O seu período de teste terminou!
Para acesso total à funcionalidade, pague uma subscrição premium
SE
صحیفەلرمز / Сәхифәләремез
https://t.me/sehifeleribiz
Idade do canal
Criado
Linguagem
Tártaro
-
ER (semana)
6.56%
ERRAR (semana)

Mensagens Estatísticas
Repostagens e citações
Redes de publicação
Satélites
Contatos
História
Principais categorias
As principais categorias de mensagens aparecerão aqui.
Principais menções
Não foram detectadas menções significativas.
Encontrado 238 resultados
[166]
Кадәрлем Нәҗип!
Мин бу дәфтәргә язма кисәкләрен аның язу өстә(л)ендән, көндәлек дәфтәрендән уз кулы белән язганларын. Тик үз имлам белән күчердем. Аның кул язмасы бик ачык, матур.
Ул чакта кем уйлаган аның язмалары һавага төтен булып очар дип. Бәлки кайсылары үзеңдә дә бардыр. Мин үзем дә хатлар арсындан тагы эзләрем әле. Исән булсам. Бер дә кәефем дә юк. Күңел дә бик төште.
---

Тагы бер казык итеп язып куйыйм әле:
Уфада шул баруыбызда күңелдә шат, йөрәктә яши, башка нәрсәләр белә дә кызык табылгандыр. Юкса күп язулар алып кайтырга мөмкин иде. Әнкәй Уфада калды чөнки Риза абзый Оренбурглы үтеп Төркестанга сәфәргә китәчәк иде. Хәзрә(т)-е Госманның кул язмасы Кәлам-е шәриф
[167]
илтергә Сәмәркандкә, әнекиене(?) Оренбургта Фатих абзый каршы алачак булып хәбәрләшкәнләр иде. Без Гасимә ханым белән парахут белән Казанга юл тоттык. 1 нче класста 2 урынлы бай каютта кайтабыз. Көн матур. Ашау байларча. Безнең күрше каютта мәрхүм Фатих Әмирхан да кайта. Ул төрле вакыйгалар, хәбәрләр безгә сөйли.
---

Бер кич йокларга яткач, гасимә ханым миңа дәшә:
- Закирә! Йоклысыңмы? Ди. Юк дим.
- Без кая бардык? Кайдан кайтып киләбез, ди.
- Уфадан, кунактан кайтабыз, дим.
- Юк алай түгел. Без бер зур университетка бардык,
[168]
Риза агабыз галим һәм профессор. Өстәлгә тезелеп утырган балалары студентлары. Без синең белән икәү авылдан килгән ике надан мужик булып авызыбызны ачып тыңлап утыручы булып калдык, менә кайда икән гыйлем бакчасы, менә мин шуны уйлап йоклый алмый ятам» дип әйтүен хәзер дә оныта алмыйча язып куйдым.

Закирә Гыйльман кызы Шәрәф 1975 нче ел, Октябрь. 16 сында.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
24.04.2025, 09:04
t.me/sehifeleribiz/2400
[151]
Ялгандан аклану өчен дәлил берлә исбат иткәндә дә абзый әйтмешли хакыйкатьны табып булмый

[153]
Ризаэтдин агамның кул язмасындан күчердем.
---

Ислам динене кабул итү, вә аның хөкемләрне йөкләү сәбәбендән адәм баласы үзенең хакына аз гына да зарар китерми, дөньясы бозылмый. Әмма күңеле төзәлә, тормышта очрый торган кайгы, борчуларны баса торган юбанычлар таба. Нәфесе төзәлә. Гали фикерләргә ирешә. Ислам дине адәм балаларына һәм дә бөтен халыкның тормышына зарар бирми. Һәм ышанычлыкны югалтмый торган һәммә динләргә мәзһәбләргә хөррият бирә. Нинди генә кавемдән, нинди генә милләттән булсын үзенә сыгынучыларның рәхәт яшәүләренә әмин итә.
[154]
Дустларына, вә рәсми рәвештәге дошманларына гали җәнаблык белән могамәлә кыла. Хөкем вә каза вакытларны һәр ике тарафны (теләсә кем булсынлар) тигез тота.
Хаклыкка карап хөкем кыла. Ислам дине берлеккә, бердәмлеккә, вә карындәшлеккә дәгъвәт итә. Гомум халык берләнтынычлыкта, дустлыкта рәхәт гомер сөрергә өнди.
Шуны тели. Әмер итә. Менә шуның өчен булса кирәк бәдәви, таркау булып яшәгән гарәпләр арасында заһир булган бу ислам дине гадәттән тыш тизлек белә таралды. Бөтен гарәп халкын бер сафка кертте. Бөтен халыкның тиз берлә шуны булып(?) бердән, бер башы
[155]
куячак, һәм күңел юбата чын(?) ышанычлы урыны булды.
Ислам дине Аллаһ-ы тәгалә тарафындан Мөхәммәд галәйһи с-сәлам аркылы йибәрелгән бу илаһи канун, әмер (закон) бу илаһи кануны кабул кылучылар мөэмин, мөселман дип исемләнәләр. Мөселман булып Аллаһ-ы тәгалә бар, бер дип телең белән әйтеп, күңелең белән ышанучылар мөэмин, мөселман булалар. Безгә тугры юл күрсәтүче рәсүлебез Мөхәммәд рәсүл-е Лллаһ диеп яшәүчеләр мөселман булып яшәргә тиешләр.
---

