💜 БИК ЙОМШАК КАМЫР РЕЦЕПТЫ 👍
👌Бөтен төр пироглар өчен дә менә дигән камыр бу!
⬇️ Ингредиентлар:
1 стакан кефир,
0.5 стакан үсемлек мае,
1 кап (11 грамм) коры чүпрә,
1 чәй калагы тоз,
1 аш кашыгы шикәр,
3 стакан он.
▶️ Әзерләү:
🥣 Кефирга үсемлек мае салып, әз генә плитәдә җылытып алабыз.
🧂Савытта тоз, шикәр, он һәм чүпрәне бутыйбыз, шуңа әз-әзләп кефирлы катнашманы салып камыр басабыз.
⏰ 30 минутка кабарырга калдырабыз.
🥐Үзегез теләгән камыр ризыклары: пирог, булочкалар, пирожки, пицца ясарга мөмкин.
⏰30 минутта камыр бик кабарып бетми, борчылмагыз, бу камыр пешергәндә күперә 👍
Автор recepti_alisa_21 🤗
👩🍳 @tatresepti
👩🍳 @tatarshlar