җылы, җанлы,тере, үзгәрүчән.
Тулпар — как мысль. Как идея, что несётся вперёд, как конь — и парит над землёй, как птица.
⠀
Альметьевский Тулпар — деревянный. Живой. Тёплый. Он способен меняться.
⠀
Есть в мифе важная деталь: нельзя видеть крылья Тулпара.
Увидишь — и он исчезнет.
Мифологиядә тулпарның бер үзенчәлеге бар: аның канатларын күрергә ярамый. Канаты күренгән тулпар һәлак була. Шуңа, анализлаган очракта, без аны ат һәм кош образларына таркатабыз. Борынгылар, ау кошларын ияртеп, сунарга чыкканда, ат һәм кош көченә ия җан иясе - тулпарны уйлап тапканнар дип ышанабыз. Ләкин бу бер фараз гына. Чөнки канатларын күргән саен, тулпарлар юкка чыга тора.
Возможно, это работа Альфиза — это всего лишь попытка объяснить то, что на самом деле невозможно увидеть.
До встречи, друзья!
Следите за нашими новостями — скоро расскажем наши ближайшие планы 🤍