[157]
Мөхәррәм аенда айның беренче кичендә Рәсүл-е әкрәм хәзрәте төн уртасында торып таһарәт алып, күк йөзенә карап өч тапкыр (Сөбханә л-мәлике л-коддус) дип Фатихә сүрәсен укып бөтен өметләренең сәлавәт вә сәгадәтләре өчен Җәнаб-е хакка нияз кыла торган булган. Хак-ы тагалә догасының кабул булуын Рәсүлебезнең күңленә аңлаткан.
Хәзрәт-е Гайшә сораган (Я рәсүл-е Ллаһ бу кичәнең фәзыйләте ялгыз сиңа гына махсусмы? Башкалар өчен дә шушы кирәк булырмы) дип. Рәсүлбез җавап биргән, кем булса да шушы рәвештә Ходайга нияз кылып
[158]
сораса Аллаһ-ы тәгалә аны бөтен җәмагатьләренә дә шәфагатьче кылыр. Үзе Ходайның зур рәхмәтенә йолыкыр, диеп җавап бирмеш.
---

Дәвамы бар..

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
23.04.2025, 09:03
t.me/sehifeleribiz/2399
[144-6]
Әбү Гали Синаны дарулар табуда һәм дә Сократ, Әфләтүн, Аристо кеби юнан фәйлясүфләренең гыйлемләрендән файдаланып, шулардан алган тәҗрибәсе өчен гаепләп (кяфир) дип йөдәткәнләр, төрлечә ачы бөһтанлар ташлаганлар.

Бәгдадта үзенең вафатындан аз гына элек бөтен шакирдләрен җыеп аларга карап төрлечә акыллар, киңәшләр биргәндән соң: Менә сез шаһид булыгыз! Мин әһл-е кыйбладан булган һич кемне тәкфир кылмыймын, кылмадым. Мине дә тәкфир кылмасынлар, чөнки [145-7] барчабыз бер мәгъбүдкә гыйбадәт кылабыз. Ислам дине бер Аллаһка гыйбадәт кылучыларны һәммә седән(?) эченә ала (ягъни үзенә сыйдыра) дип вәсыять кылган.
---

Иске юнаниләр - мәдәниятнең атасы булганлар.
Гарәпләр - мәдәниятнең иң тәрбияле анасы дип хисабланылганлар

Әдәбиятсыз милләт җансыз, әдибләрне оныткан кавем-халык хәмиятсез, инкыйразга баручылар.
Р.Ф.

[146-8]
Каләм белән нәрсә генә язылса да, шуны аңлап уку тиеш мөрад бер, тәрбия, гыйбрәт, әдәб, әхлак дип аңлап күңелдә калсын. Вәгаз, нәсихәтнең юлы бик күп була. Каюсы үгетләү итеп ачыктан ачык әйтергә була. Кай чакта киная белә, каю чакта көлке итеп, күчергеч, үрнәк итеп сөйләп күрсәтүдә барчасы да вәгаз була.
Р.Ф.
---

Балаларыгызны олыг, әхлаклы, эш сөюче итәсегез килсә олыглыкның ни икәнен хатынларыгызга өйрәтегез!

