Тавык түшкәсеннән рулет рецепты😋
Кирәкле ингредиентлар: 2 тавык түшкәсе, 1 кишер, 2 тырнак сарымсак, черри помидоры, 2 аш кашыгы каймак я майонез, 200 мл 10%лы каймак (сливки), сыр, ак май, 2 аш кашыгы он, укроп, петрушка, тоз, борыч.
Әзерләү:
❤️Тавык түшкәсен кисәкләргә бүләбез, ике яктан да тоз-борыч сибәбез, өстенә полиэтилен ябып, чүкеч белән суккалыйбыз.
❤️Аерым савытка вак угычтан 100 грамм сыр, сарымсак һәм кишерне чыгарабыз. Аларны әйбәтләп болгатабыз. Һәр юкарган тавык түшкәсенә җебегән ак май сөртәбез, өстенә кишерле-сырлы массаны җәябез. Һәм рулет итеп төрәбез.
❤️Аннан табада рулетны ике яктан бишәр минут кыздырып алабыз. Рулетларны алып куеп торабыз. Шушы ук табага сливки, 2 аш кашыгы он салабыз да кайнатып чыгырабыз.
❤️Анннан 50 грамм сыр, черри помидорлары, укроп һәм петрушка өстибез дә рулетларны шушы масса өстенә яңадан табага тезәбез.
❤️Өстен ябып, бераз пешереп алабыз. Гарнирга спагетти яхшы булачак.
Тәмле булсын!❤️
Фото: Гөлназ Әхтәмҗанова
«Интертат»ның Telegram-каналына кушылыгыз📲 https://t.me/intertatgazeta