барып кайттым бит мин тәки, җәмәгать!
стереотипларыма таянып, вокал сәхнә кешеләре өчен генә кирәк дип уйлый идем. юк икән шул, минем ише моңлы-моңсыз кешеләр өчен дә файдалы ул.
монда килгәнче йөз тапкыр кире уйларга да, аннары кабат бүләккә бирелгән сертификатны кулланырга кирәклеген аңларга өлгердем😅
дәрес башлану белән күңелдә киеренкелек һәм иркенлек тойдым — ошый икән миңа тавыш белән эшләү!
әле узган атнада гына «Коръәнне матур итеп көйләп укырга теләсәң, вокалга барып кайт» дигән кинәш ишеткән идем. барысы да бергә кисеште дә куйды.
Элина янында оялмадым да, моңлана алган кадәр моңландым. әйтәм бит, бар минем күңелдә нәрсәдер. бар... (моң түгел)
p.s.: җырның да ниндиен сайладым бит әле!☝🏻️😅