[147-9]
Бөтен адәм баласы өчен бөек хезмәт күрсәткән кешеләрне генә бөек, гали кешеләр дип кенә атарга кирәк.
Кеше өчен яшәгән кеше үзе өчен дә яшәүче була.
---

Зур мәсьәләләр, вакыйгалар минутында ашыгып, кабынып хәрәкәт итү, ягъни уйламый эшләү, ишкәккез көймә белән дулкынлы диңгезгә чумып китү кеби була.
---

Соңгы буын яшьләре галим булырлар. Әмма инсан була алмаслар. Бозык әхлак күбрәк урын алып, адашу артыр.
Р.Ф.

[148-10]
Әгәр үзеңлә бетми, онытылмый торган (һәйкәл) (памятник) калдырырга теләсәң үзеңнең бөтен, дөрест кальбеңне, яхшы китаб эченә салып калдыр.
---

Мәгариф(әт)сез халык үзен үзе йөртә белмәгән бала кеби бөтен халкы мәктәп тәрбиясе күреп, аңлап узга халыкларда, китап, гәзитәләре игътибарда булган йирдә генә һәр бер эше киң мәйдан, иркен урын ала.
---

Хаклык белән, хаксызлыкка керергә ишек ачылса, иң элек ишектән хаксызлык килеп керәчәк.
---

Сәясәт хуҗа. Гадаләт хезмәтче малай.

[149-11]
Иң усал иптәш наданлыктыр.

Надан кеше үз үзенә дошманлык кылучы.
Ничек башкала[р]га дустлык итә алсын?
---

Гарәп мәдәниятенең таҗындан алмаслык кыймәтле ташдай ялтыраган Ибне Сина, Фарәбиләрнең – исемләрен ишеткәндә ни кадәр шатлансак та, үзебезнең тарихыбызны, телебезне, милләтебезне, тикшерүебезне, язуыбызны бер кимчелек санауларны күргәч кайгырмыйча һәм әрнеп көенмичә калып булмый.

Дәвамы бар..

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
22.04.2025, 09:05
t.me/sehifeleribiz/2398
Нәҗип Фәхретдиннең (Ризаэтдиннең бертуганның улы) кулъязма архивындан:

42 [137-тышлык] Нәҗип туган өчен. {Закирә Гыйльман кызы Шәрәф 1975 нче ел, Октябрь. 16 сында.}

(Гасимә, Закирә – Бертуганлар. Хәзрәтнең бертуган апасы Мәгъсумә абыстабызның кызлары. Нәҗип.)

[139-1] Газиз Нәҗип!

23 нче елда бере көне әнкәйне алып, Гасимә ханым, мин, өчәүләп Уфага кунак булып барып, бер атналап тордык. Риза агабызның мөфти булып хезмәт иткән чагы иде.

Фатирләре (Диния нәзарәте) йортында, алар тыныч һәм яхшы торалар иде. Матур утырышлар, күп мәгънәле сүзләр тыңладык. Кыска гына әйткәндә зур галимдән дәрес алган кеби булдык. Бер көн кич Риза агамның хатыны Нурҗәмал абыстабыз әйтә: «Әгәр теләсәгез – абзыймызның язып бара торган (көндәлек) дәфтәрен күрәсәгез килсә аның язу бүлмәсенә кереп бер аз карап, укып чыгарга мөмкин. Ул хәзер йокларга ятты. Кәгазь-каләмләрен, язуларын үзе ничек куйган шулай торсын» диде. Без Гасимә ханым белә икәү [140-2] байтак язуларын укыдык. Өстәлнең бер читтә зур пачка эчендә калын дәфтәр. Өстенә эре хәреф белән язылган: «Үткән хәтирәләр. Һәм көндәлек хәтирәләр, вакыйгалар.» Мин шулдан үземә аңларлык булган бер ничә нәрсәләрен язып алдым(?). Төрле кәгазь кисәкләрен андан соң бер дәфтәргә күчердем. Күпләрен 36 нчы (давыл) елларында яндырдым. Ул көндәлек дәфтәр һәм яза башлаган нәрсәләрен күреп без хәйран булып, гүя бер гыйлем бакчасына кереп утырган кеби булып, төн кичүен дә оныттык. Яшьләр, картлар барысы да татлы йокыдалар иде. [141-3] Ул көндәлек дәфтәрнең тышына зур хәреф берлән язылган бер шигъре дә бик ошады.

Гарибләр шәм-чырагъ күргәндә юлда!
Диерләр бер заман: бар булган (ул да)

Гариб димәк илендән аерыландыр!
Чырагъ димәк әсәрләр калдырандыр!

Без ул гаҗаиб гыйлем бүлмәсендә бер чүп булып югалып калдык.
Ул бүлмәдә булган шул дәфтәр һәм бик күп язып бетмәгән язмаларны Рәшид Идел буена алып барып яндырып Нурҗәмал абыстай үзе сөйләде. [142-4] Менә шундан күчереп алган каю бер исәнләрен [..] үз кулы белән язылганларын дөрест күчерәм.

-
Бөтен мәктәпләрдә, идарәләрдә тәхсыйль вә тәрбиянең әсасны әхлак тәшкил итәдер. Моны бөтен галимләр, хәкимләр язалар, сөйлиләр. Бөтен кешелек әхлакта.
-

Эчүче, сәфаләт, белән яшәүче кешегә сүз – кушып, аның сүзен тыңлап ярты сәгатьләп гомереңне әрәм иткәнчә, әхлаклы, эш сөюче, таш ватучы эшчегә сәлам биреп китүең йөз өлеш хәерлерәк.
Р.Ф.

[143-5]
Гакыл хөрр булыр өчен гыйлем кирәк. Гыйлем булмаганда – гакыл үзе генә күп эш эшли алмый.
Гакыл кешенең тәне булса, гыйлем аның ашы.
Ашы ни чаклы яхшы булса тән шул чаклы – сәламәт, көчле була. Гыйлем ни чаклы төпле, тирән булса гакыл шул кадәр эшлекле, һәм сәмәрәле, файдалы була.
-

Иң яхшы шигырь, шагыйрьләрнең әле язмаган шигъре.
Иң якты гомере кешенең әле узмаган гомередер.
Ризаэтдин бин Фәхретдин.

[144 … – 168 …]

Дәвамы бар..

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
21.04.2025, 12:09
t.me/sehifeleribiz/2397
19.04.2025, 12:46
t.me/sehifeleribiz/2395
Каюм Насыйри - Биобиблиографик күрсәткеч. 2024. 160 бит.
Каюм Насыйри - иллюстрацияле персональ энциклопедия. 2025. 500 бит
19.04.2025, 12:46
t.me/sehifeleribiz/2394
‼️Игълан:

Әгәр дә сәхифәләремездәге язмаларның тавышландыруын тыңларга телисез икән
-
"Төрки язмалары" дигән төркем ачылды. Теркәлү ирекле.

Әллә ни сыйфатлы булмаса да, караламалар булса да, укырга өйрәнүчеләр өчен яисә, болай гына, милли телнең яңгырашы белән ләззәтләнү өчен файдасын күрүчеләр табылыр дип фаразлыйбыз.

Колакларыгызны ардыртмау өчен язмаларны 1.2x-1.5x тизлегендә тыңларга киңәш ителә )
15.04.2025, 18:47
t.me/sehifeleribiz/2393
14.04.2025, 09:05
t.me/sehifeleribiz/2389
Советлар Союзында яки аның таркалуыннан соң барлыкка килгән җөмһүриятләрдә тәрбияләнгән хәйран гына төрки тарихчылардан (шул исәптән үзебезнекеләрдән дә) "фәлән [төрки] чыганак әлегә кадәр русчага [тулы килеш] тәрҗемә ителмәгән" кебек сүзләр ишетелгәли. Гүяки төрки (гарәп, фарсы һ.б.) телле чыганакны русчага (һич югы инглизчәгә) тәрҗемә итү генә аның фәнни әйләнешкә мөкәммәл кереп китүен тәэмин итә ала. Аның каруы Иран яки Әфганстан тарихчылары фарсы телле чыганакларның инглизчәгә яки башка бер чит телгә тәрҗемә ителмәгән очракта бер дә аптырамыйлар: тоталар да, фарсы телендә ул чыганакны өйрәнеп бастырып чыгаралар.
Мәсьәлә гарәп имласындагы төрки чыганакларны укый һәм аңлый белүче тикшеренүчеләр аз булуда гына түгел, бәлки төрки мөселман җәмгыятьләрендә мөселман язуындагы контентны укып үзләштерерлек мохит булмауда. Андый мохит булдырылмыйча ул җәмгыятьләр колониализм йогынтысыннан котыла алмаячак.
14.04.2025, 08:12
t.me/sehifeleribiz/2388
Арагызда иганәчеләр пәйда булса - рәхим итеңез : https://boosty.to/sehifelerimiz
14.04.2025, 08:10
t.me/sehifeleribiz/2387
ИГАНӘЧЕ ≠ СПОНСОР
Торган саен кайберәүләрнең үҗәтлегенә «сокланырга» гына кала бит әй. Сүзем терминнар ясауга бәйле инде. Телдә билгеле бер мәгънәдә йөргән сүзгә тоталар да өр-яңа мәгънә салып куялар, шуннан ул ике мәгънәдә йөри, ничек телисең шулай аңла аннары.

❇ Спонсор мәгънәсен белдергән сүзгә имеш татарча эквивалент тапканнар. Ешрак радиодан ишеттерәләр бу сүзне. «Фәлән тапшыруның иганәчесе – …», «алдагы сәгатьнең иганәчесе – …» Ләкин бит иганәче ул «спонсор» түгел, ул күбрәк «меценат» сүзенә туры килә. Аермалары нәрсәдә соң?

❇ Спонсор ул үзенең эшчәнлеген яки товарын рекламалау бәрабәренә берәүгә финанс ярдәм күрсәтүче физик яки юридик зат. Монда мәгънә үзәгендә торган сүзләр «үзен рекламалау», ягъни спонсорның ярдәм итүдә үзен яки эшчәнлеген күрсәтү максаты бар.

✅ Меценатның исә андый максатлары юк, ул үз теләге белән, күңеле тартылган өчен фән, сәнгать, мәдәният үсешенә финанс ярдәм күрсәтүче кеше. Нәкъ шул мәгънәгә иганәче сүзе туры килә. Нәкъ шул мәгънәдә аны узган гасыр башында кулланганнар да. Бүген килеп иске сүзгә яңа кием кидерү белән генә аның эчтәлеге үзгәрә дип уйлыйлармы икән? Хуш, шулай да булсын ди. Хәзер меценат сүзен ничек тәрҗемә итәбез соң? Иганәче башка сүзнең тәрҗемәсе булды бит инде. Минемчә, спонсор ул спонсор, меценат ул иганәче.
Уйлап эш итә башласаң, телебезне әле шомартасы да шомартасы.
14.04.2025, 08:09
t.me/sehifeleribiz/2386
Чираттагы кисәкләр:

- 35 Васыяты
- 36 Үз гомерендә 46 еллык хөрмәте

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
13.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2385
12.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2383
Чираттагы кисәк:

- 34 Җәвамигыль-кәлимдән

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
12.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2384
Туйкин Фазыл. Әхкям-е ислам. 1914. 326 бит

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
11.04.2025, 09:14
t.me/sehifeleribiz/2382
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2379
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2380
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2378
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2374
Туйкин Фазыл. Әхкям-е ислам. 1914. 326 бит

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2381
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2375
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2377
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2376
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2372
Чираттагы кисәк:

- 33 Вәгаз-нәсихәт (дәвамы)

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2373
11.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2371
11.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2369
Чираттагы кисәк:

- 33 Вәгаз-нәсихәт

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
11.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2370
10.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2366
Чираттагы кисәк:

- 32 Сәбат, шәҗагать

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
10.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2368
10.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2365
10.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2367
9.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2363
Чираттагы кисәк:

- 31 Вәгазләр нәсихәт-язмалары


Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
9.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2364
Остроумов Н. Этимология сартовского языка. 1910. 134 стр.

Төрки сүзләрнең һәм кисәкчәләрнең этимологиясе (чыгышы) буенча кызыклы фаразларын китерә.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
8.04.2025, 15:43
t.me/sehifeleribiz/2362
Остроумов Н. Этимология сартовского языка. 1910. 134 стр.

Төрки сүзләрнең һәм кисәкчәләрнең этимологиясе (чыгышы) буенча кызыклы фаразларын китерә.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
8.04.2025, 15:42
t.me/sehifeleribiz/2361
8.04.2025, 15:42
t.me/sehifeleribiz/2359
8.04.2025, 15:42
t.me/sehifeleribiz/2360
بو یازو بلوی بزگه نه بیره؟
مثلا حاضر سز ویکیپدیاده اوچراتسةڭز، چڭغز خاننڭ اسمی مغول یازونده "چیڭگیس قاغان" هم اوز اسمی "تاموجین" دیپ یازلغان ایکانڭ بله آلامز
8.04.2025, 15:22
t.me/sehifeleribiz/2358
8.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2356
Чираттагы кисәкләр:

- 28 Хиҗаз кыйтгасенә сәфәре
- 29 Указ алуы
- 30 Остазлары

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
8.04.2025, 09:12
t.me/sehifeleribiz/2357
شول اوق ترتیبده (ابجد) مغولچه یازوی.

ایکی خط مثالنده.

قدیم اویغورچةدن فرقی بولاراق:
ب ᠸ‍ حرفی - {تارتق و} آوازن بلدره
ف ᠪ حرفی - {ب، پ} آوازن بلدره

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
7.04.2025, 09:36
t.me/sehifeleribiz/2355
7.04.2025, 09:36
t.me/sehifeleribiz/2354
7.04.2025, 09:36
t.me/sehifeleribiz/2353
Чираттагы кисәк:

- 27 Солтан Габделгазиз ибн Сөгуднең эндәүнамәсе

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
7.04.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2352
Чираттагы кисәк:

- 25 Өченче гомүми нәдвә - дини съезд

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
6.04.2025, 09:09
t.me/sehifeleribiz/2351
Чираттагы кисәк:

- 26 Мөфтигә сайлануы

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
6.04.2025, 09:02
t.me/sehifeleribiz/2350
5.04.2025, 13:17
t.me/sehifeleribiz/2347
قدیم اویغور یازوی، کورةمز که :

ا) د، ه، ط، ع، ق حرفلری قوللانلماغان

ب) قالغان حرفلردن:
𐽲 ج - {غ} آوازن بلدره
𐽵‍ ح - {ق،خ} —"—
𐽸 ل - {د} —"—
𐽼 ف - {پ} —"—
𐽽 ص - {چ،ج} —"—
𐾁 اوستةمه حرف (قویرقلی ر) - {ل} —"—

حاضر سز قدیم اویغورپه یازوب قاری آلاسز!
(ابجد قاعدةلری بوینچه)

💳 - иганәче булып ярдәм итү (
boosty)
💻 - плат
формабыз
📣 -
каналыбыз
5.04.2025, 13:17
t.me/sehifeleribiz/2349
5.04.2025, 13:17
t.me/sehifeleribiz/2348
5.04.2025, 12:41
t.me/sehifeleribiz/2342
شرجاستانی یازون اوگرنوچیلرگه لایف-حاق :یازولرنی اوزلاشتروچیلرگه توغان بولغان ابجد ترتیبی ایله ترتیبلانگان آچقچ.

قدیم اویغور هم ماغول یازولرون اوگرنو آلدندن فائدةلی

(اَبجَد هَوَّز حُطِّی کَلَمَن سَعفَص قَرَشَت)

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
5.04.2025, 12:41
t.me/sehifeleribiz/2343
Чираттагы кисәк:

- 24 Уфага казый, мөфти булып күчүе

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
5.04.2025, 09:09
t.me/sehifeleribiz/2341
5.04.2025, 09:09
t.me/sehifeleribiz/2340
4.04.2025, 09:08
t.me/sehifeleribiz/2337
4.04.2025, 09:08
t.me/sehifeleribiz/2338
Чираттагы кисәк:

- 23 Яза башлавы

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
4.04.2025, 09:08
t.me/sehifeleribiz/2339
3.04.2025, 14:48
t.me/sehifeleribiz/2336
3.04.2025, 14:48
t.me/sehifeleribiz/2335
3.04.2025, 14:48
t.me/sehifeleribiz/2333
Емельянов А. Обзор мухаммеданской неповременной печати за 1912, 1914 гг. 22 стр.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
3.04.2025, 14:48
t.me/sehifeleribiz/2334
3.04.2025, 09:20
t.me/sehifeleribiz/2332
Чираттагы кисәк:

- 22 Тормыш-хәяты

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
3.04.2025, 09:08
t.me/sehifeleribiz/2331
2.04.2025, 08:57
t.me/sehifeleribiz/2330
Чираттагы кисәк:

- 21 Якын күргәнләре (туганларындан) башка

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
2.04.2025, 01:08
t.me/sehifeleribiz/2329
1.04.2025, 10:01
t.me/sehifeleribiz/2325
1.04.2025, 10:01
t.me/sehifeleribiz/2326
#Электроннаябиблиотека #Электронкитапханә

Вот что есть в нашей электронной библиотеке: детская книга «Indejs malajь Sinopa» (Синопа, индейский мальчик) на алфавите яналиф. Издание 1939 года

«Мой народ» - так говорил об индейском племени Черноногие американский писатель Джеймс Уиллард Шульц. Он прожил среди индейцев более 15 лет, знал и любил обычаи, традиции и предания индейцев

«Синопа, индейский мальчик» - повесть о детских годах того, кому предстояло стать великим вождем своего племени

📚 «Матур әдәбият»

Безнең электрон китапханәдә менә нәрсә бар: «Indejs malajь Sinopa» балалар китабы (Индеец малае Синопа) Яңалифтә 1939 елгы басма

«Минем халкым» - Америка язучысы Джеймс Уиллард Шульц индеецлар кабиләсе Караяклылар турында шулай дип әйткән. Ул индеецлар арасында 15 елдан артык яшәгән, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм риваятьләрен белгән һәм яраткан.

«Индеец малае Синопа» - үз кабиләсенең бөек юлбашчысы булырга тиешле кешенең балачак еллары турындагы повесть
1.04.2025, 10:01
t.me/sehifeleribiz/2327
1.04.2025, 10:01
t.me/sehifeleribiz/2324
1.04.2025, 10:01
t.me/sehifeleribiz/2323
صحیفه‌لرمز محررلگی ترقی دنیادن آرتده قالماس اوچون بوتون اشچانلگون هم اجتهادون لاتین یازوغه کوچرورگه قرار قیلدی.

bütün dünya latînçiler birleşiňiz! 🔤
1.04.2025, 09:45
t.me/sehifeleribiz/2322
Чираттагы кисәк:

- 20 Кинодан гайрәтләнүе

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
1.04.2025, 09:04
t.me/sehifeleribiz/2321
1.04.2025, 09:04
t.me/sehifeleribiz/2320
1.04.2025, 07:03
t.me/sehifeleribiz/2318
https://t.me/tatbookhouse/3010

Татар китабы йортында, бу җомга, сәгать 17:00 тә Габдулла әфәнде бер проект башлап җибәрергә ниятли, рәхим итегез!
31.03.2025, 19:10
t.me/sehifeleribiz/2317
Чираттагы кисәк:

- 19 Зар-моңы

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
31.03.2025, 09:07
t.me/sehifeleribiz/2316
31.03.2025, 09:07
t.me/sehifeleribiz/2315
بایرامڭز قوتلو بولسون! 🎊
30.03.2025, 10:13
t.me/sehifeleribiz/2313
Чираттагы кисәк:

- 18 Моңлануы – уендан ләззәтләнүе

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
30.03.2025, 01:06
t.me/sehifeleribiz/2312
Каналыбызда җыелган сүзлекләр:

- Сәйфуллин Габбас. Мәктәп лөгате (Гарәби-төрки). 1917. 136 бит
https://t.me/sehifeleribiz/2306, https://t.me/sehifeleribiz/2308

- Сәйфуллин Габбас. Кечек лөгать (Яурупаи, гарәби, фарси алынмалар). 1912. 116 бит
https://t.me/sehifeleribiz/2299, https://t.me/sehifeleribiz/2302

- Тукави Шәмс. Лөгате гарәбия би-н-насрания 1 (Төркчә-гарәпчә-русча сүзлек). 1913. 116 бит
https://t.me/sehifeleribiz/2206, https://t.me/sehifeleribiz/2209

- Садиков Фатих. Кесә лөгате яхуд Газета укучылара ярдәмче. 125 бит
https://t.me/sehifeleribiz/850, https://t.me/sehifeleribiz/851

- Рәими Кәмалетдин бин Таҗетдин. Лөгат-е хәмс - төркчә, гарәпчә, фарсичә, русча һәм французча. 1908. 180 бит
https://t.me/sehifeleribiz/715, https://t.me/sehifeleribiz/721

- Насыйрия Хәбирә бинт Габделкави. Мөлтәкатат-е лөгат : фарси - гарәби һәм төрки лөгате. 1902. 93 бит
https://t.me/sehifeleribiz/536, https://t.me/sehifeleribiz/539

- Иманколый Мөхәммәтсадыйк бин Шаһиәхмәд. Перевод (Тәрҗеман-е руси вә фарси вә төрки). 1911. 36 бит
https://t.me/sehifeleribiz/489, https://t.me/sehifeleribiz/491

- Баруди Галимҗан. Лөгат-е сәляс / Се зәбан / Өч тел (Гарәби-фарси-төрки). 1902. 40 бит
https://t.me/sehifeleribiz/270, https://t.me/sehifeleribiz/273

Сайтыбызда урнаштырылган башка сүзлекләр:

- Җантурин Сәлимгәрәй. Лөгать. 1911. 469 бит

- Ильяси Таһир Әхмәт. Әл-мөфид 1 - Гарәпчә-татарча мөкәммәл лөгат китабы. 1912. 824 бит

- Әхтәри Мостафа бин Шәмсетдин. Әхтәри кәбир 1,2. 1902. 444 + 463 бит

- Насыйри Каюм. Ләһҗә-е татари 1,2. 1895. 226 + 106 бит

- Насыйри Каюм. Лөгат китабы, Полный русско-татарский словарь. 1892. 263 бит

- Насыйри Каюм. Татарча-русча Лөгать китабы. 1878. 120 бит

- Максуди Әхмәт Һади. Фәнни камус. 1927. 328 бит

- Рәхманколый Солтан; Кәрәм Г. Русча-татарча мөкәммәл лөгать (Полный русско-татарский словарь). 1920. 684 бит

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
29.03.2025, 09:11
t.me/sehifeleribiz/2311
29.03.2025, 09:07
t.me/sehifeleribiz/2309
Чираттагы кисәк:

- 17 Кием-салымы, холкы, тәбигаты

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
29.03.2025, 09:07
t.me/sehifeleribiz/2310
Сәйфуллин Габбас. Мәктәп лөгате. 1917. 136 бит

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
28.03.2025, 09:39
t.me/sehifeleribiz/2308
28.03.2025, 09:35
t.me/sehifeleribiz/2306
Сәйфуллин Габбас. Мәктәп лөгате. 1917. 136 бит

Яхшы гына гарәпчә-татарча сүзлек.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
28.03.2025, 09:35
t.me/sehifeleribiz/2307
Чираттагы кисәкләр:

- 15 Шәһр-е Ырынбурга күчеп килү
- 16 Полиция тарафындан тентү

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
28.03.2025, 09:05
t.me/sehifeleribiz/2305
28.03.2025, 09:05
t.me/sehifeleribiz/2303
28.03.2025, 09:05
t.me/sehifeleribiz/2304
27.03.2025, 09:20
t.me/sehifeleribiz/2302
27.03.2025, 09:18
t.me/sehifeleribiz/2299
Чираттагы кисәк:

- 14 Хосусый хөрмәтләре

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
27.03.2025, 09:04
t.me/sehifeleribiz/2298
27.03.2025, 09:04
t.me/sehifeleribiz/2297
26.03.2025, 01:03
t.me/sehifeleribiz/2295
Чираттагы кисәкләр:

- 12 Үз тарафымдан язылган әсәрләрем ди
- 13 Үз хәтирәсе

Гадәттәгечә, теләүчеләрдән кирилга күчерүне шәрехләрдә көтеп калабыз
26.03.2025, 01:03
t.me/sehifeleribiz/2296
В 1911 г. российским Министерством внутренних дел был издан доклад группы экспертов под руководством В. Гольмстрёма "Мусульманская печать в 1910 году", представленный начальнику Главного управления по делам печати МВД. Наряду с традиционными фобиями и некоторыми ошибками документ не лишен интересных наблюдений.
24.03.2025, 12:01
t.me/sehifeleribiz/2294
Бекчурин Мир-Салих.
Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков
(с наречиями бухарцев, башкир, киргизов и жителей Туркестана). 1869. 172 стр.

💳 - иганәче булып ярдәм итү (boosty)
💻 - платформабыз
📣 - каналыбыз
24.03.2025, 09:07
t.me/sehifeleribiz/2293
24.03.2025, 09:01
t.me/sehifeleribiz/2289
24.03.2025, 09:01
t.me/sehifeleribiz/2291
24.03.2025, 09:01
t.me/sehifeleribiz/2285
Os resultados da pesquisa são limitados a 100 mensagens.
Esses recursos estão disponíveis apenas para usuários premium.
Você precisa recarregar o saldo da sua conta para usá-los.
Filtro
Tipo de mensagem
Cronologia de mensagens semelhante:
Data, mais novo primeiro
Mensagens semelhantes não encontradas
Mensagens
Encontre avatares semelhantes
Canais 0
Alta
Título
Assinantes
Nenhum resultado corresponde aos seus critérios de pesquisa